21 мартта Татарстан референдумына 30 ел тула. Кайчандыр халыкны, сәяси аңны берләштергән референдумның бүген әһәмияте нидә? Әлеге тарихый вакыйга хакында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия БӘЙРӘМОВА белән сөйләштек.
— Фәүзия ханым, Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгәннән соң, ел ярымга якын вакыт узгач кына, референдум үтте. Бу кем өчен кирәк иде?
— Татарстан хакимияте референдумны уздырырга мәҗбүр булды, үзебез теләп оештырган нәрсә түгел. Суверенитет турында декларация кабул ителгәч тә, Россия яклы “демократлар”, федералистлар: “Референдум уздырмыйча гына декларация кабул иттегез, бу халык фикере түгел”, — дип гаепләргә кереште. Алар дәүләт суверенитеты турында декларацияне кабул иттермәү өчен референдум мәсьәләсен күтәрде.
— Референдум сораулары ничек формалашты?
— Референдумны уздырырга дигән карарга киленде. Әмма рус демократлары куйган сораулар белән түгел. Ул чакта милли хәрәкәт көчле иде. Референдумдагы сораулар татар зыялылары, адвокатлар, юристлар, тарихчылар белән озак уйланып, чит ил белгечләре белән киңәшләшеп, дөнья халыкларының тәҗрибәсен өйрәнеп куелды. “Татарстан Республикасының Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуы белән килешәсезме?” Кабыргасы белән куелган, бик җитди сорауны күреп, референдум уздыруны даулап йөргән рус “демократ”лары безгә каршы эшли башлады.
— Югары Совет шундый зур басымга ничек бирешмәде икән?
— Югары Советның барыр җире юк иде. Мәскәү басым ясый. Шул ук вакытта Татар милли хәрәкәте дә тик ятмый. Ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы юк. 1992 елның 1-2 февралендә татар халкының мең кешелек Милли мәҗлесе төзелде. Җитәкчелеккә: “Әгәр бәйсезлек өчен көрәшмисез, Татарстанның дәүләт суверенитетын яклый алмыйсыз икән, сезне алыштырабыз, парламентны үз кулыбызга алабыз”, — дигән таләп җиткерде. Бер яктан, бәйсезлек сораган Милли мәҗлес, халык, икенче яктан, Россия басымы астындагы хөкүмәт “ике ут” арасында калды. Референдум нәтиҗәләре ничек буласын әйтеп булмый иде. Татарстан үз халкы белән элмәккә керергә карар кылды. Йә ул халкы белән ут эченнән җиңеп чыга, йә халкы белән бергә бетә. Бу сугыш түгел. Референдум үз язмышыңны тыныч юл белән хәл итәргә тырышу иде. Аллаһка шөкер, шул утлы чикне уздык.
— Референдумда барча халык бердәм булып тавыш бирдеме?
— Алай җиңел генә булмады. Руслар күпләп яшәгән шәһәрләрдә, районнарда “юк” дип җавап бирделәр. Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, хәтта Казанда да каршы чыктылар. Рәхмәт, авырлыктан изелгән татар авыллары хисабына җиңдек. Авыл халкы үзенең киләчәк язмышы хәл ителгәнен аңлап, киез итекләрен киеп, мамык шәлләренә уранып, безнең сорауны яклап, 100 % тавыш бирде.
— Референдум нәтиҗәсенең бүген дә көче бармы?
— 30 ел вакыт узса да, референдум искермәде, ул бүген тагын да зуррак көчкә, искиткеч әһәмияткә ия. Референдум вакытында Америкадан килгән күзәтчеләр дә катнашты. Бу гадел көрәш иде. Референдум нәтиҗәләрен йә яңасын кабул итеп, йә Татарстан Республикасын субъект буларак бетереп кенә юкка чыгарып булачак. Ул — халыкара мәйданнарда өстәлләргә салып сөйләшә торган документ. Хәзер барысы да үзгәрә, дөнья яңадан бүленәчәк. Шул вакытта референдум, декларация нәтиҗәләре безгә бик кирәк булачак. Сугышмыйча, бирешмичә, Татарстан милләтчеләре, Милли мәҗлес, сәясәтчеләр, халкыбыз бердәм булып җиңеп чыктык.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.