Кама Тамагы егете Динар МИФТАХОВ — спортның берничә төрендә зур үрләр яулаган спортчы! Ул — спорт остасына кандидат. Татарстан, Россия генә түгел, Дөнья чемпионатында ярышып, алдынгы урыннарны яулады. Мөмкинлеге чикле егеткә киртәләр юк диярсең. Ишкәкле йөзү, армрестлинг, следж-хоккейдагы җиңүләрен санарга шактый вакыт кирәк булыр иде. Инвалид коляскасында мин дип, үз эченә бикләнеп утырмый. Югары белем алган, машина йөртә, ярышлардан кайтып керми. Тормышны ярата!
— Яшәргә, яшәргә һәм тагын бер кат яшәргә! Тормыш девизым — шушы, — ди Динар. — Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур итеп кичерергә язсын!
Динарга 29 яшь. Кама Тамагында әти-әнисе белән яши. Әлегә өйләнмәгән, юрист белгечлеген үзләштергән. Балачактан спорт белән мавыга, хоккейчы булырга, зур ярышларда катнашырга хыяллана. 2008 елдан ул инвалид коляскасында…
“Гел якты өметләр белән яшим”
— Әти юл хезмәтендә эшли. Трактор йөртә, юллар ремонтлыйлар, чистарталар. Әни сатучы, соңрак мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләде. Хәзер өйдә генә. Мал-туарны күп асрыйбыз. Эш өйдә дә җитә. Гаиләдә без ике бала: апам Рузилә бар, — дип таныштырды Динар якыннары белән.
— Динар, бу фаҗига ничек килеп чыкты? Аз булса да уңай якка үзгәреш бармы?
— 2008 елда мотоцикл белән капланып, умыртка баганасын сындырдым. Аякларым шуннан соң йөрмәс булды. Инде 13 ел узды. Сәламәтлектә бераз уңай якка үзгәреш сизәм. Үз өстеңдә эшләсәң генә, моңа ирешеп була. Гел якты өметләр белән яшим, төшенкелеккә бирелмәскә тырышам.
— Үзеңне ничек кулга алдың?
— Аллаһы Тәгалә кешегә авырлыкны, үтә алырсың, дип бирә. Минем белән дә шулай булды. Беренче көннәрдән үк үземне кулга алдым. “Була”, — дип яшәдем һәм шулай дәвам итәм, тырышам. Һәлакәттән соң беренче елларда ук хастаханәләргә, тернәкләндерү үзәкләренә йөри башладым. Анда үзем кебек мөмкинлеге чикле булганнар белән таныштым, аралаштым.
“Ишкәкле спортны туктатырга туры килде”
— Зур спортка керергә кем этәргеч бирде? Бүген кайсы төрләре белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәсең?
— 2010 елда районыбызда “Акчарлак” дип аталган спорт комплексы ачылды. 2011 елның гыйнварыннан шунда йөри башладым. Атнага өч тапкыр бассейнда йөздем, ике мәртәбә тренажер залда шөгыльләндем. Үземдә көч артканын сиздем. Телевизордан паралимпия спорт төрләрен карый башладым. Мөмкинлеге чикле кешеләрнең ничек шөгыльләнгәнен күзәттем. Алар үрнәгендә үземнең дә теләк артты.
2012 елда ТРның Спорт министрлыгына шалтыраттым. “Үземне сынап карыйсым, профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәсем килә”, — дип хәлне аңлаттым. Алар: “Афәрин! Көчле рухлы икәнсең!” — дип мине үсендереп җибәрделәр, тагын да өмет чаткысы уяттылар һәм бер телефон номеры бирделәр. Бу ТР буенча инвалидлар җәмгыяте булып чыкты. Аның рәисе Фәридә Идрис кызы Сафиуллинага йөзү буенча китәргә теләвемне аңлаттым. Ул: “Ишкәкле йөзү белән шөгыльләнәсең килмиме?” — дип тәкъдим итте. Шундук ризалаштым. 2013 елдан шуңа керештем. 1, 2, 3 нче урыннарны алдым. Биш ел шөгыльләнгәч, ишкәкле спортны туктатырга туры килде.
— Нишләп мондый карарга килдең?
— Чөнки анда бераз кыенлыклар булды. Моны хәтта гаделсезлек дияр идем. Һәр инвалидка паралимпия спорт төрендә классификация булырга тиеш иде. Һәр мөмкинлеге чикле кеше үз классында ярышырга тиеш. Мәсәлән, ампутантлар — аяксыз калганнар үз классында, без — аерым, башка диагнозлы авырулар бүтән классларда. Ишкәкле спорт төрендә андый аерма юк. Шуңа бераз авыррак булды. Урыннар алдым. Әмма спортта үзеңә югары планка куясың бит. Ишкәкле йөзүдә ул үрләргә менәргә авыррак булды, бу спорт төре сәламәтлегемне тагын да какшатты. Биш ел шөгыльләнгәч, башка якны карый башладым. Ике ел Әлмәттә следж-хоккей уйнадым. Тик нигәдер аны яптылар. Аннары, дуслар тәкъдиме белән, 2018 елдан профессиональ рәвештә армрестлинг (бер кул белән өстәл өстендә махсус кагыйдәләр буенча көрәш) белән ныклап шөгыльләнергә тотындым. Шул елны ук Татарстан чемпионатында 1 нче урын алдым. 2019 елда Россия чемпионатына киттем, 3 нче урынны яуладым. Мине Россия җыелма командасына резервка керттеләр. Шунда көтмәгәндә тренер шалтыратты. “2 нче урынны алган егет Дөнья чемпионатына бара алмый. Алыштырырга кирәк. Аның урынына барырга әзерме?” — диде. 2019 елда Румыниягә Дөнья чемпионатына очтык. Анда сул кулда 3 нче урынны яуладым. Бу — иң зур җиңүем! Сабантуйларда сәламәт кешеләр белән көрәшеп, 2 нче һәм 3 нче урыннарны күп алдым. Алар — басып, ә мин утырган килеш көч сынашабыз.
Армрестлингтан тыш, бадминтон белән ике ел шөгыльләнәм. Мөмкинлеге чиклеләр махсус коляскаларда ярышабыз. Монда да уңышларга якынаеп барам. Ярышларда үземне елдан-ел яхшырак күрсәтәм.
“Спортка тартылсаң, үзеңдә көч табыла”
— Тренерларың кем, Динар?
— Бадминтонда — Альберт Петр улы Ильин. Аңа зур рәхмәт! Армрестлинг буенча Теләче районыннан Айрат Әүхәт улы Кыямов кул астында шөгыльләнәм. Аңа чиксез рәхмәтлемен! Спортта тренерсыз бик авыр. Киләчәктә дә Айрат абый белән бергәлектә зур уңышларга ирешергә язсын!
— Бик ярдәмчел кешегә охшагансың.
— Үземне мактарга яратмыйм. Ачык, ягымлы егет дияр идем. Һәр кеше белән уңай мөнәсәбәттә булырга тырышам. Һәркемгә хәлемнән килгәнчә булышырга әзер.
— Тормышта үз юлыңны тапкансың. Афәрин! Башкаларга ниндирәк киңәшләр бирер идең?
— Россиядә, кызганыч, мөмкинлеге чиклеләр бик күп. Ничек тә төшенкелеккә бирелмәскә. Догалар өйрәнергә, намазга басарга киңәш итәр идем. Аллаһы Тәгалә бу тормышка тудырган икән, димәк, без кирәк! Шул хакта уйланырга. Үзеңдә көч туплап, берәр шөгыль, һөнәр табарга. Гади спортка тартылырга. Спорт — кызыклы дөнья ул, шул ук вакытта серле дә. Аның белән мавыга башлаган кеше үзендә көч таба, рухый яктан ныгый һәм дөньяга башкача карый башлый. Яшәргә! Әйткәнемчә, без — бу җирдә кирәкле кешеләр.
Лилия ЙОСЫПОВА.