Аларның ишегалдында розалар чәчәк атып утыра. Ә лимоннар сап-сары булып җитешкән. Кыш уртасы икәнен исәпкә алмасам, болар гаҗәп булмас иде. Буада яшәүче Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның кышкы бакчасын күреп шаккаттым! Ләкин гаҗәпләнүләр моның белән генә бетмәде…
“Туфан Миңнуллин ярата иде”…
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов республикада танылган кеше — СССР Югары Советы депутаты булган. 1989 елның 17 октябрендә Кремльдә СССРның соңгы Президенты Михаил Горбачевка шактый кискен сорау биргән кеше. Ул чакта аны күпләр истә калдыра. Шулай ук “Союздаш һәм автономияле республикаларның икътисадый һәм социаль үсеше турында”гы Законны кабул итүчеләрнең берсе, шушы комиссиянең рәисе. Закон СССР субъектларының вәкаләтләрен киңәйтүгә юл ача.
Мөхәррәм абыйга 75 яшь тулган. Хатыны Гөлфия апа белән икәү гомер кичерәләр, балалары читтә яши.
— Пандемия башланганнан бирле өйдә утырабыз. Балалардан башка берәүнең дә йортка аяк басканы юк иде әле, сиңа искәрмә, — дип елмайды хуҗа кеше.
Ялт иткән ишегалдына күз төшереп:
— Болын кадәр йортны, ишегалды, бакчаны тәртиптә тоту өчен күп көч кирәктер. Үзегез генә эшлисезме? — дим.
— Хатыным белән җәй буе бакчадан кермибез, кышын кар көрибез. Эшсезлектән интекмибез. Тик ятсаң, чирлегә әйләнәсең бит.
Мөхәммәтҗановларның ишегалдындагы кышкы бакчаны күреп шаккаттым. Анда нинди генә гөлләр, үләннәр юк! Сап-сары лимоннар җитешкән, ак, кызыл розалар шау чәчәктә.
— Берничә ел элек кыяр-помидор да өлгереп утыра иде, хәзер кышын чәчәкләр генә үстерәбез, — диде хуҗа кеше. — Хатын белән хоббиебыз бу. Шушы кышкы бакчада истәлекләр дә язам, иҗат итәр өчен әйбәт урын.
Заманында әлеге йортка язучы Туфан Миңнуллин да еш кайткан. “Шушы кышкы бакчада миңа бер почмак җитә, язарга рәхәт монда”, — ди торган булган.
— Туфан Миңнуллин белән 1989-1991 елларда СССР халык депутаты булдык, — дип, ул чакларны искә алды Мөхәррәм абый. — Шунда якыннан аралашып, дуслашып киттек.
Мөхәррәм ага белән бөтен нәрсә турында сөйләшеп була: икътисад, сәясәт, тарих, экология, бакчачылык… Һәр нәрсәгә үз карашы бар. Үзе әйткәндәй: “Гомер буе агымга каршы барган”. Тумышы белән Буа районының Күл Черкене авылыннан ул. 32 яшендә районның “Искра” колхозы рәисе итеп билгелиләр. Колхозны әҗәттән тартып чыгарып, алдынгылар рәтенә куйганы өчен, 1987 елда аны Татарстанның колхозлар Советы рәисе итеп сайлыйлар. Шуннан ул икътисад фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклый. Аннан исә СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана…
— Алга карап эш йөрттем, — диде Мөхәррәм абый. — Шуңа да карабодай заводы ачарга уйладым. СССР карабодай игү буенча дөньяда беренче урында, ә безнең якларда аны сатып алу бер проблема иде. “Искра” хуҗалыгына рәис булып килгәч тә, колхоз складында аунап яткан иске ярма яргычларын күрдем. “Раскулачивание” чорыннан калган җайланмалар иде ул. Шуларны сипләп төзәтеп җибәргәч, карабодай тарттырып карадык. Эшли! Шулай итеп “Искра” карабодай игү буенча фәнни җитештерү системасына әйләндек. Ә 1988 елны карабодай эшкәртү буенча “Зөя” ябык акционерлык җәмгыяте төзедем. Заманча завод ясадык. Һәм тиз арада республикада карабодай игү буенча зур оешмаларның берсенә әйләндек.
Заводта карабодайдан кала борчак, солы кебек культуралар, ярмалар ярганнар. Кыска вакыт эчендә дистәләгән гаиләне эшле иткән зур оешмага әйләнгән ул. Шул чорда Буада яңа бер урам барлыкка килгән. Аны бүген дә халык “Мөхәррәм урамы” дип йөри. Җитәкче, карабодай заводы хезмәткәрләре өчен бушка йортлар салдыра. Мөхәррәм абый бүген үзе дә шул урамда гомер итә.
Татар блогеры
Җәйге бакча дигәнем — зур теплица, җылылык кертелгән. Кара көзгә кадәр кыяр-помидорлар өлгереп утыра икән. Әле һаман узган елгы помидор ашыйлар. Хуҗа белән кышкы бакчаны карап йөрибез.
— Биредәге иң өлкән агач-гөл — лимон бу, — диде Мөхәррәм абый. — 1985 елда аны элекке сыегайтылган газ базасы директоры Анатолий Захаров биргән иде. Биш төп иде, берсе генә үсеп китте. Мин утыртканда лимон чәчәктә иде, димәк, үсемлеккә дүрт-биш ел дигән сүз. Шулай булгач, бу агач-гөлгә кырык елдан да ким түгел. Ел саен 10-12 кг лимон бирә. Авырлыклары төрлечә була, нигездә, 400-500 граммлылар. Килога кадәр җиткән лимоннар да булды. Сорты буенча Павлов лимоны булырга охшап тора. Төркиядән Павлово на Оке шәһәренә кайтартылган дип укыдым. Өйдә үстерелә торган цитруслылар арасында дөньяда иң танылганы. Яз башында чәчәк атып, бүлмәгә хуш ис таратып утыра. Лимоны өлгергәч тә хуш исле була. Әлеге агачның икенче үзенчәлеге — үзенең эфир майлары белән һаваны микроблардан чистарта. Лимон агачын үстерергә киңәш итәм. Кешеләргә үсентеләрен күп бирдем.
Мөхәррәм абый үзе пешергән ипи белән сыйлады. Баксаң, ничә еллар инде кибеттән сатып алмыйлар икән. Ипи пешерә торган кечкенә миче (машинасы) бар. Кирәк әйберләрне сала да электр миче камырны үзе әвәли. Иң мөһиме — ипидә чүпрә бик аз күләмдә. Аның каравы хуҗа камырга шикәр комын күбрәк сала икән.
— Ипинең рецепты белән уртаклашасызмы?
— Әлбәттә. Үземнең “Инстаграм” битенә дә куйдым, видеосы да бар. Рәхәтләнеп пешерсеннәр. Бер авырлыгы да юк: 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 бокал җылы су, 4 бокал бодай оны, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, аз гына чүпрә салам да камырны әйләндерергә куям. Машинаның программасы ярты сәгать әйләндерә, ә мин тагын 30 минутка куям. Камырны бер сәгать изсә, ипи тәмлерәк килеп чыга. Чүпрәне дөрес салырга кирәк — 11 граммлы каплы коры чүпрәне дүрткә бүләм.
— Чүпрәне сәламәтлек өчен зарарлы дип аз кулланасызмы?
— Әйе, аның зыянын әби-бабайлар да белгән. 1958 елда Буада шикәр заводы, янында чүпрә цехы ачтылар. Аңа карап, халык чүпрә алырга ашыкмады. Ә әчеткән камыр йорттан йортка тарала иде. Кешене камыр түгел, чүпрә тазарта. Шуңа да элек симез кеше булмаган.
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов 74 яшендә үзенең “Инстаграм” битен булдырган. Ул көн дә яңа пост язып элә, видеолар куя. Постлары — көнкүреш, тарих, бакчачылык, сәясәт турында…
— Әле Казанда узган “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңдем, — диде Мөхәрәм абый. — Инде премиясе килеп иреште. Айлык пенсия күләмендә акча бирелгәч, күңелле. Канат кую, олы кешегә дә игътибар бит бу. Мең ярымлап блогер катнашкан бәйгедә җиңү — үзем өчен көтелмәгән яңалык. Болай булгач, чынлап та блогер булам инде. (Көлә).
Кунакчыл, зыялы бу гаилә янына тагын килергә вәгъдә бирдем. Мөхәррәм абыйның әле сөйлисе тарихлары башланмады да.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.