“Сиксәнгә җиткәч, уйландыра икән…”

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лау­реаты Фоат САДРИЕВка 10 мартта 80 яшь тулды. Ул Мөслим ра­й­оны Олы Чакмак авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, кол­хоз­­да эшли, соңрак китапханә мөдире була, озак еллар башта — Сар­ман, ан­­нары Мөслим районы газеталарында җаваплы вазыйфаларда хезмәт куя. Фоат абый эштән китеп тә карый. Әмма, яңадан чакыртып, аны баш мө­­хәррир итеп билгелиләр. “Эштән язарга дип киттем бит. Аңлагыз”, — дип әйтүенә каршы төшәләр. Гаризаларны яза тора, ер­тып ата баралар. Шу­­лай итеп, 9 ел баш мөхәррир булып эшли. Лаеклы ялга чыгу көне җи­түгә, эш­тән китә. Фоат абый бүген дә туган ягы Мөслимдә яшәп иҗат итә. Язучы­ның “Таң җиле”, “Бәхетсезләр бәхете”, “Зөбәйдәнең күңел дәф­тәреннән” һәм башка әсәрләре, күпсанлы пьеса, хикәяләре безгә яхшы та­ныш. Әсәр­ләрен көтеп торабыз. Балалар өчен дә яза. Күз тимәсен, ка­ләме гел кулында.

— Илһам — бар, вакыт — юк. Аз языла. Кызу эшләгән чаклар да булган икән, — ди Фоат абый, елмаеп.

 

 

“Тормыштан зарланганымны белмим”

Фоат Садриев — сугыш чо­ры баласы. Ачлык-ялангачлык аңа ях­шы таныш.  Әти­се яу кырына киткәндә, ни­бары 1 яшьлек булып ка­ла. Миңнеәхмәт абый сугыштан әйләнеп кайтмый.

— Фоат абый, кечкенә­дән авырлыкларны күп күр­сәгез дә, балачагыгызны һәрчак сагынып, матур итеп сөйлисез.

— Гаиләдә мин — бер­дән­бер бала. Әти сугыштан кайт­мады, әни яңадан кияүгә чыкмады. Әлбәттә, бер­ту­ганнар булмау читен. Берни­чә кешегә гаиләне тарту җи­ңелрәк булыр иде. Тормыш арбасына иртә җи­гелдем. Ба­рысын да күр­дем. Тик бер­кайчан да борын салындырганым булмады. Чөнки әни шундый иде. Гел аның бе­лән басуда идем. Мин ге­нә түгел, башкалар да шулай үс­те. Барысында да итәк ту­лы бала, ирләре сугыштан кайт­маган… Шунда печән әзерләп, чүп утап, болында, елга буенда аунап үстек. Ач булып, бәлки, елаганбыздыр. Ә болай тормыштан зарланганымны белмим. Без­гә кич утырырга күрше әбиләр керә, бәй­ләм бәй­ләп, серләшәләр иде. Кайсы — утын, кайсы ри­зык алып ке­рә. Бергә ашыйбыз. Их, бары — бергә, югы уртак заманнар булган шул. Әбекәйләрнең күңел байлыкларына шакката идем. Шуларны кү­реп үстек. Алар бер сагышлана, бер елый, бер көлешә­ләр. Барыбер күбрәк оптимист булдылар. Үземнең дә авыз гел ерык иде. Бер генә яши­без бит. Оптимист булып дөрес эшләгәнмен. Тормышның матурлыгын кү­рә алдым. Табигать балалары идек, бөтен нәрсәне ашап үс­тек. Хәзерге буын, кызганыч, боларны белми. Озын го­мерле булуымны да гел хезмәттә кайнауда, тормыш чыныктыруда һәм оп­тимист­лыгымнан дип уйлыйм.

— 80 яшьлек юбилеегыз ни­чек узды? Иҗат кичәсен үт­кәрергә планлаштырасызмы?

— Өйдә балалар, якыннар, күршеләрне җыеп, Коръ­ән укыттык. Әлегә зурлап уз­дыр­мадым. Һаман да шул пан­демия сәбәпле үт­кәр­мә­дек. Бәлки, апрельдә билгеләрбез, карарбыз.

— Күңелегез 80 яшьне си­зәме икән?

— Сизә шул… Гомер бик кыс­ка икән. Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин: “Чемодан җыя башларга вакыт”, — дип әй­тә иде. Гомер тиз үтте, ди­гән тойгы бар. Кеше, һаман яшәр кебек, ашыга, кабалана. Туктап уйланырга вакыт юк. Сик­сән­гә җиткәч, бераз уйландыра икән.

— Сәламәтлекне ничек кай­гыртасыз?

— Бераз үләннәр белән мавыгам. Җәен төрлесен җы­ям. Сукыр кычыткан, гөл­җи­меш, андыз, бака үләне — бө­тенесе бар. Әремнең кадерен белмибез. Аның сихә­те күп. Чамасын белеп кул­ла­нырга гына кирәк. Киптер­гән үләннәрне башкаларга да бирәм. Та­бигать — дару чыганагы.

 

Хатыным — илһамландыручым”

— Гаилә хәлегез башта җи­ңел булмаган икән…

— Беренче хатыным бе­лән озак тормадык, аерылыштык. Аның белән уртак балабыз бар. Улым Айдар, оныкларым белән бик яхшы элемтәдә. Аннары Сәйденур бе­лән таныштым. Ул Сар­ман районы Саклаубаш авылыннан. Һө­нә­ре буенча укытучы, мә­гариф идарәсендә дә эш­ләде. Диндә. Күңелемдә булса да, үзем дингә тулысынча кереп китә алмыйм. Кызым, киявем на­мазда, аларның ике баласы да шул юлга ба­сып ба­ра. Аллага шөкер, өе­бездә гел дога яңгырый. Хатыным — илһамландыручым.

— Балаларыгыз белән якыннан таныштырыгыз әле. Ничә оныгыгыз бар?

— Балаларыбыз барысы да гаиләле. Иң олысы — Айдар Әлмәттә яши, табиб. Лан­дыш белән киявем Башкортстанның Октябрьск шә­һә­рендә гомер итә. Өч бала үс­терәләр. Ландыш — һө­нә­ре буенча икътисадчы. Тик Ок­тябрьскида эш юк… Әле йорт сала башладылар. Төп­чек улым Булат та Әл­мәттә яши, гаиләле. Барысы сигез оныгым бар. Балалар кайтып-ки­теп йөри.

 

“Авыл тормышы белән яшибез”

— Соңгы арада ниләр яза­сыз?

— Балалар өчен дә иҗат итәм бит әле. Менә монысы җи­ңел түгел. Бү­генге заман балалары бө­тенләй башка. “Тургай” ди­гән трилогия яздым. Аның беренче, икенче ки­табын нәшрият берләштерде, ае­рым итеп чыгармады. Шушы калын китап сатуда бар. “Тургай”ның өченче өлеше ике елдан артык нәш­риятта чират торды. Әле шатлыклы хәбәр җиткерде­ләр. “Тургай”ның өченче китабы да чыгачак, диделәр.

Хикәяләр даими язылып то­ра. Бу арада “Мәйдан”, “Ка­зан утлары” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасы һәм башка чыганакларда басылды. Элек пьесаларны да шактый яза идем. Хә­зер иҗат иткәнем юк. Бү­ген драматургия дә икенче бит. Шулай да яңа­дан пьеса язасым килә әле.

— Үз йортыгыз белән яши­сез. Бакча, кош-корт то­­тасызмы?

— Гомер буе авыл тормышы белән яшәдек, хәзер дә шулай. Бакчада җиләк-җи­меш, яшелчә үстерәбез. Бә­рәңге утыртабыз. Тавык асрыйбыз. Авыл­да рәхәт. Кар көрәүгә хәтле яра­там.

— Гомер буе хезмәттә бул­дыгыз. Пенсиягез зарланырлык түгелме?

— Газга-утка түләргә җи­тә (көлә). Әле тормыш шу­шы ритмда барса, шөкер итәбез. Әллә нинди катлаулы хәл­ләр килеп чыкмасын.

Эш бәяләнү-бәяләнмәү турында сүз чыккач, шуны өс­­тәп әйтәсем килә: хезмәт­нең, хезмәт кешесенең дә­рә­җәсен күтәрәсе иде. 80 яше­мә җиттем. Әгәр эш­ли алмасаң, үзеңне кайсыдыр өлкә­дә реализациялә­мә­­сәң, бу бик начар. Җитештерү өлкә­сендә эшләүче­ләр, әйтик, фер­мерлар, сы­ер савучылар ел­га 365 көн тир тү­гә. Кеше хезмәтенә бәйле үзе турында күбрәк рәхмәт сү­зе ишетсен, бәя­ләү алсын иде. Без яшәгән чорда иң элек авыл кешеләрен язу бу­рычы торды. Хәзер ничек? Концерт яки конкурстан, ниндидер слет­тан башлана. Бөтен җирдә шоу… Ә хезмәт кайда? Аның безгә дәрә­җә­сен күтә­рергә кирәк. Элекке бәяләү юк. Авыл җи­рендә түләү дә аз. Авыр хезмәт гомерне дә кыскарта, психологиягә дә тәэсир итә. Шуларга эчем поша…

Лилия ЙОСЫПОВА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх