“Сөлгеләрне “ИРИС” җепләр белән чигәм”

Һәр авылны кул эшенә оста булган кешеләр бизи. Саба районы Югары Шытсу авылында да бар андыйлар. Шуларның берсе — Сәрия апа Мөхетдинова. Кул эшенә хирыслыгы балачактан ук башланган. VII сыйныфта укыганда беренче тапкыр, иске пәлтәне бозып, үзенә итәк теккән. Сәрия апаның әнисе дә оста тегүче булган.

 

— Ул вакытта ефәк күлмәк — 1 сум 50 тиен, гади ситсыдан — 1 сум, телогрейка 3 сум тора иде. Теккән әйберләрне әни миңа тараттырды, чөнки арада иң җитезе идем, — дип елмая әңгәмәдәшем.

Мәктәпне тәмамлагач, Сә­рия апа тегүчелеккә укырга керергә теләгән. Тик әни­се аңа бер ел булса да акча эш­ләргә киңәш биргән. Ул Са­баның крахмал заводында хезмәт куйган. Әнисенең ва­фатыннан соң (кызга ул вакытта нибары 19 яшь бу­ла), дусты Сәвия белән Ка­занга китеп, 5 ел күн фабри­касында эшләгән.

— Шәһәрне яратмадым. Би­зәнә дә, чәч тә ясый белми идем, — ди Сәрия ханым, елмаеп.

1981 елда Шамил абый бе­лән гаилә коралар. Туй уз­ды­рып, авылда төп йортта ка­лалар. Сәрия ханым 23 ел каенана-каената белән  яши.

— Әнкәй дә, мин дә сабыр булдык. Өйрәткән очракта да дәшми кала белдем. Каен­ана шулай өйрәтергә ти­еш, — ди Сәрия апа, ул чакларны хәтереннән үткә­реп.

Урын өстендә яткан каен­анасын карап, соңгы юлга озаткан ул. Ире хәзер дә аңа рәхмәтле. Шамил абый бе­лән Сәрия апа ике ул тәр­бия­ләп үстергәннәр. Балаларының да икешәр кызлары бар.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы түгәрәгенә йөргән чакта ул калфак чигә башлый. Нурзия Сергееваның “Го­мер агачы” (“Древо жизни”) китабын китапханәдән алып, чигү серләренә үзлегеннән өйрәнгән. Бер тотынгач, күңел тынычлыгы өчен кал­факлар чигеп, аларны бү­ләк итеп бирә башлаган. Бар­­лык материалларны, бәр­­хетне Казан кибетләреннән сатып ала.

— Башта рәсемне катыргыга төшереп, камыт инәсе белән тишеп чыгам. Әзер ма­териалга теш пастасы бе­лән өлге ясыйм. Типчеп тегеп чыгам, фетр кигертәм. Эч­леген соңыннан куям. Башта сәйлән белән кырый­ла­рын бизим, аннан мамык бе­лән күпертеп, уртасын ясыйм, — ди Сәрия апа.

Калфакны әзерләү өчен бер атна вакыт кирәк. “Әлеге эшнең авырлыгы юк. Фор­ма­сын китерү генә озаграк”, — ди әңгәмәдәшем.

Оныкларына күлмәкләр тегә Сәрия апа. Тәрәзә пәр­дәләрен дә үзе теккән. Камзул да тегеп ки­гән. Оекбаш, бияләй, башмаклар бәйли. Яшьрәк вакытында итәк, коф­та, гамашлар да бәйлә­гән.

Сәрия ханымның рәсем ясауга да осталыгы бар. Ишегалдындагы кара-каршы утырган казларны да ул ясаган. Верандага аккошлар рәсеме төшергән.

— Кичен тик утырасы килми, кулга эш кирәк. Бервакыт сәйләннән агачлар ясаган идем. Бу эшне кирәк тапмадым, ташладым. Конкурс­ка сөлгеләр чиктем. Алар өчен “Ирис” җепләрне кул­ла­нам, чөнки чигү җепләре нечкәрәк. Канитель җепләрне — Киевтан, ясалма энҗе­ләр­не (жемчуг) Кытайдан кайтарттык. Караватка җәя торган киез — пэчворк та бәй­ләдем, — дип сөйли Сә­рия апа.

Спортны да үз итә икән. Мәк­тәптә укыганда чаңгы ярышларына йөр­гән. Йөгерү һәм сикерү буенча узышларда да катнашкан. Пенсиягә чык­кач, йөгерү ярышларын үз итә башлаган. Аның өчен 1 ай буе тренировкалар ясый, велосипедта, скандинавча да йөри.

Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх