• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“Өйдә тик утырсаң, җиңүләр булмый!”

“Өйдә тик утырсаң, җиңүләр булмый!”

Чүпрәле районы Зур Аксу авылында яшәүче Петр МУСКАТИНОВ исеме спорт сөючеләргә яхшы та­ныш. Ул — чаңгы ярышлары һәм армспорт (армрестлинг дип тә йөртәләр, өстәл өстендә бер кул бе­лән махсус кагыйдәләр буенча көрәш) буенча Россия чемпионы! Коточкыч зур фаҗигагә тарып та, үзендә яшәргә көч тапкан, югары нәтиҗәләргә ирешкән ул! Хәзер Петр спорттан башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Алда — тагын да югары үрләр, зур максатлар.

— Хәзер сентябрьдә Грузиянең Батуми шәһәрендә узачак дөнья чемпионатына әзерлек бара. Мин гел тренировкада, — ди спортчы.

 

Петр Мускатиновка 40 яшь. Башкалар кебек, аның да балачагында хыяллары зурдан була. Тик бөтен те­ләк-өметләрен җәй­нең бер кө­­не хәл итә. Барлык хыялла­ры челпәрәмә килә. 10 яшь­лек малай урманда бозаулар эзләп йөр­гәндә мылтык корбаны бу­ла. Кем эше? Бу хәл ничек булган? Сорау­лар бү­ген дә җавапсыз… Яд­рә умыртка баганасын за­рар­лый, Петрның ике аягы да хәрәкәтсез кала. Шул көн­нән ул инвалид коляскасында.

— Петр, балачакта кем бу­лырга хыялландың?

— Спортчы!

— Алайса, хыялларың чын­га ашкан икән!

— Йөз процент.

Әнә шулай башланды әң­гә­мәбез. Физик яктан сәламәтлегенә зур зыян килсә дә, теләкләренә болар кир­тә ясый алмаган. Петр — оп­тимист ир-ат. Фаҗигале көн­нәр турында искә төшерергә яратмый. Ә спорт хакында аның белән сәгатьләр буе әңгәмә корырга мөмкин.

— Аяклар йөрми дип, кө­не-төне тик ятып булмый бит. Кулларымны эшкә җиктем, башта, көч керсен, чыныксын дип, тренировкаларны өйдә генә ясадым, — ди Петр. — Гер күтәреп чыныга башладым. Мәрхүм әтием тур­ник ясады. Хуҗалык эшләрендә дә булышырга тырыштым. Авыл җи­рендә хез­мәт һәркемгә җитә. Аннары район үзәгендәге спорт залына йөреп, ныклап шөгыль­ләнә башладым. Тренерым — Казаннан Равил Мәсхут улы Галиуллин.

— Беренче ярышлар турында искә алыйк әле.

— Сабантуйларда турникта күтәрелдем. 50 шәр мәр­тә­бә тартылдым. Районда ал­дынгы урыннарны алып бардым. Бу миңа физик кы­на түгел, рухый яктан да көч өс­тәде. Өй шартларында кулларны чыныктырып, арм­спорт буенча Татарстан чем­пионатында катнаша башладым. Соңрак чаңгы ярышлары китте. Төрле вакыт булды. Күңелгә: “Әй, җит­­те, туктаргадыр”, — ди­гән уйлар да кергәләде. Аннан кабат үземне кулга алып, тагын дәвам иттем. 2015 елда Татарстанда узган армрестлинг буенча чем­пионатта 1 нче урынны алдым. Шуннан соң Россия чемпионатында катнашып, алдынгы урыннар яу­лый башладым.

— Мондый нәтиҗәләргә ни­чек ирешеп була?

— Бикләнеп өйдә утырмаска! Алай үзеңне җиңеп булмый. Җиңүләр яулау өчен, хәрәкәтләнергә, тырышырга, көч куярга кирәк.

Петр тик утырырга яратмый. Спорттан тыш, аңа ­та­би­гать кочагында булу ошый. Гөмбә, җиләк җыярга, балыкка йөрергә ярата. Гаиләсе дә шундый. Машинаны да үзе йөртә. Бер эш­тә дә кешедән ярдәм көтеп утырмый.

Петр спортта гына түгел, тормышта да зур җиңү­ләр­гә ирешә. Бүген аның иң зур бәхете — түгәрәк гаиләсе! Хатыны Анжелика белән туган авылында клубта та­ныша ул. Гаилә кору бәхетенә ирешә. Кыз ягы баштарак каршы булып карый. Әмма аларның мәхәббәтен аңлап, мо­ның белән киле­шәләр.

— Балаларың да үз эзең­нән бара икән?

— Анжелика бе­лән ике ул үстерәбез. Ни­ко­лай да, Владимир да спорт белән кызыксына. Олысына 10 яшь тула. Чаңгы һәм бадминтон белән ныклап мавыга. Улларымның вакытны бушка ­уздырмауларына куа­нам. Спорт белән чыныгып үс­сен­­нәр! Башкаларга да шу­ны киңәш итәм!

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru