Бүген, 1 февральдә, Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВка 65 яшь тулды. Чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез. Иҗатыгыз безне һәрчак сөендереп торсын, сәламәтлек телибез.
Аның һөнәрләрен бармак белән генә санап чыгарлык түгел. Язучы, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, бакчачы, спортчы, тагын бик күп талант иясе ул. Хәзер Татарстанның китап нәшриятында эшли. Шул ук вакытта тыйнак, серле. Шәхси тормышына журналистларны кертергә ашыкмый. Бәхет тынычлык ярата, ди. Шулай да рәхәтләнеп ачылып сөйләштек әле үзе белән. Галимҗан абый иҗаты, гаиләсе, киләчәккә планнары турында уртаклашты.
“КУШАМАТЫМ “ҖЕН” ИДЕ”
— “Чын дивана кебек яшим менә, бер шашынып үксим, бер көләм”… Галимҗан абый, бер шигырегездә шулай язган идегез. 65 яшьне каршылаганда нинди хисләр кичерәсез?
— Кечкенәдән кушаматым “җен” — әйбәт мәгънәсендә, Галим-җен. Диваналык, ягъни хыялыйлык күңелдә һәрчак бар инде, тик ул миңа ярдәм итә, мин аңа рәхмәтле. Безнең Башкортстанның Дүртөйле районы миллионер колхозлары, уңдырышлы җирләре белән данлыклы иде. Авылда калып, менә дигән уңышка ирешкән булыр идем, мөгаен. Әнә шул хыялыйлык мине Казанга алып китте.
Дүрт малай үстек. Мәктәптә укыганда, актив спортчы, мәдәни чаралар оештыручы булсам да, бик тыйнак, юаш идем. Ә басынкы, ялгызлык яратучы кеше көндәлек, шигырь белән мавыга. Әле дә хыялый мин. Зур компанияләр яратмыйм. Үз дөньямда яшим.
V-VI сыйныфларда укыганда ук, язучы булам, дип карар кылдым. Мин Шәехзада Бабич авылыннан — Әсәннән. Безнең сыйныфта аның музее бар иде. Стенада таныш сурәт, шагыйрьнең үз кулы белән язган шигырьләре. Әнә шул дөньяда яши башладым. Бабич гипнозы беренче шигырьләремне язарга этәрде. Гомумән, авылыбызда шигырь язучы күп. Халык аралашканда да рифмалаштырып сөйли. Әнкәй дә җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр чыгара иде. 2-3 яшьләрдә мине тезендә сикерткәндә аның такмагына такмак белән җавап биргәнмен. Карт инәйләр: “Бабич булыр бу”, — дип сөя торган булган. Очучы булырга да теләдем. Әмма бик иртә күзлек кидем.
— Әти-әниегез әдәбиятка тартылуга каршы килмәдеме соң?
— Әти-әнигә мине аңлаганнары өчен рәхмәт. Әти — ятимлектә үскән, турысын әйтә торган, кырысрак кеше, һөнәрче. VIII сыйныфта укыганда әнкәй аңа: “Галимҗан шигырь язу белән мавыга”, — дигән. Әти кайтты да: “Әйдә, киттек!” — ди. Кая алып бара дисәм, район газетасы редакциясенә алып керде. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән Сәлимов фамилияле абыйның әйткән сүзләре әле дә исемдә: “Иҗат орлыгы төшкән туфракка асфальт җәйсәң дә, ул шытып чыгачак! Синең иҗат та, каршылыкларны җиңеп, үсәргә тиеш”. Шуннан соң тагын да дәртләнеп иҗат итә башладым. Шигырьләрем район газетасында, “Яшь Ленинчы”да басылды. Мәктәпнең Шәехзада Бабич премиясен дә беренче булып миңа бирделәр.
— Бөтен җанрда да иркен иҗат итәсез, шулай да кайсы күңелгә якынрак?
— Бүген үземне прозаик дип саныйм. Һәрхәлдә, прозаик булганчы, шактый баскычлар үткәнмен. Әсәрдә моң, ритм булсын өчен, лирика, шигъри аһәң бик мөһим. Конфликт корырга өйрәнү өчен, драматургия алымнарын яхшы белү кирәк. Ихласлык балаларга багышланган иҗаттан ягыла. Ә инде фәндә, тәнкыйтьтә, әдәбият белемендә чарлану миңа прозада өр-яңа иҗадый стиль, хәтта жанр тудырырга ярдәм итте. Мифологияне өйрәнү образлар системасын ныгытты. “Тозлы яңгыр” повесте белән мин, үзем дә сизмәстән, татар әдәбиятында яңа прозага нигез салырга омтылганмын… Әдәбиятка заманча фикерләү, әдәби интрига, серлелек кирәк иде.
“АК СИХЕР ДӘ БУЛА”
— “Албастылар” әсәре татар әдәбиятында беренче фэнтези буларак кабул ителде. Аның дәвамы булачакмы?
— Эшкә барганда, троллейбуста йокымсырап китеп, төштә “Албастылар”дагы төп героем Хәлимнең язмышын күрдем. Ике ел уйланып йөргәннән соң, әлеге әсәр язылды. Әдәбиятта, чынлап та, мифологик образларга, символларга корылган мондый алым юк иде. Баксаң, бу безнең чын тормыш булып чыкты. Юлыңдагы кеше, тормышыңдагы вакыйга — берсе дә очраклы түгел. Язмышның һәр адымында сер бар. “Албастылар” басылып чыкканнан соң, аның дәвамын язуымны сорап, 500 ләп хат килде. Үземдә рухый көч табып, тагын ике бүлек яздым. Әмма укучылар янә дәвам итүне таләп итте. Хәзер менә икенче китап язылып бетте. Аллаһ кушса, ул быел басылачак. Монысы укучыны тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итәр, чөнки анда халкыбызның аянычлы фаҗигасе, Казан ханлыгының канлы тарихы чагылыш таба. Аянычлы булса да, өметле, якты тарих. Гомумән, әсәрләрнең аяныч төгәлләнүен яратмыйм. Мин — романтик. Геройларым төпсез тау тишегендә дә бер ут яктысы күрергә тиеш.
— Илһам кайчан килә?
— Бервакытта да әсәрне тоташтан язмыйм. Вакыт та җитми, гел 3-4 эштә эшләдем, “Албастылар”ны да электричкада бакчага йөргәндә тез өстендә яздым. Тиз язам, тик озак уйлыйм, әсәрне башымда тудырам. Әсәрләремдәге вакыйгаларның 99 %ы уйлап чыгарылган, ләкин бер геройда берничә кеше язмышы җыелган!
— Сихергә ышанасызмы, ничек сакланасыз?
— Гомер буе магия, мифология мирасы тупладым. Экстрасенслык сәләтем дә бар. Әмма беркайчан да сихерчеләргә йөрмәдем. Ак сихер дә була. Аларын “йола” дип атыйк. Әйтик, кешенең башы авырта икән, аркасыннан, башыннан сыйпарга кирәк. Элек әбиләр урамда баланың аркасыннан кагып, башыннан сыйпап уза иде. Алар шул рәвешле шифалы энергияләре белән бүлешкән. Туганнар, дус-ишләр кул кысышып, арка кагышып исәнләшә. Бик мәгънәле һәм шифалы гамәл. Кызганыч, бүген кара сихер күп. Бозымнан сакланыр өчен догалы булу кирәк.
— Әниегез Нәзилә апаның хәле ничек?
— Әнкәемә 92 яшь. Әсәндә яши. Ике энекәшем аңа якын гына торалар. Янына еш кайтабыз. Өе шәһәрчә көйләнгән. Әнкәй тавыклар, эт, мәче асрый. Җәен берәр айга безгә килә. Әнкәйне Ак әби дип йөртәләр. Авылның иң өлкән кешесе ул.
“ИСКЕ ӘЙБЕРЛӘР ҖЫЯМ”
— Хатыныгыз Гөлнур апа белән ничек таныштыгыз?
— Университетта укыганда, II курстан соң төзелеш отрядында эшләгәндә таныштык. Мин — төзүче, ул ярдәмчем иде. Бервакыт эшләгәндә корт чагып, Гөлнур нык авырды. Кечкенә генә кызны берәр чакрым күтәреп кайттым. Бер күтәргән кешене төшерәсем килмәде. Ике ел очраштык та,
V курста укыганда өйләнештек. Эштән курыкмадым, вагон бушатырга да туры килде, каравылда да тордым, урам да себердем. Гөлнур белән гомер итә башлавыбызга 44 ел була. Арабызда төчеләнү юк, әмма аңлашу бар. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Олысы — икътисадчы, кияүдә. Өч оныгыбыз үсеп килә, олысына инде 18 яшь. Институтта укый. Кызганыч, киявебез Айдар 45 яшендә кинәт үлеп китте. Хәзер мин — оныкларым өчен әти дә, дәү әти дә. Икенче кызым милли китапханәдә эшли. Менә анда язучылык сәләте сиземләнә.
— Иҗаттан тыш нәрсә белән шөгыльләнәсез?
— Биектау районы Инеш авылында үз йортыбыз белән яшибез. 7 тавыгым бар. Үзең җим биреп ашаткан тавыкның йомыркасы да үзгә. 15 сутый җиребездә барысы да үсә. Чия, кура җиләге плантациясе дә бар. Карлыган, алмагач, яшелчә, җиләк-җимеш, теплицада кавыннар өлгерә. Гөлнур кайнатма, салат, компот әзерли. Йорт астындагы базга ел саен меңгә якын банка әзерләп куела. Аны күчтәнәчкә дә бирәбез, үзебез дә рәхәтләнеп ашыйбыз. Элек йөгерә идем, хәзер күбрәк җәяү йөрим. Оныкларым да спортка битараф түгел. Бергә футбол уйныйбыз, походка чыгабыз.
— Сез иске әйберләр дә җыя идегез бит?
— Әйе, күп әйбер җыям. Хыял белән азарт бирә бу гамәл. Кызыксынасың, өйрәнәсең, фикерләрне тәртипкә саласың. Балалар кечкенәдән нәрсә булса да җыю белән мавыгырга тиеш дип саныйм. Үзем иске акча, чит ил акчалары, маркалар җыям. Курай коллекциясе, гармуннар бар. Төрле халыкның 30 лап хәнҗәре, кылыч-пычагы җыелды. Символик рәвештә кечкенә генә музей да булдырдым. Анда элекке замандагы көнкүреш кирәк-яраклары урын алган. IX гасырга караганнары да бар. Ул әйберләрне әти туплый башлаган булган. Борынгы кулъязмалар җыям, аларның бер өлешен дәүләт архивына тапшырдым. Чигүле тастымаллар да күп. Әнкәйдән өйрәнеп, үзем чиккәннәре дә саклана. Пионер галстуклары, каләм-дәфтәр, кара савыты дисеңме? Шул заман турында оныкларга сөйлим. Үз тарихым үзем белән.
— Киләчәктә укучыларны нинди әсәрләр белән сөендерәчәксез?
— Ниһаять, быел ике романымны төгәлләдем. Аның берсе — “Бабич”, икенчесе “Шайтан коткысы” дип атала. Соңгысы әдәбиятта өр-яңа әйбер булачак. Бу әсәрдә мине, бәлки, яңа яктан ачарлар. Роман җирдә коткы таратучы Иблиснең кайда яшәвен ачыклауга багышланачак. Серен ачып бетермим. Иҗадый серләр дөньясында очрашырга язсын!
Эльвира МОЗАФФАРОВА.