Б әхетле парлар турында: “Бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер итәләр”,— дип сөйләргә-язарга яратабыз. 46 ел бер-берегезгә ярты кәлимә сүз дә әйтә алмыйча, кул ишарәсе белән аңлашып яшәп карасагыз икән! Саба районы Эзмә авылында гомер итүче Рәшидә һәм Барый Йосыповларга язмыш әнә шундый сынау әзерләгән.
1938 елгы Рәшидә Бибиҗамал апа белән Тимербай абый гаиләсендә дүрт баланың иң кечесе булып үсә. Әтисе сугыштан кайтмый. Рәшидәнең яшьтән биюгә осталыгы ачыла, гимнастика белән шөгыльләнә. Клуб сәхнәсенә аны кат-кат чакырып чыгаралар.
Барый Йосыпов 1947 елда Язлы Арташ авылында туа. Ул да үсеп егет булгач, мин телсез-чукрак дип, кул кушырып утырмый, үзенә шөгыль таба. Казанда эшкә урнашып, аяк киемнәре ремонтлый. Рәшидәнең абыйсы Рифкать Арташ якларында урманчы була. Бервакыт алар Барыйның әтисе Исмәгыйль белән очрашып, сөйләшеп китәләр. Сүз иярә сүз чыгып, Рифкать телсез сеңлесе барлыгы турында әйтә. “Минем дә шундый улым бар бит”, — ди Исмәгыйль. Әңгәмәләре нинди юнәлеш алганын чамалыйсыздыр. Кыскасы, эш боларның гаилә коруы белән төгәлләнә. Барый Рәшидә белән Эзмә авылында яши башлый. Алар бер-берсен күз карашыннан да аңларга өйрәнә.
Барый абый колхозда эшләде, Казанда үзләштергән һөнәрен дә ташламады. Балта эшен дә яхшы белә. Авылда күпләрне ул вакытта модага кергән рус капкалы итте. Рәшидә — тегү-чигү, бәйләү остасы, кулларына күз иярми.
Йосыповлар сау-сәламәт кыз үстерде. Рәйсә, теле ачылганда, әби-бабасы янында булды. Кызлары хәзер Иләбәр авылында яши. Инде Йосыповларның оныклары бар. Бәлки, әле аларга оныкчыкларын да күрергә насыйп булыр.
Барый абыйдан бармак ишарәсе белән: “Хәлең ничек?” — дип сорасаң, кулын күкрәгенә куеп, “эх-эх” дип, йөрәге авыртуын аңлатканына инде хәйран еллар. Шөкер, йөрәгенә тия торган авыр сүзләр ишетүдән мәхрүм булганга, сәламәтлеге яшенә күрә тфү-тфү, күз тимәсен. Күршесе Чулпан Вәесова аның кан басымын үлчәп, тиешле даруларын биреп тора.
Фәнил МӘҮЛЕТОВ.