• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Кәҗәләремә массаж ясыйм”

“Кәҗәләремә массаж ясыйм”

“Кәҗә мал түгел”, — диләр­ме әле кайбер якларда? Ар­ча районының Чөмә-Елга авылында яшәүче Гатиятовлар өчен мал гына түгел, гаилә әгъза­сы­на әй­ләнгән кәҗәләр. Терлек турында бу дәрәҗәдә борчы­лып, назлы итеп сөйләгәннәрен ишеткәнем юк иде. Фир­дия апаны авылда аш-су оста­сы буларак беләләр. Коръ­ән мәҗлесенә, кунакка бара­мы, һәрчак тәмле кош теле әзер. Аны үзе белгән рецепт буенча пешерә, камырын каенанасыннан калган борынгы җайланма белән кисә. Гөбәдиясе, караҗимешле тавык рулеты да телеңне йо­тар­лык була. Кү­ңе­ле тулганда Фирдия апа шигырьләр иҗат итә, яраткан җырларын суза. Кул эшләренә дә оста.

Фирдия апа гомер буе кол­­хозда эшләгән. Ире Рифкать абый белән бер ат­на ди­гәндә парлашканнар. “Шим­бә күрде, чәршәмбе сорарга килде, атна азагында никах укыттык”, — дип сөйли җор телле Фирдия апа. Менә инде 56 ел тигез гомер кичерәләр. Ике балалары, ике оныклары бар.

— Хәзер ике малай, бер кыз үстерәбез, — дип елмая­лар. Кәҗә бәтиләре турында әйтүләре икән. Башта сы­ер асраганнар. Тик олыгайгач (Рифкать абыйга — 85, Фирдия апага 76 яшь), 15 ел­лап инде кәҗәләр тоталар. Фирдия апа аларга яратып: “Чәчәкләрем, матуркайларым”, — дип дәшә. Ана кә­җә­гә 5 яшь. Көненә 3,5 литр сөт бирә икән.

— Биш минутта сепаратордан чыжылдатып каймак чыгартам, эремчеге бик тәм­ле була, корт та ясыйм. Сө­тен эчәбез, бик файдалы, яман шешне кисәтә дип тә әй­тәләр, — ди Фирдия апа.

Матуркай ел саен 3-4 бә­ти китерә. Салкында туңмасын өчен, Фирдия апа ире бе­лән аларны чиратлап саклый. Хәлсезрәк булгач, кыш буе берсен өйдә тотканнар.

— Памперс кидереп, гел янымда йоклаттым. Кәҗә­нең имчәге икәү генә. Шуңа да ашаганда бәтиләр үзара сугышмасын, бер-берсенә комачауламасын өчен, сөт­не савып, барысына да тигез итеп шешәдән имезәм. Аларны бала караган кебек тәрбияләргә кирәк, — ди әң­гәмәдәшем.

Кәҗә яратканны бик сизә икән. Матур итеп иркәләп дәшкәнне, яңакларыннан сыйпаганны да тоя. Фирдия апа кәҗәләренә көн дә массаж ясый, сыртларын сыпыра, йоннарын тарый. Кәҗә­ләр дә хуҗаларының абзарга чыкканын көтеп кенә тора. Җәй көне Фирдия апага ия­реп җиләккә, чишмәгә суга, кибеткә баралар.

— Мин өйгә кереп киткәч, ар­тымнан елап калалар, кызганам инде үзләрен, — ди әңгәмәдәшем.

Кәҗәләргә теләсә нәрсә ашатырга ярамый икән.

— Алар йомшак печән ярата. Бакчада люцернаның бөреләнгәнен көтеп торабыз да, коры таякка калганчы, Рифкать чалгы белән ча­ба. Тал ботакларын да турап бирәбез. Анда файдалы каротин матдәсе күп икән. Ма­туркайларым чыршы ботакларын, Америка өрәңгесен дә теләп ашый. Хәзер кара ипи, печән бирәм. 1 чиләк җы­лымса суга 1 аш кашыгы тоз салып эчерәм, — ди Фир­­дия апа.

Авылда көтү юк, шуңа да кәҗәне арканларга кирәк. Мон­да аерым кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Шук кә­җә­ләр бер-берсенә зыян салмасын өчен, араларын бер метр чамасы калдырып бәй­ләсәң яхшырак. Уйнашып, берсенең мөгезе икенчесенең муенчагына эләгеп, буы­лып үләргә мөм­киннәр. Эссе кояшта алар авыруга сабыша. Шуңа да кояш кыз­дыр­ганда, күлә­гә­ле, җи­ләс урынга күчерергә кирәк.

Абзарны ике метр биеклектә, такта арасын шырпы тартмасы киңлегендә эш­ләргә киңәш ителә. Рәшәткә очларына Т хәрефе формасында аркылыга такталар кадаклау бәтиләр сикереп имгәнмәсен, асылынып калмасын өчен кирәк. Кәҗә — чис­та хайван. Шуңа да абзарны гел чиста тотарга ки­рәк. Шул чакта гына сөте тәмле була.

Фирдия апа кәҗәләр турында сәгатьләр буе сөй­ләргә әзер.

— Кәҗә асрау буенча күп­тән бер китап сатып алган идем, шактый нәрсәне шуннан өйрәндем. Әле менә саткан бәтиләремнең кайсы асылынып, кайсы бавына чолганып үлгән. Берсен эт ашаган. Аларны кызганып, бик борчылдым. Кәҗә алгансың икән, аны яратырга кирәк, игътибарсыз калдырырга ярамый, — дип елый-елый сөйли Фирдия апа. Хәзер дә өч бәтие сатарга әзер, кәҗәләрне чынлап яраткан, ышанычлы кулларга гына бирәм, ди.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

 

 

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru