• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

Театр артисты булу — Гүзәл ШАКИРОВАның үс­мер чак хыялы. Кулына диплом алуга, 2004 елда Камал театрына эшкә килә ул. Гүзәлне “ТНВ” каналындагы сериаллар, клиплар буенча да яхшы таныйбыз. “Сиңа кайтам” фильмы аңа тагын да танылу алып килде. Шуны караганнан бирле, Гүзәлгә гел Айгөл дип дә­шәсе килә.

— “Сиңа кайтам” фильмындагы Айгөл холкыма ту­ры ки­лә, уртаклык күп, — ди Гүзәл, елмап. — Шу­ңа роль­гә ке­рү авыр булмады. Эчке дөньясы белән якын иде ул. Фильм күрсәтелгәнгә берничә ел узды. Ә миңа һаман урамда Айгөл дип дәшүчеләр очрый. Та­ма­шачыга шулай җиткерә алганмын икән, моңа сөенәм генә.

 

“Чаллыдан — Чишмәгә”

Гүзәл Чаллыда гади, ­иҗа­дый гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Әтисе Илгиз гомер буе “КамАЗ” заводында хезмәт куя. Авылга күченеп кайткач, әнисе Флүсә мәдә­ният хезмәткәре булып эш­ли. Сеңлесе Гөлназ гаиләсе бе­лән Мәскәүдә яши. Биюче, пе­­дагог, психологка укыган. Хә­зер хезмәте модель­ләр әзер­­ләү белән бәй­ле.
12 яше­нә хәтле Чаллыда үс­сә дә, Гүзәл үзен Актаныш кызы дип саный. Кечкенә ге­нә, әмма гаҗәп матур табигатьле Чишмә авылы белән горурлана. Хәзер инде әни­се Актанышта яши. Әби-бабай йорты күптән буш булса да, Чишмәгә еш кайтып йө­ри­ләр икән.

— Чишмәдәге нигезебез га­ди генә өй түгел, ул ае­рым тарихка ия. Заманында авыл­ның мәчет манарасын кискәч, безнең йортка җые­лып, намаз укыганнар. Өе­без ул чакта мәчет ролен үтә­­­­­гән. Шуның белән дә якын ул безгә. Лаеклы ялга чыкканчы, 18 ел дәү әти авылның има­мы бу­­лып торды. Үзе кит­кәч, аның эшен шә­кертләре дә­вам ит­те, — ди Гүзәл. — Элек гел на­маз укылганга, дога яңгырап торганга, өе­бездә ты­ныч­лык хөкем сө­рә, килеп ке­рүгә кү­ңелгә ниндидер рә­хәт хис тула. Шуңа йортны саклыйбыз, гел карап торабыз.

— Актанышка күченеп кайт­канда, ничә яшь иде, Гү­зәл?

— VI сыйныфта укыган чак, 12 яшь иде. Кайбер сәбәп­ләр аркасында, гаилә белән Чаллыдан Актаныш районы Чишмә авылына дәү әти-дәү әни янына күченеп кайттык. Га­дәттә, кеше авылдан шә­һәр­­гә китә. Ә минем язмышымда киресенчә булды.  90 нчы еллар. Шәһәр мәк­тәбен­дә татар теленә игътибар бул­мады, гел русча укыттылар. Авылга кайткач, татарча укырга кирәк. Чиш­мә — кеч­кенә авыл. 3 чакрым ерак­лыктагы күрше авылның татар мәк­тәбенә җәяү йөреп укыдым. Русча фикерли, тәрҗе­мә ясап өйрәнә идем. Башта бик кыен булды. Хәзер исемә төшерәм дә боларның бөтенесе бүген театрда эшләр өчен кирәк бул­ган. Чаллыда яшәсәм, театрга ки­лер идемме икән? Чөнки сәхнәгә беренче адымнарым авылда башланды. Туган телемне үсте­рүдә дәү әти-дәү әни, татар авылы зур роль уйнады. Чиш­­мә­дә яшә­вем төрле роль­ләр­дә булыша. Чөнки шә­һәр мохите дә, авыл тормышы да бик яхшы таныш. Кө­тү дә көт­­тем, бәрәңге утырттым, утын да ташыдым.

 

“Фильмнар күбрәк таныта”

— “Артист булам”, — дип ничә яшьтә уйлана башладың?

— Этәргеч кайдан башланды икән, дип уйлангалыйм. Аллаһы Тәгалә Үзе би­рә, табигатьтән салына инде ул. Психологлар да: “Бала күб­рәк нәрсәгә тартыла, шул як­тан үстерергә тырышыгыз”, — ди. Бу яктан да бә­хет­лемен. Якыннарым теләгемә каршы килмәде. Кеч­кенәдән, сөйләшә башлаганчы ук, телевизордан кү­реп, симфоник оркестрга мө­­киб­бән булганмын. Зәң­гәр экраннан спектакльләр­не эченә кереп китеп, бор­чы­лып карый идем. Соңрак ин­де бер концерт та, бер ча­ра да миннән башка узмады. Югары сыйныфларны Ак­танышта 2 нче гимназия­дә укыдым. Шул чакта, артист булачакмын, дип максат куйдым.

— Тик университетка беренче елны керә алмагансың икән.

— Бик әзерләнсәм дә, беренче елны укырга керә алмадым, чөнки актерлар курсына студентлар җыймадылар. Ул чакта читен иде. Бер ел буе Актанышта тегүче булып эш­ләдем, дубленкалар тектем. Әмма максатыма кул селтә­мә­дем. Керәчәге­мә ышандым. Икенче елны кабат Казан дәүләт мә­дә­ният һәм сәнгать университетына юл тоттым. Марсель  Сә­лимҗанов һәм Фәрит Бик­чәнтәев Камал театры өчен актерлар әзерләү буенча курс җыйды, ул елны миңа шунда укырга керү бәхете елмайды.

Гүзәл “Сиңа кайтам” филь­мына хәтле студент вакытта ук “Яңа елда бергә бу­лыйк!” сериалында кат­наша. II курста укыганда театр сәх­нә­сендә эшли башлый. Ан­нан соң “Үк­сез­­ләр” , “Җы­лы эзли җаннар” фильмнарында, клип­ларда төшә. Лилия Муллагалиеваның “Һа­ман яратам” җырына ясалган клипта Гү­зәл хезмәттәше Ирек Кашапов бе­лән шундый оста уйнады, аларны ирле-хатынлы дип уй­лау­­чылар, кавыштыручылар да аз булмады.

— Камал театрында 17 ел эш­лим. Ә кинода бер генә уй­насаң да, истә калдыралар. Телевидение, фильмнар күбрәк таныта, — ди Гү­зәл.

— Камал театрына кил­гән тәүге көннәр ничек ис­тә калды?

— Бирегә эшкә алачаклары берничә атна алдан тө­ше­­мә керде. Анда вакыйга ни­чек барды, чынбарлыкта да шушы ук кадрлар кабатланды. Шаккаткыч төш булды ул. Шундый зур шәхес­ләр белән бер коллективка эләк­тем. Каушабрак кергән идем. Бик җылы каршы алдылар. Без бердәм, бер гаи­лә кебек. Беренче ролем — “Бит” спектаклендә Наиләне уй­нап чыккач, Наилә апа ­Гә­­рә­ева килеп: “Афәрин! Эшең­не шулай дәвам ит”, — диде. Бу минем өчен иң зур бәя булды.

— Сукырлар китапханәсендә дә эшлисең бит әле.

— Театрдан буш вакытта, анда дикторлык эшен алып барам. Беренчедән, бу — савап. Икенчедән, сөйләм те­лен тагын да үстерергә бу­лыша. Моннан тыш, “Ша­ян ТВ” каналында мультфильмнар тавышландырабыз.

— Әгәр яшьлегеңә кайтып, яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге бирелсә?

— Яңадан шушы ук юлны сайлар идем. Эшемне бик яратам.

 

“Кызым да театрда үсте”

Гүзәлнең ире Руслан Ни­за­мов та Камал театры артисты иде. Кайбер спек­такль­ләрдә партнерлар булып та уйнадылар. Тик Руслан театрда озак эшләмәде. Башта актер булды, аннан тавыш операторы вазыйфасын башкарды. Соңрак Камал театрыннан бөтенләй китте. Уртак кызлары Мәди­нәгә 13 яшь.

— Руслан белән юлларыгыз аерылган икән…

— Руслан белән университетта бер курста укыдык. Гаилә кордык, бергә эшләдек. Камал театрына урнашкач, шундый бәхет бит бу, дип сөенгән чаклар бүгенгедәй хәтердә. Хәзерге вакытта юлларыбыз аерылды. Бергә кала алмадык. Хәерлегә булсын. Бер әйбер дә юк­ка гына килеп чыкмый. Аңа бәхет кенә телим.

— Мәдинәне дә спек­такль­ләрдә күргәнебез бар. Ниләр белән кызык­сы­на?

— Мәдинәм белән икәү яшибез. Кызым Казанның 175 нче гимназиясендә укый, VI сыйныфны тәмамлый. Ул дүрт айдан ­бирле театрда үсте.  Сәх­нә арты тормышын бик ях­шы белә, үзем белән гастрольгә дә йөрде. Балачактан кайбер күмәк күренешләрдә кат­наш­ты. Әлегә һөнәр буенча те­ләк­ләрен тө­гәл әйт­ми. Аңа ирек би­рәм. Кызыксынулары җитәр­лек. Күңеле ятканын сайласын. Мә­­ди­нә бик са­быр. Безнең эш режимы бе­лән, ба­лага кеч­кенәдән мөс­тә­кыйль булырга туры кил­де. Тормышта да, эшемдә дә бик бу­лы­ша. Бүлеп бирелгән роль­ләрнең текстларын аның бе­лән ятлыйм. Бергә кабатлыйбыз.

— Театрдан тыш ниләр белән кызыксынасың?

— Чигәргә, китап укырга, рәсем ясарга, кызым белән тәмле ризыклар пешерергә яратам. Соңгы ике елда психология белән ныклап шө­гыль­ләнәм. Минем өчен бик кызык дөнья ул. Курслар, ­ма­рафоннар үтәм. Үзе­мә күп яңа­лык ачтым. Үзгә­рергә ты­рышам. Беренче чиратта үзеңне аңларга, яратырга, ру­хый яктан үстерергә ки­рәк. Шуны ныграк төшенә ба­­рам. Кайбер дуслар миңа: “Ни­чек тазармыйсың?” — дип әйтә. Үз өстең­дә эш­ләргә кирәк. Күптән­нән фитнес клубка йөрим. Ат­нага өч көн ба­рам. Тормышымнан, эшем­нән — барысыннан да канәгатьмен. Яши-яши шуңа инандым: бөтен хыяллар чын­га аша. Икеләнмәскә, ышанырга гы­на кирәк.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”
Сәхнә арты

“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
Сәламәтлек

“БАЛА ТӨШЕРТЕРГӘ ҖЫЕНУЧЫГА “ТЫНЫЧЛЫК АТНАСЫ” БИРЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru