Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына беренче баруым түгел. Зур сала ул. Анда яшәүче халык бернинди заман җилләренә бирешмәгән — кем кайсы өлкәдә булдыра ала, шунда үз эшен ачкан. Эшмәкәрлеккә кереп китмәүчеләр исә авылдашларына эшли. Җәй көне җиләк, гөмбә җы­еп сатып та матди хә­лләрен яхшырталар.

 

“Кечкенәдән бәйлим”

Балык Бистәсе — шәл бәй­­ләү белән дан казанган як. Бүген дә бу шөгыльне дә­вам итүчеләр шактый. Тик соңгы елларда шәлгә сорау ки­мегән. Ә Дания апа Хөс­нетдинова әле дә йон эрли, бәйли, сәйләннән картиналар ясый… Ә өендәге гөл­лә­ре! Гөлбакча диярсең! Хәт­та ананас та үсә.

— Тәме кибетнеке кебек булды, — ди.

Ананасны утырткач, җи­меш бирсен дисәң, өч-дүрт ел көтәргә кирәк. Җәй көне бакчага яки теплицага чыгарып утыртсаң, тизрәк тә үсә икән.

— Ананасны ашагач, яфраклы ягын кисеп алып, чүл­мәккә утырткан идем, шуннан үсеп китте, — ди Дания апа. — Бик озак үсә ул. Минем сабырлыгым җитте. “Булмый бу”, — дип чыгарып куймадым. Ул икенче җимешен 2019 елда ук бирергә тиеш иде. Урамга чыгарып куярга вакытым булмады. Ә аңа җәй көне урам һавасы кирәк. Ике ай шулай чәчәк­ләрем арасында яшәде ана­нас. Аннан соң тәрәзә төбе­нә кертеп куйдым. Күп­медер вакыттан соң чәчәге күренә башлады. Менә хәзер җимеше үсеп утыра.

Дания апа әйтүенчә, ананас нәзберек җимеш түгел. Суын да башка гөл­ләр­гә сипкән кебек сибәсе, артык тәрбия кирәкми. Җи­меше­нең тәме кибетнекеннән бер дә аерылмый икән. Зурлыгы исә сатудагы ананаслардан бераз кечерәк.

— 2019 елда хаҗга барган идем. Шунда да күзәтеп йөрдем. Анда бер кибет төбендә гөл савытында утыра иде. Кышка ананас бирә торгандыр инде дип уйладым, — ди Дания апа. — Гөл­ләр, яшеллек яратам. Кая гы­­на барсам да, яңа үсемлек алып кайтам. Тик быел гөлләрем авырды. Аш­лама булсын дип, банан кабыгын әчетеп, гөлләргә сиптем. Шу­­лай киңәш бир­гән­­нәр иде. Файда урынына зыян булды — күп гөлемнең яфрагы коелды. Үзем гаепле: кибеттә сатыла торган бананны агулауларын аң­лыйм бит югый­сә. Уйлап бетер­мә­гәнмен…

Әйткәнемчә, Дания апа бәй­ли, сәйләннән картиналар ясый. Соңгысын кибет­тән сатып ала. Табигать, мә­чет, йорт сурәтләре… Әзер рә­­семгә номер буенча сәй­лән­нәр ябыштыра. Андый картина ясаучылар белә: бик вак, четерекле эш ул. Ә бәй­ләүгә килгәндә, нәсел­дән калган борынгы шө­гыль бу.

— Без алты бала — биш кыз, бер малай үстек, — дип сөй­ләде Дания апа. — Әни барыбызга да күлмәк­ләр те­геп кидертте. Әтием оста итек басучы иде. Ул ал­ты ба­ласына да итек басып бирде. Бик авыр елларда да яланаяк, өс киемсез йөр­­мә­дек. 8-9 яшьләремдә әни­гә ия­реп бәйли идем. Йон эр­ләр­гә дә яшьли өй­рән­дем.

Дания апа бүген дә йон эр­ли, оекбашлар бәйли. Шу­ның өчен сарыклар тота.

— Йон оекбашларны ба­ла­ларыгыз кияме?

— Юк шул, хәзер бик ис­лә­ре китми. Аллага шөкер, ике улым да гаиләләре бе­лән авылда яши. Җиде оныгым бар. Алар кечерәк чагында кия иде, хәзер кибет­тән алалар.

Оныклар күңелен күрим дип, Дания апа кибет йо­нын­нан да башмак, бияләй бәй­ли икән.

— Бүләккә дип тә бәйлим, ку­накка чакырсалар да алып барам, — диде хуҗабикә.

Сарык йоны дигәч, искә төште: дәү әни аны тез башына бәйләп куя, яз-көзен га­лош төбенә сала иде. Имеш, шулай эшләсәң, аяк авыртуы бетә…

— Әйе, авырткан җиргә ка­ра сарык йонын куйсаң, яр­дәм итә. Әле дә шулай эш­лим, — диде Дания апа.

— Ак йон ярамыймы?

— Кара сарык йоны файдалы, диләр. Әбиләр­дән шулай калган. Гомер буе сарык асрадым. Әле дә тотам, Аллага шөкер. Арада бер кара сарык була. Быел да кара бәрән туды…

— Алайса, шуңа да кызлар кебек йөрисез?

— Сарык йонының да фай­дасы бардыр (елмая). Эш белән онытылып йөрим. Җәй көне бакча эшләренә чу­мам, балаларга ияреп, җи­ләккә барам. Кайнатма, күп итеп как ясыйм. Кышын тик тормаска дип, әнә шулай кул эшенә утырам.

 

Хыял, максатлар белән яшәү…

Дания апаның язмышы шактый гыйбрәтле: яшьтән тол калып, ике улын ялгыз үс­­тергән ул. Акыллы, тәр­тип­ле балалары укытучы һө­нә­рен үзләштергән.

— Яңа Чишмә районының Зирекле авылына килен булып төштем, — дип дәвам итте әбекәй. — Ун ел яшә­гән­­нән соң, ирем үлде. Ни ди­сәң дә, чит җир бит, туган авылыңда бөтен кеше сине бе­лә, туганыдай якын итә. Шу­ңа уйладым да, 9 һәм 6 яшь­лек улларымны алып, туган як­ка — Олы Елгага кайт­тым. Бер көн эшсез тормадым. Ба­лаларым да бик тырыш бул­ды. Ирле гаилә­ләр­дән ким яшәмәдек, Аллага шө­кер.

Дания апа күптән намазда. Шуңа да күкләр та­­ра­фыннан бирелгән һәр сы­нау­га шөкрана итә ул.

— Аллаһы Тәгалә, сынауларның күтәрә алган кадәрен генә бирермен, дигән бит. 1989 елда, янгын чыгып,  бернәрсәсез калдым. Яңа­дан йорт салып чыктык. Ул­ла­рым, авыл халкы ярдәм ит­­те. Әйтәм бит, Аллаһы Тә­галә ташламый ул.

2019 елда Дания апа хаҗ кылып кайткан. Бу аның күп­тәнге хыялы булган. Изге җир­гә бару якынча 200 мең сум­га төшкән.

— Тагын барасым килә, — ди әңгәмәдәшем. — Хаҗдан ниндидер бер җиңеллек бе­лән кайттым. Йортта сеңлем калды. Мал-туар, гому­мән, бернәрсә турында уй­ла­мадым. Башка дөньяда йөр­гән кебек булдым. Ул халәтне сөйләп аңлату мөм­кин түгел…

Ә хәзер иң кызыгы! Хаҗга акча туплау өчен, Дания апа көн саен иртән торып, җи­ләк җыярга барган. Башта — каен, аннан җир җиләге…

— Безнең якларда җиләк күп. Иренмәгән бөтен кеше җыя. Артыгын саталар. Авыл аша Казан юлы уза. Каен җи­ләге уңган елны шактый акча эшләргә мөмкин — бәясе кыйммәт.

Дания апа күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Шул исәптән бакча җиләге дә. Аны да сата икән.

— Улларымнан күреп, мин дә шулай эшли башладым. Аларның бәрәңге бакчасында бакча җиләге үсә, сатуга дип әзерлиләр. Улларым ба­зар шартларында яшәргә яраклаштырды, — дип елмайды Дания апа.

Быел аңа 68 яшь тула. Әл­лә никадәр план-максатлар бе­лән яши. Әйтергә онытканмын: Олы Елганың үзе кебек актив тормыш алып баручы өлкәнрәк хатын-кызлары бе­лән ел әй­лә­нәсе төрле сәя­хәт­ләргә баралар: Казан, Бол­гар, Зөя — берсе дә калмаган. Ә сез картлык дисез!

Дания апа, сезгә саулык, озын гомер телибез. Янәшә­дә мондый Ак әбиләр булганда, яшьләр дә итәк-чабуын җыя.

 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх