“Авыл музеенда мамонт теш казнасы да бар”

Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылында Илсур Касыймов җәйге йортында музей булдырган. Ниләр генә юк монда: кычытканнан сугылган тукымадан алып борынгы китапларга кадәр тупланган.

Илсур абый үзе Казанда яши. Ул шә­һәрдә чакта музей әтисе Рафил абый бе­лән әнисе Руфия апа карамагында. Тик торганнары юк. Рафил абый элек көрәш буенча тренер булып эшләгән, сөбханалла, бүген 80 яшеннән узса да, егетләр ке­бек әле. Үгез асрый, яз көне яшелчә, җи­ләк-җимеш утырта. Озак вакыт Үзбәк­станда яшәгәннән соң, Касыймовлар авылга кайтып төпләнгән. Нәсел җепләре танылган җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Гайнетдин Әхмәровка барып тоташа.

 

— Авыл мәктәбендә укытучы булып эшләдем. Укучылар кимегәч, мәктәпне яптылар. Аның музее бар иде. Экспонатларны ташларга кызганыч, уйладык та, йортыбыз ишегалдындагы верандага алып кайтырга булдык. Авылдашлар үзлә­рен­дә­ге тарихый истәлекләрне бү­ләк итте. Елдан-ел зураеп, җәйге йортыбыз музейга әй­ләнде. Күршем ат чанасы би­рергә теләгән иде дә, куярга урын җитми әле, — ди Ил­сур абый.

Биредә меңнән артык экс­понат. Иң борынгыларының берсе һәм истәлеклесе — күрше Татар Наратлысы авылының мәчет гөмбә­зе бе­лән ае. 1871 елда мә­чет ян­ганнан соң, халык акча җыешып, яңасын салганнар. Ул изге йорт 1953 елга кадәр хезмәт иткән. Совет заманында манарасын киссәләр дә, авыл халкы мәчетне саклап калган. Агачтан эшлән­гән чәйнеккә охшаган борынгы савытлар да үзенчәлекле. Баксаң, аларны сыер сауганда кулланганнар икән. Сөтне борынлы савыттан агызу җайлы булган. Сөлге­ләргә, төрле милләт хатын-кызларының киемнәренә ае­рым урын бирелгән. Мамонт теш казнасына кадәр бар. Аны Илсур абыйның бо­рын­гы бабасы тапкан, ди­ләр. Ул бер метрдан артык бул­ган. Хәзер сакланып калган кисәге музейда урын алган. Наратлы авылыннан Гайнан Са­битовның 1899 ел­гы шә­керт дәфтәре дә тора.

— Җилпуч, кырлы бәләк, агач көрәк… Балалар аларның нәрсә икәнен, ни өчен кулланылганын да белми. Та­­рихны киләчәк буынга җит­­керәсе килә. Камыт, ду­га… Кызганыч, хәзер атлары да бетеп бара. Сабантуйларда чабышырга ат юк, чарасызлыктан мотоблоклар белән ярыша башладылар. Тарихны онытырга ярамый, — ди Илсур Касыймов. Ул якташы, туганы — галим Гайнетдин Әхмәровның тиешенчә өйрәнелмәгән булуына да борчыла.

— 1864 елда туган, мәгъ­рифәтне үстерүгә зур өлеш керткән, “Беренче рус әлифбасы”, “Татарлар өчен беренче кыйраәт китап”ларын язган кеше ул. Туган ягыбызның тарихы белән күбрәк кешене таныштырасым килә, — ди әңгә­мәдә­шем.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

 

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх