Апаста яшәүче Венера Газиеваның көне иртәнге сәгать 4 тә чебиләр һәм инкубаторга куйган йомыркаларны караудан башлана.
— Хезмәтсез тора алмыйм. Эш булмаса, ялкаулана башлыйбыз, олыгая-олыгая аяклар да авырта. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Шушы шөгыль белән гел хәрәкәттә мин. Көн узганы сизелми дә. Кышын бер ай ял иткәндә дә нәрсә эшләргә белмәдем, — ди уңган хуҗабикә.
Венера апаның кош-кортка тартылуы бала вакытына барып тоташа. Аның әтисе дә идән астына урын көйләп, 100 әр чебине кызыл ут астында үстергән. Әнисе исә күркә асрау белән мавыккан. Венера апа әти-әнисеннән өйрәнгән тәҗрибәне онытмыйча, белемен интернет аша тагын да баеткан. Хәзер ул йомырка алу, чеби чыгару, аларны үстерү серләрен яхшы белә.
— Кызым ачы сынаулар аша узды. Башта ирен, 7 айдан соң газиз кызын югалтты. Көннәрне ничек үткәрергә белми аптыраганда, шушы эшкә тартылды. Йоклый да алмый ул. Төннәр буе утырып, кош-корт асрау серләрен өйрәнде. Үзем дә көнгә бер мәртәбә чебиләр янына чыгып, тикшереп керәм, — ди әнисе Мөзәйнә әби Әхмәтшина.
Венера апа әлеге хезмәт белән 7 ел шөгыльләнә. Иң элек 500 чеби сатып алган. Аннан тагын 2 меңне алып кайткан. Аларны үстереп, тәҗрибә туплагач, 1 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор алган.
— Чебиләр камыр кебек: үсә барган саен урын җитми. Тарлыкны тиз сизәләр. Шуңа да урынны киңәйтергә туры килде. Хәзер дә 10 көнлек чебиләрне аерып, читлеккә таратам, — ди ул.
Чебиләр торагы җылы, уңайлы, читлекләре, су эчү җайланмалары, азык салу урыннары көйләнгән. Бина эчке яктан поликарбонат белән тышланган.
— Чебиләрне җибәргәнче, торакның стеналарын юам, җиренә, идәненә дезинфекция ясыйм, шашка яндырам, җилләтәм. Аз гына инфекция калса да, алар авырый һәм үлә башлый. Күп кеше стена юу белән чикләнә. Чебиләрнең җирдә, сеткада, идәндә йөрүен оныта. Алар авырмасын өчен, тиешле температура сакланырга, вентиляциясе булырга һәм азыгы да тиешенчә бирелергә тиеш. Чебиләрне җәйгә кадәр җылы бинада үстерү отышлы. Бу вакытта чирләр, инфекцияләр әле уянмаган була. Торак салкын икән, чебинең ашавы үзен җылытуга китә. Аларның үсмәве әнә шуңа бәйле. Артык кызу булса да, артык салкын булса да, чеби үсми. Аларга үтәли йөргән җил дә ярамый, — дип, серләре белән уртаклаша Венера апа.
Йомырка инкубаторга куелган көннән башлап, чеби суыткычка килеп кергәнчегә кадәр, Венера апа аз гына да игътибарын киметми. Чеби чыгару өчен Мәскәү аша чит ил йомыркаларын алдыра.
— Инкубаторда йомыркалар үзләре әйләнә. Шулай да гел карап, температурасын күзәтергә кирәк. 11 көннән йомыркага җан керә. Бу вакытта алар йомырка аша сулый башлый. Шуңа да җилләтеп, һава кертеп алам. 21 көннән чеби чыга. Ояга күчергәч, температура режимын саклау мөһим. Беренче 3-4 тәүлектә температура +35 оС булса, аннан атналар узган саен кими бара. 4 атнадан 18-22 оС җылылык кирәк. 1 айлык чеби яшәгән җирдәге температура +20-22 оС булмаса, алар туңа. Аягы бетте дигән сүз дә, туңудан, азык дөрес булмаганнан яки артык кысан җирдә торудан килеп чыга. Чебиләрнең астын да чистартып торырга кирәк, — дип сөйли Венера апа.
Азык мәсьәләсендә аның үзе генә белгән серләре бар. Аксымның җитәрлек күләмдә булырга тиешлегенә Венера апа кат-кат тукталды.
— Бройлер чебиләр 56 көндә өлгерә. Катнаш азык кына ашатсаң, 45 көннән суярга мөмкин. Ләкин әле бу вакытта мае аз, ите коры, тыгыз була. Без сусыл ит яратабыз. Чебиләргә иң элек катнаш азык ашатам. 1 айдан соң бөртеклеләрдән ясалган фуражга күчәм. Азыкта протеин җитәрлек күләмдә булырга — ул үсә торган чеби өчен 19 %ны тәшкил итәргә тиеш. Балык һәм сөяк оны, балык мае, “Чиктоник” витамины, соя һәм көнбагыш шроты өстим. Фуражны кукуруз, бодай, солы, арпа кушып ясыйбыз. Суяр алдыннан 1 атна бөтенләй катнаш азык бирелми. Азыкны кинәт алмаштыруны кош-корт шулай ук тиз сизә, — ди ул.
Чебидән тыш, Венера апа үрдәк, күркә, мулард, казлар да үстерә. Узган ел казлары — 5 әр, мулардлары 4 әр кг га җиткән. Бройлер чебиләр исә 3-5 кг булган. Төп нигезгә кайткан һәр кунак тәмле авыл ите белән сыйланып, күчтәнәчкә дә алып киткән.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.