Хәзерге көндә Татарстанда 1978 бала өйдә белем ала. Узган ел әлеге сан 1198 булган. ТР прокуратурасының еллык киңәшмәсендә әнә шундый саннар китерелде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, президиумда утырган Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: “Балаларны өйдә укытуны тәртипкә кертергә вакыт. Әйе, законда белем бирүнең мондый формасы каралган. Ләкин болай укыту еш кына баланың белем сыйфатына һәм социаль күнекмәләренә тискәре тәэсир итә. Шуңа күрә мондый уку медицина күрсәткечләре буенча мәктәпкә йөри алмаганда искәрмә рәвешендә генә кулланылырга тиеш”, — диде ул.
Шушы фикер турында Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында яшәүче Әхмәровлар белән сөйләштем. Җиде ел элек алар, Казандагы фатирларын калдырып, Кызыл Байракка күченеп кайткан. Соңгы ике елда балалары күбрәк өйдә белем алган.
“Максат — мөстәкыйльлеккә өйрәтү иде”
Әхмәровлар ике катлы агач йортта яши. Кызыл Байракка баргач, гаилә башлыгы Шамил белән танышырга дип махсус кердем. Шамилнең бабасы Габдулла Тукайның якын дусты, атаклы мәгърифәтче, “Мәктәп” журналын нәшер итүче Шиһап Әхмәров булган. Дүртенче буын онык ул. Балаларның өйдә укуын очраклы гына белдем.
Шамил белән Диләрә — икесе дә югары белемле белгечләр. Гаилә башлыгы — Казан авиация институтын, хуҗабикә Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Әхмәровларның олы кызлары Мияга — 11, уллары Камилгә — 10, төпчекләре Әминәгә 3 яшь. Кызлары белән улларын өйдә укытуга пандемия сәбәпче булган.
— Балалар узган ел өйдә генә укыды дисәм дә була, — диде Шамил. — Ике ел элек пандемия башлангач, мартта онлайн укуга күчтеләр дә шуннан бер ел мәктәпкә бармадылар. Дөрес, чирек азагында сыйныфташлары белән бергә контроль эш эшләп кайталар иде. Ә узган ел март уртасыннан балалар мәктәпкә барды. Сыйныфташларын бик сагындылар, шуңа җибәрдек.
Тик яңа уку елы башында Әхмәровларның улы белән кызы янә мәктәпкә бармаган — өйдән торып кына укыганнар. Яңа елга кадәр ике ай мәктәптә белем алсалар, өченче чирекләре янә күбрәк онлайн узган. Март башыннан Мия белән Камил мәктәпкә киткән.
— Ковидтан курыктык, эпидемия чоры узсын дип уйлаштык, — диде Диләрә.
— Яңа теманы үзегез өйрәттегезме? — дим.
— Әйе, башлангычта без белмәгән нәрсә юк бит. Мин күбрәк татар телен аңлатам, ирем инглиз, рус телләреннән ярдәм итә.
— Башка ата-аналар дистанцион уку вакытында арып бетте. Ә сезнең түземлек ничек җитте? — дидем әти кешегә.
— Дистанцион укуның бөтен нечкәлекләрен сынап карадык. Төп сәбәп — балаларны мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтәсебез килде. Үзләре эзләнсен, укуның кадерен аңласыннар, дидек. Мөстәкыйльлеккә өйрәнделәр, без моңа шат.
Кызыл Байрак — кечкенә авыл, анда мәктәп юк. Шуңа да Әхмәровларның балалары Шелангага йөреп укый. Мия — IV, Камил III сыйныфта белем ала. Икесе дә “бишле”гә генә укыйлар. Хәер, гаҗәп тә түгел — балаларның әти-әниләре дә тирән белемле. Аннан, нинди нәсел дәвамчылары да бит!
Үзгә фәлсәфә…
Ата-ана Шеланга урта мәктәбе укытучыларына бик рәхмәтле. Ни дисәң дә, бу мөгаллимнәргә дә өстәмә эш бит — өй эшен Ватсапка салырга, аннан кире тикшерергә… Мия белән Камил күп нәрсәне сөйләп, видеога да төшереп җибәрә. Моны да укытучы тыңлап, билге куярга тиеш.
— Әйткәнемчә, дистанцион уку тәҗрибә өчен, чир иярмәсен өчен кирәк булды, — диде өч бала әнисе Диләрә. — Өйдә яхшырак белем бирәбез, дигән сүз түгел бу. Мәктәп укытучылары турында бары яхшы фикердә без. Ни кызганыч, авыл мәктәпләренә кимсетеп карау сизелә, янәсе, белем дәрәҗәсе түбән. Чын күңелдән әйтәм: Шеланга мәктәбе укытучылары белемне дә, тәрбияне дә яхшы бирә.
Ә хәзер иң мөһим якны әйтим — Әхмәровлар көн саен эшкә чыгып йөгерми. Шуның өчен дә балаларын өйдә укытырга мөмкинлекләре бар. Диләрә өченче баласы белән декрет ялында, ә Шамил исә кышын күбрәк өйдә тора икән. Ир белән хатын җәен күп итеп кош-корт асраган, берничә баш умарталары бар.
— Без табигый ризык ашау, саф һавада яшәү яклы, — диде гаилә башлыгы. — Үзебез үстергән күркә итен ел әйләнәсе диярлек ашыйбыз, шулай ук балыбыз да кыш чыгарга җитә. Әлбәттә, сатабыз да. Авылда яшәсәк тә, утка, газга түләргә кирәк бит. Бала вакытым Кызыл Байракта узды. Башта бу өйне дача урынына тоттык. Аннан өстәп салып, ел әйләнәсе яши торган зур йортка әйләндердек. Икенче каттан Идел күренә, елга кул сузымында гына. Бу рәхәтлекне шәһәр белән чагыштырып буламы соң?!
Ир белән хатын бала төчкергән саен дару бирү яклы түгел. Гаилә башлыгы бөтенләй дару эчми. Ә балалар нык авырый башласа, мәсәлән, температуралары югары күтәрелсә, дару бирәләр. Алар прививкаларны да бик өнәми. Дөрес, өч балаларына да БЦЖ ясатканнар. Ә кечкенәләренә АКДС прививкасын кадатмаганнар.
— Күз тимәсен, балалар авырып аптыратмый, — диде Диләрә. — Саф һава, табигый ризык — бөтенесенең дә йогынтысы бардыр. Югыйсә салкыннарда да сәгатьләр буе урамда уйныйлар.
Әхмәровларның алга план, ниятләре белән дә кызыксындым: балаларын киләчәктә дә дистанцион укытачаклармы?
— Хәзер балалар зуррак сыйныфка күчә — монысы инде катлаулырак, — диде Диләрә. — Мәҗбүри сәбәпләр булмаса, балалар мәктәптә укыса яхшы. Аларның үзләренә шулай күбрәк ошый. Балалар гел бер урында гына утырып, тәүлек буе әти-әнисе янында яшәп туя. Аларга иптәшләр, укытучылар кирәк. Әле Камилнең туган көне булды. Ул вакытта балаларыбыз өйдә укый иде. “Әни, сыйныфташларны да туган көнгә чакырыйк”, — дигәч, иптәшләрен алып кайттык. Камил белән Мия бик сөенде. Менә шул вакыт тагын бер кат инандык — балаларга дуслары, сыйныфташлары белән күңелле.
Әхмәровлар — зыялы гаилә. Әлбәттә, һәр ата-ананың баласын алар кебек өйдә, “бишле”гә генә укыту мөмкинлеге юк. Моның өчен ким дигәндә өлкәннәрнең белем дәрәҗәсе югары, буш вакыты булу зарур. Теләк, техник мөмкинлекләр турында сүз дә юк. Шулай булгач, Әхмәровлар — өйдә укытуның уңай үрнәге. Без дә пандемия вакытында балаларны өйдә дистанцион укыттык. Безнең гаилә өчен болай укуның иң тискәре ягы — көне буе балалар тирәсендә кайнашырга туры килде. Кыскасы, баланы өйдә укыту — зур җаваплылык, зур хезмәт. Көн дә эшкә йөргән ата-ана моны күтәрә алмый. Шулай булгач, өйдә укучы балаларның артып китүе әлеге дә баягы пандемия белән бәйле булгандыр дип уйлыйм.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.