Көрәшче Ислам ФӘЛӘХОВ — Алабуга егете. Ул — билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы. Хәзерге көндә Алабуга районын яклап, 70 кг авырлыкта бил алыша. Кайчак Казанның Вахитов районы өчен дә чыгыш ясый. Танылган, шактый җиңүләр яулаган көрәшче булса да, 20-25 кг авырлыкта келәмгә чыккан вакытларын күбрәк сагынып искә ала.
— Көрәшә башлаган чагым гел хәтердә. Һәр ярышка бик нык әзерләнә идем, — ди Ислам. — 23 кг авырлыкта бил алышкан вакыттагы дипломнарым бар. Ул мәлләр күңелдә күбрәк, яхшырак саклана.
“ӨЧ МАШИНА ОТТЫМ”
Радик абый белән Эльмира апа өч балага гомер бирә. Алар белгечлекләре буенча — геологлар. Ислам — гаиләдә төпчек бала. Ике абыйсы бар. Алар да вакытында көрәш белән ныклап мавыккан. Әмма соңыннан ташлаганнар. Шулай да каннарына сеңгән бу спорт төре үзенә чакырып тора, Сабантуйда булса да бил алышуны дәвам итәләр икән. Ислам исә үзен тулысынча көрәшкә багышлаган. Үзе әйтмешли, атнаның җиде көнендә дә ул тренировкада. Җиңүләр шунсыз бирелми!
— Ислам, университетта нинди белгечлек үзләштерәсең?
— Алабугада мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт технология университетына укырга кердем. Магистратурада I курста белем алам. Инженер-технолог булачакмын.
— Көрәшкә килгән чакларыңны искә төшерик әле.
— Балачакта бик актив идем. Мин I сыйныфка кергәндә, мәктәптә көрәш секциясе ачтылар. Берәр спорт төренә йөрсен, дип әти-әни шунда бирде. Әтием — төп җанатарым. Бөтен ярышларыма килә, гел көч биреп тора. Нәселебездә ныклап көрәшүчеләр юк. Очраклы гына бу өлкәгә кереп киттем. Секциягә йөри башлаган көннән көрәш ошады. Ә инде ярышларда җиңү яуларга тотынгач: “Бу спорт — минеке!” — дидем. Беренче тренерым Рәфис Заһидуллин булды. Гимназиядә өч ел аның кул астында шөгыльләндем. Аннары спорт мәктәбенә күчтем, тренерым Рим Кавиев булды. Казанга укырга килгәч, тренер Марат Әхмәдиевка йөри башладым.
— Башта ничә кг авырлыкта көрәшә идең?
— 2005 елларда шәһәр күләмендәге ярышларда 23 кг авырлыкта бил алыштым. Шунда саллы бүләкләр була башлады. Аңа хәтле каләм, китап һәм башка истәлекле бүләкләр ала идем. Аннары Сабантуйларда юрган, суыткыч, кер юу машинасы, скутерлар китте. Хәзер 70 кг авырлыкта көрәшәм.
— Берничә машина отканыңны да хәтерлибез.
— Алабуга районында өч машина оттым! Бездә Сабантуйда призга ике автомобиль куялар. Берсе —
80 кг га хәтле, икенчесе аннан зуррак авырлыктагы көрәшчеләр өчен.
— Тәкәләр дә шактый эләккәндер?
— Санаганым юк. 15 ләп бардыр. Былтыр Сабантуй уздырылмагач, кыенрак булды. Чөнки мәйданга чыгып бил алышасы килә. Аның каравы ярты ел ял иттек һәм бу тәнәфес чорында көрәшне бик сагындым. Күңел гел янып, ашкынып торырга тиеш, шул чакта нәтиҗәләр дә икенчерәк була.
“КҮПТӘН ВАКЫТНЫ ДӨРЕС БҮЛӘРГӘ ӨЙРӘНДЕМ”
— Аерылып торган үз алымнарың бармы?
— Күбрәк тизлек белән эш итәм. Физик яктан да үземне көчсез димәс идем. Әмма, чагыштырганда, тизлегем әйбәтрәк. Аннан физик кына түгел, психологик як та зур роль уйный. Көрәшче келәмгә рухый яктан йомшарып, куркып чыгарга тиеш түгел. Миңа шуның өчен эләккәне дә бар. Үз-үзеңә ышану кирәк.
— Көрәш дәверендә гаделсезлекләр белән очрашырга туры килдеме? Кул селтәргә теләгән вакытлар буламы?
— Гаделсезлек белән һәр спортчы очрашадыр. Бу мине чыныктыра гына. 8-9 яшьләрдә, мәсәлән, мондый гамәлләрне аңламый һәм үпкәли идем. Хәзер гаделсезлек булса да, күз йомам. Барыбер көчлерәк икәнемне исбатлыйм. Ә болай, ямьсез сүзләр әйтеп, көрәшкә кул селтәп китәргә җыенган чакларым юк. Яртышар елга туктап торган вакытлар булды. Әмма ул озын тәнәфесләр имгәнүләр белән бәйле.
— Күңел төшкәндә, үзеңне ничек кулга аласың?
— “Күбрәк шөгыльләнергә кирәк”, — дим дә спортзалга китәм, тагын да ныграк тырышам.
— Синеңчә, көрәшкә нәрсәләр җитми? Яшьләрне спортның бу төренә ничек күбрәк тартырга?
— Иганәчелек җитми. Барыбер күп нәрсә матди якка килеп төртелә. Мәсәлән, “Ак Барс”, “Рубин” командаларына зур иганәчелек күрсәтәләр. Безгә кечерәк оешма иганәче булса да, яхшы призлар мулдан куелыр, яшүсмерләр, яшьләр моны күреп, көрәшкә күбрәк килер иде. Сер түгел, бүләкләр дә кызыктыра бит. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә көрәш бездәге кебек популяр, көчле түгел. Андагы егетләр дә кызыксынып тартылыр иде.
— Тренировкаларга атнага ничә көн йөрисең? Вакыт җиткерү кыен түгелме?
— Атнасына җиде тапкыр. Мәсәлән, дүшәмбе — көрәш, келәмдә тренировка, икенче көнне — тренажер залда, өченче көнне тагын келәм. Шимбә футболга йөрим, якшәмбе бассейнга барам. Бер көн дә спорттан туктаганым юк. Вакыт ягына килгәндә, I сыйныфтан бирле йөргәч, графикны көйләргә, дисциплинага күнеккәнмен. Спорт, гомумән, күп нәрсәгә өйрәтә: вакытны да тигез бүләсең, ихтыяр көче дә булдырасың, режим да…
“МИҢА АКТИВ ЯЛ ОШЫЙ”
— Көрәштән тыш, ниләр белән кызыксынасың?
— Күп вакыт укуда уза. Аңа да зур игътибар кирәк. Сәяхәт итәргә яратам. Бүгенгә кадәр унлап илдә булдым. Миңа актив ял ошый. Футбол, хоккей, волейбол уйнарга яратам, тау чаңгыcында шуам, парашюттан да сикерәсе килә. Канымда адреналин кайный (көлә).
— Күңелеңне яулаган кыз бармы?
— Гаилә корырлык кызны очратасы килә инде.
— Көрәшчеләргә һәм көрәш сөюче тамашачыларга нинди теләкләр җиткерер идең?
— Сәламәтлек телим. Көрәшчеләр, бер-беребезне хөрмәтләп яшик! Келәмдә көндәшләр булсак та, көндәлек тормышта дуслар бит без. Россиянең кайсы төбәгенә барсак та, каршы алучы таныш көрәшчеләребез бар. Үзебез дә шулай җавап кайтарабыз. Танышып, аралашып яшәргә, бер-беребезне онытмаска кирәк!
Лилия ЙОСЫПОВА.