Узган елның җәендә, Камал театры урынын алыштырачак, дигән хәбәр чыкты. Бу халыкта каршылыклы фикерләр тудырды. Театр җитәкчелеге исә моны бинаның уңайсызлыгы, техник мөмкинлекләр җитмәү, грим бүлмәләре тар булу һәм башка сәбәпләр белән аңлатты. Боз кузгалды. Узган ел дөнья күләмендә яңа бинаның архитектура концепциясе бәйгесе игълан ителде. Шушы көннәрдә сайлап алу туры үтте. Яңа бинаның кайда, нинди булачагы, чама белән кайчан төзелеп бетәчәге билгеле. Ул Кабан күленең икенче ягына күчәчәк.
— Үзгәреш бинада гына булмаячак, үзебез дә, тамашачы да үзгәрергә тиеш. Нинди генә үзгәреш булмасын, татар театры яшәячәк, — ди Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Бәйгедә 14 илдән 87 компания катнашкан. Бөтен дөньядан 537 архитектор гариза җибәргән. 2021 елның октябрендә финалда катнашачак 8 проект сайлап алынган. Җиңүчене билгеләр өчен жюрида галимнәр, җәмәгать, сәнгать эшлеклеләре, театр әһелләре, әдәбият белгечләре, журналистлар, тарихчылар катнашты. “Ваухаус” лидерлыгындагы команда җиңеп чыкты. Аның составын Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия) һәм Казан архитекторы Герман Бакулин тәшкил итә. Приз күләме — 2,5 млн. сум.
Яңа бина фасады өчпочмаклар, укларны хәтерләтә. Проект буенча, 600, 200 һәм 50 урынлы өч зал булачак. Төзелеш эшенә быел керешәчәкләр. 2026 елга төзелеп бетәр дип ниятлиләр.
Яңа бина проекты халыкта төрле фикер тудырды: “Бернинди миллилек юк”, “Пыяла кыйпылчыкларын хәтерләтә”, “Түбәсенә кар тулырга “шәп”… — дип төрлечә гаҗәпләнү белдерәләр. “Сабын заводына якын була”, “Җәмәгать транспорты ягыннан уңайсыз урын”, — диләр. Әлегә хуплаучыларга караганда, кабул итмәүчеләр күбрәк кебек. Карар инде кабул ителде.
“ЯҢАЛЫКТАН КУРЫКМЫЙК”
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, журналист, җәмәгать эшлеклесе:
— Әлеге бәйгедә мин дә хөкемдарлар арасында булдым. 100 % яхшы проект юк, һәрберсендә “плюс” һәм “минус”лар бар. Беренче өчлеккә чыккан өч проект та Казаныбызда тормышка ашса, куаныр идем. Жюрида 30 га якын кеше катнашты. Яшерен тавыш бирдек. Бернинди дә басым ясалмады, кыстау да булмады. Һәр кеше, жюри үз фикерен ачык әйтте.
Әйе, бу күпләргә ошамаска мөмкин. 1987 елда сафка баскан иске бинаны да элеватор, комбинат дип сүккәннәр.
Бу проект очрагында беренче сорау — кайда монда миллилек? Әмма нәрсә ул миллилек: татар бизәкләре, манаралар, тәрәзәләрме? Миллилек эчтәлегендә булырга тиеш, дип саныйм. Миңа калса, бу проект татарның галәм белән элемтәсе барлыгын күрсәтә, татарның амбицияләре уклар кебек өскә, алга таба ыргыла. Шул ук вакытта күңеле нечкә, пыяла төсле үтә күренмәле. Бу моңлану, сабыр булу турында түгел, бу — без көчле, алга баручы татарлар хакында.
Безнең татар йортлары да геометрик бит, мәчетләрнең манаралары очлы, ракета кебек. Эчке интерьеры да кызык: сөлге, кашага, келәм, матур көмеш тәңкәләр, йомшак формалар… — нәкъ татар йортындагы шикелле. Әлеге проектка карагач, көч, энергия сизелә. Шәһәрдә үзенчәлекле бина булырга тиеш. Татарныкы булсын!
Камал театрының хәзерге Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинасы да сакланырга, татарныкы булып калырга тиеш.
“ЕЛЛАР УЗГАЧ: “МИЛЛИ, БЕЗНЕКЕ БУ!” — ДИЯЧӘКЛӘР
Тәбрис ЯРУЛЛИН, ТР Милли китапханә директоры урынбасары:
— Әлеге бәйгенең ачык булуы һәм халыкара дәрәҗәдә узуы сөендерә. Мәсәлән, “Әкият” курчак театры бинасын кем хуплаган, кем төзегән — белми калдык. Миллилеккә килгәндә, минем өчен ул — эчтәлек. Мәсәлән, Опера театры бинасы татар бизәге белән тулган, эченә кергәч тә милли бизәкләр чагыла, Муса Җәлил исемен йөртә. Ә эчтәлеге буенча аны милли үзәк дип әйтә алабызмы? Эчтәлегендә миллилек юк икән, бинасы да шулай кабул ителә. Камал театры эчтәлеген милли итеп, булган мөмкинлекләрне кулланып, аны тагын да үстереп җибәрә алса, ә мин моңа ышанам, ул чагында милли архитектуралы бинага әйләнәчәк. Еллар узгач: “Милли, безнеке бу!” — дип әйтәчәкләр.
“МЕНӘ ДИГӘН ҮЗӘК БУЛАЧАК”
Ринат ТАҖЕТДИНОВ, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
— Искиткеч, заманча, уңайлы япон проекты бу! Эчке ягы да бик матур. Бинаны карар өчен генә дә халык биш-алты ел йөриячәк. Миңа бик ошый. Тугызынчы дистәне ваклаган кеше инде мин, анда эшләргә туры килерме-юкмы, белмим. Театр хезмәткәрләренә шартлар яхшы булачак. Урыны да әйбәт, театрыбызга бик якын бит. Менә дигән шәп үзәк булачак әле ул. Японнар ныклап уйлап, җиренә җиткереп башкаралар. Президентыбыз яңа бинаны сафка бастыру вакытын өч-дүрт ел дип куйды. Шулай булачак та. Өлгертерләр дип ышанам. Акча гына булсын.
“БЕЗГӘ МӨМКИНЛЕК БИРМӘДЕЛӘР”
Айвар САТТАРОВ, архитектор (Кол Шәриф мәчете проекты авторы):
— Татар рухы күренми, сизелми һәм булуы да мөмкин түгел. Чөнки анда татар архитекторлары катнашмады. Оештыручылар безне кертмәде һәм моны берничек тә аңлатмадылар. Жюрига да әдәбият әһелләрен, тарихчыларны җыйганнар. Алар архитектурада нәрсә белә?
Чит илдә татарны һаман татар-монгол дип саныйлар, кыргый итеп, уклар белән күз алдына китерәләр. Моның татарга бернинди дә кагылышы юк. Килешми ул Казанга. Интерьеры, келәмнәрендә дә бер татар бизәге юк. Мондый архитектура формалары бөтен дөньяда таралган. Япониядә, Кытайда шул стиль. Ә Кол Шәриф мәчетенең үзенчәлеге бар, чөнки андый бина беркайда да юк.
“УРЫН АЗ ИКӘН, КУНАКЛАР ЧАКЫРУ ӨЧЕН КВОТА ДИ КИМИ”
— Бина агрессив-җимергеч кыяфәтле. Бизәлеше ерактан татарныкы кебек күренсә дә, төсләр фактурасы, бизәкләр концепциясе традиция бозылуын күрсәтә. Иң куркынычы — милли характерның җимерелә баруы, — дип белдерә “Интертат” электрон газетасына әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова. — Урын саны мәсьәләсендә “техзадание” вакытында ук тавыш күтәргән идем (элекке 842 урынына 600 урын гына булачак). Камал театры бинасы — татар дөньясы өчен бердәнбер академик бина. Русның үзтәңгәллеген ныгыта торган биналары күп, бөтен дөнья татарларын Казан үзәгенә җыя ала торган башка андый бинабыз юк. Татарларны җыйган чаралар урын саныннан чыгып билгеләнә. Урын аз икән, кунаклар чакыру өчен квота да үзгәрә. Димәк, татар үз-үзен кыса булып чыга.
Лилия ЙОСЫПОВА.