“БАКЧАДА ФУНДУК АГАЧЫНА КАДӘР ҮСТЕРӘБЕЗ”
“Агач — җимеше белән, кеше — эше белән”, — ди татар халык мәкале. Әлеге сүзләр Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мирсаиф Бадиковка тулысынча туры килә. 46 ел элек Казанда агроном белгечлегенә укый. Әлеге һөнәргә гомер буе тугры кала. Лаеклы ялга чыккач, бөтен вакытын, көчен бакчачылыкка багышлый. 30 сутый җирендә нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш, куак, агачлар үсми. Шуңа да кыш айларына кергәч, хатыны Нурисә апа белән бераз моңсуланып калалар. Эш сөючән Бадиковлар ел буена кирәкле энергияне иртә язда җылы яктан кайткан кошлардан, беренче бөреләрдән һәм үсеп чыккан чәчәкләрдән ала.
— Җирне ярату әтием Миргасыймнан килә, — дип сүз башлады яңа танышым. — Ышанасызмы, юкмы 1960 елда ул безгә зур карбызлар үстереп ашатты. Шактый вакыт үтсә дә, тәме әле дә авызда тора. Хәзергесе көндә гаиләбез белән кура җиләге, карлыган, чия, алма, 10 төрле сорт виноград, 15 төп кара бөрлегән, 8 төрле фундук агачына кадәр үстерәбез. Кар ачыла башлауга, бакча җиләге (виктория) үсентеләрен сатарга керешәм. Быел гына 1 мең төп бар. Халыкка сыналган, тәмле сортларны (мәсәлән, “Гигантелла”, “Кимберли”, “Марышка” кебек уңдырышлыларын) тәкъдим итәм. Өшемәсен өчен, аларны җиргә тирән итеп әйбәтләп күмдек. Узган ел коры килгәнлектән, уңыш төрлечә булды. Заманча җиһазлар сатып алып, су сиптергечкә кадәр урнаштырырга туры килде. Алма уңышы аеруча сөендерде. Бер зур йөк машинасы алманы бозауга ашаттык.
— Ишегалдыгыз җәннәт бакчасын хәтерләтә. Моның өчен күп тырышлык, зур хезмәт кирәктер?
— Гадәттә, бөтен эшне хатыным белән алып барабыз. Кайчагында балаларыбыз Ленар белән Миләүшә дә кайтып ярдәм итә. Бакчабызга күз тидергән вакытлар да булды. Әйтик, чит кешеләрдән соң чәчәкләр шиңеп, саргаеп бетте. Үзебездән артып калган уңышны, гадәттә, базарда сатам. Халыкка лекцияләр укыган вакытлар да бар. Әгәр кешенең теләге көчле икән, күпчелек җиләк-җимешне безнең якларда да үстерергә була.
— Заманында сез асраган “Холмогор” токымлы казларны хәтта ераклардан килеп алганнар дип әйтәләр…
— Күп еллар элек 4 ана һәм 2 ата казны ерак Белгород шәһәреннән кайтарткан идем. Барлык ана кошлар да бәбкә чыгарды. Иң азы — 6, иң күбе 16 булды. Алар — зур булып үсә торган казлар. Итләре бик тәмле. Киров, Удмуртия, Мәскәү өлкәсеннән казларны үрчетергә дип алып киттеләр. Аларның берсе, гадәттә, 3-4 мең сум йөри.
Мирсаиф Бадиковка 68 яшь булса да, әле егетләр кебек. Табигатьне ярата, күпчелек вакытын саф һавада уздыра. Үләннәрнең шифасын күрәм, ди. Килгән кунакларны үзләренең бакчасында үскән, экологик яктан чиста груша, виноград, фундук чикләвеге белән сыйлый. Хатыны Нурисә апа да, гаилә башлыгы кебек, гади, эчкерсез. Сарманда күп еллар финанс өлкәсе буенча хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач, мендәр тышлыгы чигә башлаган. Дөрес, аңа суыклар башлангач кына чират җитә икән. Чөнки җәй буе кайнатма әзерләү, компот ябу белән мәшгуль. Мирсаиф абый соңгы елларда үзе үстергән виноградтан шәраб ясый башлаган. Көнгә берничә аш кашыгы эчәргә табиблар киңәш иткән. “Файдасын сизәм”, — ди бакчачы. 5 баш умартасы бар. Мунчадан соң бал белән рәхәтләнеп чәй эчәләр.
Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Заманасы никадәр катлаулы булмасын, алардан бер зар сүзе ишетмәссең. Грантлар алмаганнар, әмма күңелләренә рәхәтлек бирә торган шөгыльне ташларга җыенмыйлар. Тырыш, максатчан бу гаиләгә алга таба да уңышлар телибез. Тапкан малларының рәхәтен күреп, алга таба да күрше-тирәгә үрнәк булып яшәргә язсын!
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.