Җырчы Алсу ӘБЕЛХАНОВАның эше генә түгел, тормышы да гастрольне хәтерләтә. Кайларда гына яшәргә туры килми аңа. Казанга башта теләмичәрәк кенә килә. Ә хәзер моннан каядыр күченүне күз алдына да китерми.
— Мунчәли (Чүпрәле районы), Воркута, Ульян, Самара, Казан — кайсы авыл, шәһәрләр белән генә бәйләнеш юк минем. Күпме гомер юлда үтте. Ул Самара-Казан арасын таптаганнар… — дип сөйли Алсу. — Озак еллар руслар арасында яшәдек. Татар телен онытмаска Мунчәлидәге әби-бабай, авыл ярдәм итте. Каникулга кайтканда, татарча вата-җимерә сөйләшсәм, киткәндә шомарып беткән була идем.
“Радио, сәхнә, телевидение, кино…”
— Алсу, соңгы арада иҗатыңда зур яңалыклар булды: яңа проект, фильм, клиплар…
— Күптәннән яшьләр белән татарча да, чит телләрдә дә җырлый алучы заманча төркем булдырасым килә иде. Бу проект белән бер елга якын шөгыльләндем, кастинг үткәрдем. Төркемгә “Кара урман” дип исем бирдек. Составта ике егет, ике кыз. Чыгышларыбызны җылы кабул итәләр.
Күптән түгел Алсу “Алмачуар” нәфис фильмында уйнаган (ул Татарстанда һәм Казахстанда төшерелә). Элегрәк “ТНВ”да “Хәерле иртә” тапшыруын алып барды, аңарчы Мәскәүдә “Останкино” телевидение үзәгендә белем алды. “Ирем бала белән калып торды, хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеген бирде”, — ди ул. Ә студент вакытта “Европа Плюс” радиосында эшли.
— Алсу, сәхнәдә ничә ел иҗат итәсең?
— 23 ел. Ульян музыка училищесын тәмамлагач, 19 яшьтә эшкә кердем. Балалар өчен музыкаль-театраль түгәрәк оештырдым. ТРның атказанган артисты Әлфия Рамазанова белән таныштым. Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка укырга керәм дип хыялланып йөргән мәлләр. Әлфия исә: “Сиңа Казанга барырга кирәк”, — диде. “Бер тапкыр булганым бар. Казанны яратмадым”, — дидем ул чакта. 1990 еллар иде. Вокзалдагы сукбайлар хәтергә кереп калган. Әлфия үзенекен итте. Язмыш булгандыр. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Шуннан юллар ачылды. Гел ярдәмчел кешеләр очрады. Зөфәр Хәйретдинов “Пар алкалар”, “Мәхәббәтнең соңгы төне” һәм башка матур җырларын тәкъдим итте. Аннары Ренат Зиннур улы Закиров: “Безгә татарча, русча, инглизчә җырлаучылар кирәк”, — дип, Казан шәһәр филармониясенә эшкә чакырды. Анда 20 елга якын солист булдым. Казанга килгәч, адым саен яңа мөмкинлекләр чыгып торды.
— Филармониядән күптән киттеңме? Ни өчен?
— Өч ел була. Анда бик рәхәт эшләдем. Бер гаилә кебек булдык. Тик “сольный” иҗатка вакыт калмый иде. Олыгая барабыз. Гел хезмәттә булгач, үзеңә игътибар җитми. Гаилә дә бар бит.
— Гел зифа буйлы, матур торасың, Алсу!
— Спортны бик яратам. 20 елдан артык спортзалга йөрим. Аннан канатланып кайтам. Бармасам, энергия җитми. Шөгыльләнеп кайтуга, кан әйләнеше яхшыра, көч арта, иммунитет ныгый, рәхәт була. Озаклап мунча керергә яратам. Гаилә белән шулай. Ә туклануны бик үк дөресләп бетереп булмый. Ковид белән авыргач, даруларны шактый эчкәннән соң, бераз тазардым. Артык авырлыкны киметәсе бар. Тик табиблар әлегә спортзалга йөрергә кушмады. Ураза төгәлләнгәч, Алла боерса, йөгерә башлыйм.
“Сүлпәнләнеп китсәм, ирем “уятып” җибәрә”
— Радик иҗат буенча фикерләрен әйтәме?
— Кычкырып әйтергә дә куркам, мин — бик бәхетле хатын-кыз. Иҗат буенча нинди эшкә талпынсам да, иремнең беркайчан: “Юк”, “Бармыйсың”, — дигәне булмады. Аз гына сүнеп-сүрелеп торганда: “Кайда яңа җырларың, клипларың? Нәрсә туктадың?” — дип әрләп тә куя. Минем белән кавышканчы, татар эстрадасын бөтенләй белми иде. Эшемә бик кысылмый, яннан тыныч кына карап тора һәм кирәк чакта шундый яхшы итеп әйтеп куя, мине “уятып” җибәрә.
Ирем гаиләдә күбесен үзе алып бара, миңа хуҗабикә эшләре генә кала. Төрле түләүләр, 20 елдан артык руль артында йөрсәм дә, машина карату, бензин салу — берсен дә уйламыйм. Әзергә утырып кына китәм. Дөрес, күп мәшәкатьне үз өстенә алса да, өч ир-егет белән яшәгәч, миңа да эш җитәрлек: ашарга әзерләү, чисталык, пөхтәлек саклау, балаларның түгәрәкләрен контрольдә тоту… Хәзер өй төзибез. Бакчада эш шактый. Узган ел помидор, ташкабак, борыч үстердек. Быел да утыртырга исәп. Төзелештә дә Радикка булышырга мөмкинмен. Иргә проблема ясый торган хатын түгелмен. Шуңа, күз тимәсен, тормышыбыз җайлы бара. Аз-маз әйткәләшкәндә дә тиз ярашабыз.
— Ничә ел бергә инде?
— 17 ел. Олы улыбыз Әмир IX сыйныфны тәмамлый, 16 яшь тула, кечкенәсе Солтанга 8 яшь, II сыйныфта укый. Сәхнә белән артык кызыксынмыйлар. Үзем дә моңа этәргеч бирмим. Әмма ул барыбер канда бар. Әмир биюгә, җырга, алып барырга оста. Тик үзе өчен генә. Табиб булырга хыяллана. Кечкенәсе рәсемне оста ясый, сәнгать мәктәбенә бирергә телим.
— Икегез дә берьяктан?
— Ирем белән географиябез гел кабатлана: әти-әниләр Чүпрәле районы Мунчәли авылыннан, күрше йортларда туып-үскәннәр. Яшьли Себергә чыгып киткәннәр. Мин — Воркутада, Радик Сыктывкарда туган. Берничә елдан алар — Самарага, без Ульянга күченгәнбез. Гел бер якта йөргәнбез, әмма озак еллар күрешмәдек. Язмыш кабат очраштырды һәм бик тиз өйләнештек.
— “Ирем мине кечкенә чагымнан саклап үстерде”, — дип шаяртып искә ала идең.
— Воркутадан мине җәй буена гел әбиләргә кайтаралар иде. 10 яшьләрдә булганмындыр, аңа ул чакта — 17. Кызлар белән мәш килеп урамда уйнап йөрибез. Ә Радик клубка киткәндә: “Үскәч, сиңа өйләнәм!” — дип шундый җитди итеп әйтә иде. Әй ояла идем шул вакытта (көлә). Безнең белән аралашмый, ник узган саен шулай әйтә, дип гаҗәпләнә идем.
— Ә җитди мөнәсәбәтләр кайчан башланды?
— Соң очраштык. Анысы да очраклы булды. Туган тиешле энебез Самарада хезмәт итте. Шунда баргач, Радик белән юллар кисеште. Ул вакытта миңа — 27, аңа 34 яшь. Өйләнмәгән, мин дә кияүдә түгел. Күрештек. Аннан соң Казанга киттем. Ул шалтырата башлады. Башта бер-беребездән оялыбрак сөйләштек. “Җырлаганыңны ишетеп белә идем. Әмма танылган җырчы дип уйламадым”, — диде. Ә бер айдан инде өйләнешергә сөйләштек. Татар эстрадасы аңа таныш түгел иде. Өйләнешкәч, клипларымны карагач, кассета-дискларны күргәч, мине башка яктан ача башлады. Тик: “Нинди һөнәр иясе булуың мөһим түгел”, — ди иде, хәзер дә шулай. Аллага шөкер, әйбәт яшибез. Үкенгәнем булмады. Ул да шулайдыр дип уйлыйм. Бер-береңне яраткач, вак-төяк өчен ызгышмыйсың.
“Ун ел буе ике шәһәр арасында яшәдек”
— Берничә ел Самара-Казан арасында йөрдең. Иреңне бирегә күченергә үгетләү кыен булмадымы?
— Ун ел буе ике шәһәр арасында яшәдек. Балалар анда, мин монда. Эшләргә чакыралар, бер якка — 370 км, тиз арада килеп җитәм. Атнага икешәр барам. Ирем балалар белән кала. “Эшләреңне бетергәч кенә кайт. Юлда интегеп йөрмә”, — ди торган иде Радик, хәлемә кереп. Җырлыйм да, төнлә рульгә утырып, тагын Самарага китәм, ирем, балаларым янына ашкынам. Ун ел буе шулай чаптым. Кеше бөтен нәрсәгә ияләшә икән. Хәзер генә, ничек йөрдем икән, дим уйлыйм. Шуңа Радик бу карарга аек акыл белән, уйлап килде. Икенче бала тугач: “Җитте. Болай йөри алмыйсың, Казанга күченәбез”, — диде.
— Хәзер аңа ике арада чабарга туры киләдер?
— Әйе. Радикның Самарада үз эше бар. Контрольдә тоту өчен, хәзер ул атнага икешәр тапкыр бара. Шуңа Самарадагы фатирны сатмадык. Башта кыенрак булса да, яши-яши Радик та Казанны якын итә башлады.
— Каенана-каенатаң исән-иминме?
— Без өйләнешкәндә үк алар вафат иде. Әти-әни дип дәшү насыйп булмады. Балачактан аз гына хәтерлим. Каберләре Мунчәлидә.
— Үз әти-әниең Ульянда яшиме?
— Әйе. Әтиебез Әмирҗанга — 73, әниебез Җәүһәриягә 64 яшь. Икесе дә намазда. Бер сеңлебез гаиләсе белән әти-әни янәшәсендә. Ульян читендә йорт җиткерделәр. Мунчәлидәге әби-бабай өен әти-әни туганнарга сатты. Хәзер йорт ялт итеп тора. Сирәк булса да кайтып, күрешеп, ял итеп китәбез.
Лилия ЙОСЫПОВА.