“Чишмәне бергәләп торгыздык”

Әгерҗе районы Варкләд-Бодья авылында “Миклай ошмес” чишмәсе төзекләндерелде. Аны кое кебек эшләгәннәр.

— Варкләд-Бодья — удмурт авылы. Биредә 111 хуҗалык. Бик ты­рыш халык, күп­ләп мал-ту­ар асрыйлар. Яшь­ләр дә авылда кала. Өмә эшләрен­дә алар бик актив, — дип сөй­ләде Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов. — Чишмәне заманында колхоз умарталыгында эш­лә­гән Николай Иванов ка­рап торган. Алай гына түгел, үзе киз­ләүгә җан өр­дергән ке­­ше ул. Юеш урыннан казып, су чыгарган. Тик Николай абый бакыйлыкка күч­кәч, әкренләп умарталар бет­­кән, чишмәгә дә игътибар киме­гән. Дөрес, кышын да бирегә сукмакны өзми­ләр, тирәсен төзекләндереп торалар. Әмма тулысынча тәр­тип­кә китерү өчен физик көч кенә җитми, яңарту шактый чыгым сорый. Бу урын из­­ге, удмуртларның те­ләк әй­­тә торган җире. Авыл халкы теләген исәп­кә алып, кизләүне торгызырга булдык. Ра­йон җитәкчелегенә мө­рә­җә­гать иттек. Башта кү­мәк­лә­шеп территорияне чис­тарттык. Искеләрен кисеп, мәк­тәп балалары бе­лән ти­рә-ягына агачлар утырттык. Бу­­ра тө­шердек, беседка, бас­­кыч ясадык. Бик уңайлы, ма­тур булды. Әл­бәттә, мат­ди як та бар. Күп чишмә нефть­челәргә бүлеп бирелә, алар балансында тора. Без дә катнашырга булдык. Җиң­­­дек һәм грант акчасын шушы максатта файдаландык. Чиш­мә Николай абый истәлегенә “Миклай ошмес” исемен йөр­­­­тә. “Ошмес” — удмуртчадан “чишмә” ди­гән­­не аңлата. Ачылышта Николай абый­­­ның туганнары да катнашты.

3 июльдә биредә “Гырон быдтон” республика Сабан туен уздырачакбыз. Ул — уд­­муртларның иген уңышы со­­рап, илаһка дога кылу бәй­­­­рә­ме. Һәркемне үзебез­дә кө­теп калабыз. Тәмле чиш­­мә суыннан да авыз итәр­­сез!

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх