Мәрхүмә дәү әнинең сәке астында каз утыртканын (кайбер якта бастыру диләр) хәтерлим. Бу хәл ешрак апрель башларына туры килә иде. Беренче яшел чирәм белән йомыркадан бәбкәләр борын төртә. И, сөенәбез, димәк, безне биби сакларга чыгарачаклар. Ә бу инде калын бишмәт өстенә чалкан ятып, тәмле ризык ашау дигән сүз. Аннан өйгә зур эш башкарган кебек керәсең. Йомыркадан чыккан бәбкәләр шулкадәр якын була, әйтерсең гаиләдә сабый бала туган. Беренче көннәрдә аларны кулда гына күтәреп йөртәсең, туйганчы иснисең, кочасың, сыйпыйсың. Ә алар сиңа җавап итеп: “Пи-пи”, — ди. Бер ай эчендә ана каз да гаилә әгъзасына әйләнә. Ул йорттан чыгып киткәч, хәтта күңелсез булып кала… Ни кызганыч, хәзер шул рәвешле бәбкә чыгару бетте дияргә мөмкин. Җиңелчә яшәргә өйрәндек. Ә менә Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында гомер итүче Гафиятуллиннар хуҗалыгында 14 каз бар: җидесе — ана, җидесе — ата.
“Парлап яшәүгә ни җитә!”
Казларның төп хуҗасы — 81 яшен тутырган Римә апа Гафиятуллина. Ул үзен белгәннән бирле шулай парлы казлар тота икән. Казлары ел саен йомырка сала, унлап бәбкә чыгара.
— Римә апа, хәзерге казлар бик утырмый, сезнекеләр ничек барысы да бәбкә чыгара?
— Моның төре шундый, әби заманыннан ук калган. Хәзерге казлар инкубаторда чыга бит. Шуңа да басмыйлар. Төрен дә белмим, кара каз дип кенә йөрибез.
Әлегә әбинең биш ана казы утыра.
— Биш казны да бер көнне утырттым, майның егермеләренә чыгарга тиеш, — диде Римә апа.
Казларга күз салам, берсе усалга охшаган — янына бара башласаң, ысылдый. Ә берсе, киресенчә, тыныч.
— Казларның усал булуы нәрсәгә бәйле?
— Казларны адәм баласына охшатам: аларның да төрлесе бар. Югыйсә шул ук ризыкны ашыйлар, тәрбия дә бер үк. Теге усал каз да бу тыныч анадан туган. Кайберсе бәбкәләрне талый.
Әбекәй кызлар җитезлеге белән урындыкка менеп басты да йомыркаларны бер-бер артлы утка куеп карады.
— Әнә, күрәсеңме, очлаеп торган башы ак, ә йомырканың түгәрәк өлеше караңгыланган. Алла боерса, шушы ак җиреннән бәбкә тишеп чыгачак. Гадәттә, 28, 29 көннән чыгалар.
— Бер каз астына ничә йомырка саласыз?
— Казның түшенә карап, уннан артыкны салмыйм. Йомыркаларга җылы җитмәсә, бәбкә зәгыйфь булып чыга. Йә кендеге кереп бетмичә үлә яисә бөтенләй йомырканы тишеп чыга алмый.
Ана казлар көн саен иртән ояларыннан чыгып йөреп керә икән.
— Көн яктыруга, кыбырсый башлыйлар, — диде Римә апа. — Чыккач, ашыйлар, эчәләр. Аларны ата казлар көтеп тора. Ана казларга ничек сөенгәннәрен күрсәгез! Яннарында биеп кенә йөриләр.
— Җиде ана казга бер-ике ата каз җитмиме? Ел әйләнәсе шулкадәр ата казны ашатырга да кирәк бит.
— Парлап яшәсеннәр, кимсетәсем килми. Парлы булуга ни җитә!
Чынлыкта тагын бер сәбәбе бар икән — ана каз фәкать парын гына янына китерә, аккошлар кебек. Ата казлар да пары янына бүтәннәрне китерми — сугыша башлыйлар.
— Аннары җиде ана казга бер-ике ата каз калса, йомыркаларның барысы да аталы булмый, — дип дәвам итте Римә апа. — Әбием дә гомергә казларны парлап асрады. Мин дә гел шулай иттем. Биш янына ун сыя ул.
Сынмау…
Римә апаның язмышы бик гыйбрәтле. Әти-әнисез үскән ятим бала ул. Алты яшендә йон тетә торган машина астына кергән. Сукыр әбисе аны шуннан тартып чыгарган. Нәтиҗәдә бер як битендә җәрәхәт эзе калган…
— Әтием сугышта үлгән, — диде Римә апа. — Әни кияүгә чыгып киткән. Мине әтинең сукыр апасы тәрбиягә алган. Кечкенәдән аны җитәкләп йөргәнемне хәтерлим. Әбием бик тырыш иде, гомер буе сыер асрады, кош-кортлар тотты. Начар яшәдек дип әйтә алмыйм. Ирле хатыннар да бездән бурычка акча алып тора иде.
Римә апа гел хезмәттә булган. Язмыш аны бар эшкә өйрәткән.
— Әбиемә кечкенәдән ярдәм итәргә теләдем, — диде ул. — Көтү кайтканда, аны җитәкләп сыер алырга барганыбызны, каз бәбкәләре саклауны әле дә сагынып искә алам. Кул арасына керә башлагач, чәй кайнату, аш пешерү кебек эшләрне үз өстемә алдым. Әби миңа карата бик мәрхәмәтле булды. 84 яшенә кадәр яшәде, тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Урыны оҗмахта булсын, мин аннан бик риза. Әле ярый әни үзе белән алып китмәгән дим, кайларда үскән булыр идем. Язмышыма рәхмәтлемен. Алма кебек матур, акыллы ул белән кыз үстердем. Кызым да авылда яши, көн саен килә. Киленем дә әйбәт, оныклар “әби” дип кенә тора. Шулай булгач, ничек язмыштан зарланырга кирәк?!
Римә апа улы Фәннур, килене Хамисә, оныгы Салават белән гомер итә. Алма агачыннан ерак китмәгән, яшьләр дә әниләре кебек үк тырыш. Бәлки, әле уздырып та җибәргәннәрдер. Хуҗалыкларында 21 савым сыеры, уннан артык үгез, таналар, егермегә якын аталы-аналы күркәләр (шулай ук бәбкә чыгару өчен тоталар), үрдәкләр, 2 дистә сарык, берничә ат бар. Капкадан узгач, ишегалдында тезелеп торган дистәләгән чиләккә күзем төшкән иде. Бактың исә алар сөт чыгару өчен икән.
— Сыерларны улыбыз Салават та сава, — дип таң калдырды Хамисә. — Ике савым аппаратыбыз бар. Иртәнге сәгать өчтә торып, башта үзебезнең сыерларны савам. Аннан фермага китәм, анда 50 баш көтә. Ә өйдәге кичке савым Салаватка кала. Мәктәптән кайтып, тамак ялгагач, каралтыга чыга. Кичкә кадәр шунда. Савым аппаратын кайнар су белән юып, чистартып ук куя. Улым миңа эш калдырмый, рәхмәт яугыры.
Салават быел IX сыйныфны тәмамлый икән. Гадәттә, хәзер ата-ана имтиханнар дип, баласына эш кушмый. Ә биредә киресенчә.
— Укырга вакытың каламы соң? — дип сорыйм Салаваттан.
— Кала. “Өчле”ләрем юк, әйбәт укыйм. Абыем Радик та шулай эшләп укыды.
XI сыйныфта белем алганда да бөтен хуҗалык эшләрен алып бара иде. Хәзер Казанда укый.
— Авылда калырга җыенасыңмы?
— Белмим әле, башта һөнәр үзләштерергә кирәк. Авыл тормышын бик яратам.
— Салават III сыйныфтан бирле сыер сава, — дип сүзгә кушылды Хамисә. — Әле ул тагын күркәләр, тавык чебиләре утыртып чыгара. Гел шулар янында мәш килә. Ул яктан Римә әбисенә охшаган. Йомыркадан бәбкә, чеби кайчан чыга, барысын да белә. Аларны үзе үстерә. Әбисе каз караса, Салаватта — күркәләр, тавык-чебешләр.
Гаилә башлыгы Фәннүрнең хәзер кызу урак өсте икән — 60 гектар җирләре бар. Шунда җир сукалый, чәчү чәчә. Ике трактор, комбайн, йөк машиналары — фермерлык эшен алып бару өчен бөтен төр техникалары бар.
— Грантлар алдыгызмы? — дидем хуҗа кешегә.
— Юк. Барысын да үз көчебез белән булдырдык. Башта бер тракторга акча җыйдык, аннан икенчесенә… Кредитка якын барырга да куркабыз.
Римә апаның кызы Гөлфия дә гаиләсе белән Кече Әтрәчтә яши. Аны да күрдек. Әнисе, туганнары кебек ул да тырыш, гади кеше.
Хамисә каз бәлеше пешергән иде. Табын янына утыргач, сүз янә казлар турында дәвам итте.
— Бәбкәләрне сатып алу җиңелрәк түгелме? — дим хуҗабикәгә.
— Өйдә бастырып чыгарган казның ите тәмлерәк, — диде Хамисә. — Болай да ел саен йөз каз алабыз. Тик алары аерым үсә, ата-аналы казлар янына кушмыйбыз.
— Аларын сатасызмы?
— Әйе. Үрдәк, күркә дә үстереп сатабыз. Кайбер кеше махсус үзебездә чыккан казларны сорап килә.
Әлеге гаиләгә сокланып кайттым. Яңа йорт җиткергәннәр, мул тормышта яшиләр. Менә шулай хәләл хезмәт белән гомер итәләр.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.