К укмарада яшәүче Рәхимуллиннар гаиләсе ел саен үрдәк-каз бәбкәләре, чебиләр, күркәләр алып кайтып сата. Гел шулардан алучылар бар, алдан чиратка язылалар икән. Быелгы сезонда да кошчылык белән шөгыльләнүчеләрнең эшләре гөрләп бара. Капка төбеннән машина өзелми: берсе килә, берсе китә, һәммәсе катыргы тартма күтәреп чыга. Әнә шундый тыгыз эш вакытына туры килде сәфәрем. Бәбкәләрне, чебешләрне чират торып алалар. Кирәк кешегә комбиазыгын да саталар икән. Гаилә бизнесы, кошчылык белән шөгыльләнүнең кайбер серләре турында Айгөл сөйләде.
“Биергә өйрәнгән күркәсен суярга кулы бармаган”
— Мин мәктәптә укыганда ук әтием Мансур “четверка” машинасы белән Глазовтан каз бәбкәләре алып кайта иде, — дип сөйләп китте ул. — Аннан күреп күршеләр, туганнар: “Безгә дә алып кайт әле”, — ди башлады. Шулай итеп, әти яз саен үзебезгә генә түгел, башкаларга да бәбкәләр алып кайтты. Машинага сыя торган читлекләр ясады. Ул вакытта бәбкәләрне ерак юлда ничек йөртергә икәнен белеп бетерми идек. Чөнки интернет юк, хәзер генә бөтен сорауга җавапны шуннан табып була. Заказлар күбәя башлады, әмма моның белән әти буш вакытында гына шөгыльләнде. Ул элеваторда эшли иде, ике көн хезмәт куеп, өч көн ял итте. Мин кияүгә чыгып, Казанда яшәдем, ике бала таптым. Әмма гаилә тормышы барып чыкмады, хәзер балаларым белән әти-әнием янына кайттым. Бүген бу эшне өчәүләп башкарабыз, әнием Рузалия дә кош-кортны бик ярата.
Айгөл мине иң элек күркәләр белән таныштырырга булды. Аларны гараж өстендә икенче каттагы бүлмәгә урнаштырганнар. Чебешләр янына урамда йөргән аяк киеменнән керергә ярамый, аерым аяк киеме куелган, анысын да башта махсус сыекча белән дезинфекциялисе. Без керүгә, 18 көнлек күркәләр сөенеп, тавышлар чыгара башлады. Берсе килеп, аяк киемемне чукып карады, икенчесе комбиазыклы капчык өстенә менеп утырып, игътибар белән карап торды.
— Күркәләр — бик игътибарлы кошлар, алар белән сөйләшергә кирәк, — диде Айгөл. — Килеп керүгә “сәлам” дип кычкырсаң, алар сиңа җавап бирә. Күпләр күркәне усал кош дип уйлый, ә алар белән көн дә аралашсаң, андый булмыйлар. Бу кошлардан уңай энергетика күчә, кәефне күтәрәләр. Кичә музыка куйган идем, берсе кушылып җырларга тотынды. Әнә тегендә бер әрҗәдә аягы аксак чебеш утыра. Янәшәсендә утырганы аксак түгел. Тегесенә күңелсез булмасын дип, шуның янына менеп утыра, шулай хәлен белә. Кайчакта аларның шундый акыллы булуына шаккатам. Узган ел бер хатын-кыз бездән күркә чебешләре алган иде. Шуның берсе музыкага биергә өйрәнгән. Кич саен концерт күрсәткән. 22 килолы булып үссә дә, кошны суярга куллары бармаган, кызганганнар… Күркә ачык төсләрне ярата. Кызыл яки сары төстәге кием киеп яннарына килсәң, алар куышлы уйный башлый, артыңнан чабалар. Менә шундый кызык кошлар.
“Күркә — нәзберек кош”
Чебешләр яши торган бүлмәдә шактый эссе булуына игътибар иттем. Баксаң, күркәләрне 42-45 оС җылыда тотарга кирәк икән. Өелеп ята башласалар, аларга салкын дигән сүз, авызлары ачык булса, эссе дигәнне аңлата. Минем белән сөйләшкән арада Айгөл аларга туралган суган һәм сарымсак кыяклары бирде. Бу ризык суалчаннарга каршы чара буларак бирелә икән, анда С витамины да күп, ди.
— Күркә — шактый нәзберек кош, — дип, сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. — Чөнки аны стериль шартларда тотарга кирәк. Хәтта су эчерү, ашату җайланмаларын, лампочкаларын да башка кошка тотмыйбыз, күркәләр өчен генә кулланабыз. Аны дезинфекцияләнмәгән абзарга алып кайтырга ярамый. Сатып алучыларның һәммәсенә моны аңлатам, кулларына тәртибе язылган кәгазьне тоттырам. Кайберәүләр куркып кала: “Мәшәкатьле икән”, — диләр. Ә бер алган һәм тәртибен белгән кеше курыкмый. Күркә үстерү чеби үстерүгә караганда кулайрак, ите күп чыга. Ул тиз үсә. Мәсәлән, менә бу “Хайбрид конвертер” токымлы аклары 5-6 ай эчендә 25 килога җитәргә мөмкин. Болар — ата кошлар. Аналары 8-17 кило була. “Бронза” токымлы чуарлары кечерәк, 16 килога кадәр үсә. Әмма аларының ите йомшаграк һәм сусылрак, каты җепселләр булмый диярлек. Шуңа да монда сатып алучы үзе уйлый: аңа кечерәк, ләкин йомшаграк итлесе кирәкме, әллә зуррагымы? Күркәне үстереп, итен сатучылар зуррагын сайлый, билгеле. Нинди токым булса да, ана күркәнең ите йомшаграк. 10 көннән чебешнең анамы, атамы икәнен чамаларга мөмкин. Аталар тизрәк үсә, кабарына башлый, аналар кечкенәрәк була.
“Җәй буе фермада мәш киләбез”
Рәхимуллиннарның өй артларындагы сарайлары да кош-корт белән тулган. Бер якта “Линда” токымлы йөзләгән каз бәбкәсе, алар янында үрдәк бәбкәләре дә бүлеп куелган, өстәге читлектә — чебиләр. Һәммәсен бер тәүлеклек чакта алып кайтканнар да акрынлап саталар. Икенче абзарда инде үсеп җитә язган бройлер чебиләре дә бар. Алары тагын да күбрәк булган. “Кичә генә бер абзар чебине алып киттеләр”, — диде Айгөл.
Иң күп сатылганы бройлер икән. Быел гына да Рәхимуллиннар кулыннан
14 меңләп чеби үткән. Бу гаилә фәкать “Росс-308” токымы белән эш итә.
— Ул 75 көндә үсә, ите сусыл, йомшак була, — диде Айгөл. — Ашауга нәзберек түгел, табигый ризык белән дә үсә. Мәсәлән, “Кобб” токымы комбиазык белән генә әйбәт үсә бит. Үрдәкләрнең мулард төрен сайлавыбыз да юкка түгел. Аларның ите майлы булмый, сусыл.
Кайсын тәүлеклек килеш, кайберсен үстереп саталар. Ә сатудан калганын Янсыбы авылындагы фермаларында үзләре үстерәчәк. Июньнән бу гаиләнең бөтен тормышы әнә шунда кайнаячак.
Айгөл белән Кукмара читендә генә диярлек урнашкан шул авылга юл тоттык. Алар бу хуҗалыкны берничә ел элек сатып алган. Авыл тау итәгендә урнашкан, табигате — искиткеч!
— Элек монда бау цехы булган, — дип таныштырды Айгөл. — Аннары аны бер фермер сатып алып, ферма салып, сыерлар асраган. Әмма сатар алдыннан җирне авыл хуҗалыгы категориясеннән шәхси хуҗалыкка әйләндергән. Шуңа да безгә монда нәрсәдер төзергә рөхсәт юк. Бик тә киңәясебез килә, бу авылны, табигатен бик яратабыз, ләкин мөмкин түгел. Ике еллап җирне кире авыл хуҗалыгыныкына әйләндереп булмасмы дип йөрдем, булмады. Бер авылда арендага җир бирделәр дә, тик ул ераграк шул. Монда ияләндек, балалар да бу урынны ярата. Җәй көне биредә мәш киләбез. Каз, үрдәк, чеби, күркәләрне шушы фермада үстерәбез. Ике зур казанда ашарга пешерәбез. Кечкенә чакта бәбкәләрне карга алып китмәсен дип, аларны балаларым саклый. Кош-кортлар үскәч, суеп, ит итеп сатабыз, тере килеш алучылар да бар. Суйганда өмә оештырабыз, үзебез генә башкарып чыгып булмый.
Әнә шулай гаиләләре белән тату эшләп, табыш алып, башкаларга да экологик яктан чиста ит тәкъдим итеп яши Рәхимуллиннар. Киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.
Рәзилә РӘСИМ.