Югары Ослан районында татар авыллары берничә генә. Вахит — шуларның иң атаклысы. Биредә дистә еллар районга бердәнбер татар телендә белем биргән урта мәктәп эшләгән. Ни кызганыч, өч ел элек ул ябылган. Җиде бала хәзер Матюшино урта мәктәбенә йөреп, төп фәннәрне рус телендә укый. Тик язма ул хакта түгел, чөнки мәктәпне инде яңадан кайтарып булмый, алты-җиде бала өчен аны тотмаячаклар. Алга карасаң да, мәктәп яшендәге балалар юк. Бик кызганыч хәл…
Кар баскан, ишегенә йозак эленгән мәктәп бинасын караганнан соң, Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов мәдәният йортына алып килде. Монда хәл бүтәнчә — китапханәгә яңа гына ремонт ясалган, ә биредә эшләүчеләрнең йөзләре нур сибә. Сүз иярә сүз киткәч, авылда нәселле кәҗә асраучы гаилә барлыгын әйттеләр. Әлеге гаилә белән танышырга ниятләдем.
Җәй күрәселәре килгән
Алда әйткәнемчә, Вахитта татар гаиләләре яши. Ә 2013 елда авылга Спиридоновлар күченеп кайта. Һәм халыкны шаккатырып, ир белән хатын нәселле кәҗәләр үрчетә башлый.
Володя белән Светлана Норильскида яшәгән, ул белән кызлары шунда туып-үскән. Балалары мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, Татарстанга күченергә уйлаганнар. Үзләре әйткәнчә, чын җәйне күрәселәре килгән. Йорт сатыла дигән игъланны күреп, ир белән хатын Вахитка юл тота. Өйне дә, авылны да ошаталар. Вахит Казанга якын, ерак түгел Идел елгасы җәелеп ята. Ә татарчаны өйрәнеп була, аннан авыл халкы рус телен белә бит! Эшне озакка сузмыйча, Спиридоновлар авылга күченә. Һәм күптәнге хыялларын тормышка ашырырга ниятлиләр — нәселле кәҗәләр алып кайталар.
— Бездә “Альп” һәм “Нубия” токымнары, — диде Светлана. — Башта бу төр кәҗәләр турында ныклап өйрәндек. Шушы нәселләргә тукталганга сөенеп бетә алмыйбыз.
— Тышкы кыяфәтләреннән башка, гади ак кәҗәләрдән кай ягы белән аерыла соң? — дим.
— Беренчедән, аларның сөте тәмле, иссез. Сөтнең майлылыгы югары, 6 %ка кадәр җитә. Ак кәҗәнеке 3-4 % була. Әлеге кәҗәләрнең сөтендә аксым да күбрәк.
Сүзгә гаилә башлыгы Володя да кушылды. Тормыш иптәше эштә булганда, йорт хайваннарын күбрәк ул карый. Светлана Вахит авыл җирлегендә сәркатип вазыйфасын башкара.
— Авылда җир күп бит, шуңа да йортны Вахиттан алырга уйлаштык, — диде гаилә башлыгы. — Шәһәрдә үскән бала буларак, Светлананың кәҗә дә, сыер да күргәне юк иде. Теләк көчле булса, максат чынга аша икән…
“Бәтиләрне самолет белән озатабыз”
Спиридоновларның кәҗәләрен күреп шаккаттым: коңгырт, күксел төслеләр, озын колаклылар… Аларның хәтта мөгезләре дә юк! Тагын нәрсәгә игътибар иттем — чынлап та ис килми.
Володя белән Светлана берьюлы өч кәҗә алып кайта. Югыйсә берне генә алырга сөйләшкән булалар.
— Күңелсез булыр дип уйладык, — ди Светлана. — Шуңа иптәшләр дә алдык. Бер кәҗәне дә шулай карыйсың, өчне дә.
Хуш, кәҗәләр авылга кайтып җитә. Ләкин хуҗабикә аларны сава белми! Җиленне тартып карый, сөт чыкмый. Шуннан сакалбикәләрне карарга күршеләр керә. Ни дисәң дә, авылда әле мондый кәҗә күргәннәре юк бит! Күрше хатыннары кәҗәләрне “эх” дигәнче савып бирә. Светлана тын да алмый күзәтә. Иртәгәсен исә чиләген тотып үзе чыга. Бер сәгать дигәндә бер кәҗәне савып бетерә…
— Шул чакларны искә төшерәм дә көлеп җибәрәм. Хәзер бер сәгатьтә унар кәҗә савам, — ди Светлана.
— Бүген ничә кәҗәгез бар?
— Зурлары унбишләп. Әле алар хәзер бәти китерәчәк. Бәтиләрне сатабыз. Быел бигрәк авыр — иген кыйммәт. Зур кәҗәләрнең дә баш санын киметергә уйлыйбыз. Дөресен әйтим, быел сакалбикәләр үз-үзләрен ашата алмый.
— Саткан сөт азык бәясен дә капламыймы?
— Алдагы елларда каплый иде, быел печән, иген бәясен үзегез беләсез. Кәҗә сөтенә сорау зур түгел, күбрәк сыр, эремчек ясыйбыз. Аларын алучылар шактый.
Спиридоновлар кәҗә бәтиләрен бөтен Россиягә, хәтта Хабаровскига кадәр җибәргәннәр. Шулай ук БДБ илләренә, мәсәлән, Казахстанга да сатканнар.
— Тере кәҗәләрне меңәр чакрым ераклыкка ничек җибәрәсез?
— Самолет, поезд белән. Тартмага салабыз да вагон җитәкчесенә яки стюардларга бирәбез. Бәтиләргә юлда ашатыр өчен сөт, салам да куябыз…
Светлана кәҗә сөтенең составын өйрәнгән. Алай гына да түгел, КФУ мөгаллимнәре белән кәҗә сөтенең ДНКсын тикшерүләрдә катнашкан.
— Кәҗә сөтенең файдалы үзлекләрен тирәнтен өйрәнәсем килә, — диде Светлана. — Һәр сакалбикәнең нәселе турында документ алып барам: кайчан туган, атасы, анасы кем, ничә литр сөт бирә? Хәтта саткан кәҗәләр турында да мәгълүмат туплыйм — шалтыратып белешәм.
Һәр кәҗәнең кушаматы бар. Кушаматы белән эндәшкәч, борылып карыйлар. Ир белән хатын малкайлары турында шулкадәр яратып сөйли! Кыскасы, Вахитта бәхетле кәҗәләр яши.