“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”

Нурлат районы Кәкре Атау авылында яшәүче Әнвәр Нәфыйгин Бикүледәге почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Хат ташучы булып соңгы елларда гына урнашкан. Сер түгел, бу вазыйфаны башкаручы ир-атлар сирәк. Хезмәт хакы бик аз, ә эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Шу­ңа да әлеге урынга ашкынып торучылар юк диярлек. Әнвәр абый да почтада эш­ләр­гә теләк белдерүче булмаганга гына ке­реш­кән. “Кеше языла икән, газета-журналлар, түләү кәгазе һәм пенсияне кемдер таратырга тиеш бит инде”, — ди ул.

— Әнвәр абый — алыштыргысыз хат ташучыбыз. Күр­ше авылдан вакытында ки­лә. Йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкара. Эш­ләп кенә торсын, — ди аның турында Бикүле почтасы хезмәткәрләре.

Әнвәр абый Кәкре Атауда әнисе — 92 яшьлек Миңнега­ян әби белән яши. Аны унынчы дистәне ваклый димәссең, күз тимәсен. Өй­лә­рен ялт иттереп тора, бә­леш­­­кә хәтле пешерә икән. Улының почтадан яңа газе­та­лар алып кайтуын көтеп то­­ра. Төрле басмалар бе­лән даими танышып бара. Кызганыч, Әнвәр абый хатыны бе­лән ае­рылышкан. Улы гаиләле, ике баласы бар. Ә кы­зы югары уку йортын тәмамлаганнан соң авырып, вафат булган.

Әнвәр абый озак еллар нефть өлкәсендә бораулаучы булып эшләгән. 55 яшен­дә лаеклы ялга чыккан. Хә­зер аңа 62 яшь.

— Гомер басуда нефть бо­раулап узды. Почтада эш­ли башлармын дип уйлап та карамадым, — ди Әнвәр абый. — Яшьләр авылда калмый. Эш юк. Шул ук вакытта поч­тага кеше табып булмый. Хез­мәт хакы бик аз. Һичьюгы, ун мең сум итеп куйсалар да, бәлки, ризалашучы та­былыр иде. Шуны да тү­ләргә теләми­ләр. Почтада эш­­­­ләүче булмагач, бу ва­зый­фаны миңа тәкъдим ит­кәч, бердән, өй­дә тик утырмыйм, икенчедән, олыларга хатлар, газеталарны китереп куандырыйм дип ризалаштым. Ак­часы юк инде. Ике авыл ара­сы 5 чакрым. Ат­нага өч көн барам. Үз ма­ши­нам бе­лән йөрим. Шунсыз булмый. Ай саен 500-600 мең сум пенсия акчасы алып кайтып таратасы да бар. Җа­­ваплылык зур. Җәяү йөр­сәң, юлда нинди хәл булмас. Күпме түләү­ләр җыям.

— Әле бит сатар өчен тау­ар төяп кайтасы да бар…

— Сатарга кушалар инде. Машинасы булмаган кешегә күрше авылдан мондый йөк ташып эшләү мөм­кин хәл тү­гел. Халыкка чәй, төрле ярма һәм башка тауарлар алып кайтам. Кайберләре үзләре со­рап ала, газеталар белән бергә илтеп бирәм. Кемнәрдер баш тарта. Төрлесе бар.

— Газета-журналларга язылу сездә ничек бара?

— Элекке кебек актив дип булмый. Кайберләре хәбәр­ләр белән интернеттан та­ны­ша. Язылу чорында үзем дә кыстыйм. Бер басма бул­са да алдыртырга тырышам. Укысыннар, дим. Утка-суга тү­ләү кәгазьләрен газета эче­нә кыстырып, почта тартмасына куям. Аерым булса, кечкенә квитанция­ләр югалырга мөмкин. Авыл да бушый бара. Якынча 90 лап өй­гә газета таратам. Элек Кәк­ре Атауда 140 чамасы йорт булып, бүген шу­ның 20-30 ы буш. Бакча бис­тә­се­нә калып барабыз инде. За­ма­нында фермаларны бетерделәр. Соңгы кадагына хәтле сүтеп, малларын сатып, акчасын үз­ләш­терде­ләр. Яшьләргә мөмкинлек­ләр кал­дыр­ма­дылар. Әле фер­ма эшләсә, шуннан аз­мы-күпме сенаж, салам алып кайтып, хуҗалыгында мал-ту­­ар асрап, шуны урнаштырып булса да көн итәрләр иде. Бернәрсә калмады. Хә­зер са­лам да та­бып булмый, бу да проб­лема. Зур җитәкчеләр авылларны тамырдан чабып бе­терде. Эш булса, кол­хозлар таралмаса, татар авыллары гөрләп яшәр иде әле. Башлангыч мәктәп бар, анысы да ябылырга тора. Әллә ни якты киләчәк күренми шул.

Мәшәкатьле булса да, Ән­вәр абый эшен яратып башкара.

— Кайчанга хәтле эшләрмен, әлегә белмим, — ди хат ташучы абый. — Авыл халкы: “Әнвәр, почтадан китмә ин­де”, — дип тора.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Фотолар nurlat-tat.ru сайтыннан алынды.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх