Элек авылга газ кергәч, ничек сөенгәннәребез әле дә хәтердә. Тик, кызганыч, кайбер якларда бүген дә газ тоташтырылмаган йортлар бар. Алар һаман утын ягып, электр тотып, өй җылытырга мәҗбүр. Яңа йортлар салына, урамнар, микрорайоннар барлыкка килә. Алар өчен газ кертү хәзер, үзләре әйтмешли, өй салудан да мәшәкатьлерәк: подрядчы оешма яллыйсы, план-проект төзисе, участоктан эчкә торба сузасы, бөтен кирәк-яракны аласы — чыгымнары бихисап. Әле кайбер урамнарга газ линиясе дә озак вакыт сузылмый тора…
— Хөкүмәткә һәм төбәкләргә газлаштыруның төгәл планын эшләргә. Торак пунктларда җир кишәрлегенә кадәр газ торбаларын сузуны бушлай итәргә, — дип белдергән иде Россия Президенты Владимир Путин. Аңлашылганча, газны капка төбенә хәтле бушлай китерергә тиешләр. Калганын хуҗа үз кесәсеннән эшләтә.
18 мең йортның 240 ына тоташтырылган…
2021 елның апреленнән бушлай газ кертү программасы старт алды. “Газ кертүнең социаль программасы” дип тә йөртәләр аны. Бу газ торбалары булган торак пунктларда газны гариза язучыларның җир кишәрлеге чигенә хәтле бушлай китерүне күздә тота. Программаны реализацияләү 2022 ел азагына хәтле каралган.
— Башкарма комитетлар үткәргән инвентаризация нәтиҗәләре буенча, участок чигенә хәтле газ китерүгә Татарстанда 900 торак пунктта 18 меңнән артыграк йорт эләгә. Бүгенгә бу эшкә 11 500 гариза килде, 8500 е эшкә алынды, 4 меңнән артык килешү төзелде. Кайбер гаризалар кире борылды: йә документлар җитми, яки дөрес тутырылмаган. 1600 ләп йортның участогы чигенә хәтле газүткәргеч сузылды, әмма әлегә 240 хуҗалык кына тоташтырылды, — дип белдерә “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең җитештерү буенча генераль директор урынбасары Михаил Фролов. — Бу күрсәткечнең шулай аз булуы кайбер мөрәҗәгать итүчеләрнең килешү буенча кайбер пунктларны үтәмәве белән бәйле, алар участок чигендә газүткәргеч булдырмаган. Билгеләнгән социаль ярдәм әлеге сорауларны хәл итүдә азмы-күпме булышыр.
Татарстанда бу программа өчен якынча 4 млрд. сум акча каралган. Тик шунысы бар: мартта башка тауарларга хаклар котырып арткан кебек, читтән кертелгән газ җайланмаларына да бәяләр бермә-бер үсте.
80 мең сум субсидия! Кайчан һәм кемнәргә?
2022 елның 1 мартыннан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан участокның эчке ягына газ торбасы сузу һәм җиһазлар алу өчен бер мәртәбә субсидия бирү карары кабул ителгән.
— Әлеге чыгымнарга билгеләнгән субсидия күләме — 80 мең сумга кадәр, — диде ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. — Әмма башта үз акчаңа башкарырга туры килә. Чыгымнар эш тәмамлангач кына каплана. Моның өчен тотылган сумма күрсәтелгән килешү кәгазен, сатып алынган тауарларның чекларын социаль яклау органына тапшырырга кирәк була. Субсидия шуннан соң гына бирелә.
— Субсидия буенча нинди шартлар бар?
— Килешүнең 2021 елның 21 апреленнән соң кабул ителгән, йортның шәхси милек итеп рәсмиләштерелгән һәм бу гаиләнең өйдә теркәлгән булуы шарт. Гаризаны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча социаль яклау үзәгенә тапшырырга кирәк.
— Бу субсидия кемнәр өчен каралган?
— Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, күп балалы гаиләләр, кереме кеше башына 10 мең сумнан азрак булган гаиләләргә каралган.
Ә акча кереме бер кешегә 10-19 мең сум булган гаиләләргә исә якынча 60 мең сумга хәтле чыгымны кайтару каралган.
Эшне төгәлләп чыгу кыйммәткә төштеме? Материаллар артканмы? Яңарак өй салып, газ кертүче кайбер гаиләләр белән сөйләштек.
Радик ВӘЛИЕВ, Питрәч районы Көек бистәсе:
— Күптән түгел яңа өйгә күчендек. Участокны сатып алганда ук килешү кәгазендә җир кишәрлеге кырыеннан газ үтәчәк дигән пункт бар иде. Шуның өчен аерым акча түләдек. Аннары газ торбасын суздылар. Үзебез йорт төзегәч, газ кертә торган компаниягә заказ бирдек. 75 мең сум түләдек. Алар барысын да ялгады. Ике ай килешүнең гамәлгә кергәнен көттек. Бөтен тикшерүләр беткәч, “Газпром”га инструктаж өчен аерым 12 мең сум түләдек. Шуннан соң газны җибәрделәр.
Рифат ЗАРИПОВ, җырчы:
— Бистәгә хәтле газ торбалары сузылган иде. Өйгә кертү өчен якынча 100 мең сум акча китте. Танышлар аша подрядчы оешма белән сөйләштем дә барысын да үзләре сатып алды, эшләделәр.
Данил ӘГЪЛӘМОВ, Актаныш районы Яңа Әлем авылы:
— Газны участок чигенә хәтле бушлай суздылар. Эчке эшләргә чама белән 100 мең сум китте. Торба белән газны эчкә суздык, котел, счетчик сатып алдык. Документ эше дә җитәрлек. Алары да түләүле. Тоташтыруны озакка сузасы килмәде, чират җиткәнен көтеп тормадык, Актаныштан бер оешма хезмәткәрләрен чакыртып эшләттек. Утын ягасы килми бит.
Айгөл САГЕЕВА, Тәтеш районы Келәш авылы:
— Авылда әбидән калган иске 36 кв. метрлы йортны алдык. Искене яңарту яңаны төзүдән дә мәшәкатьле, чыгымлы икән. Газ буенча да шулайрак булды. Анда газ кергән, әмма мич кенә эшли иде. Бер генә кыш чыга алдык. Яңартырга туры килде. Мичне сүтеп, газны туктатып тордык. Арзанрак булганга, Чувашстанның Чабаксар шәһәрендәге базарга барып, котел, радиаторлар сатып алдык. Буадан газ хезмәткәрләрен чакырттык. Проект ясату, җиһазлар, эшләтү чама белән 110 мең сумга төште. Килешү, тоташтыру өчен дә түләргә туры килде. Танышларсыз ерып чыга алмас идек. Шулхәтле мәшәкатьле, чыгымлы икән. Зур йорт булса, күпме түләргә туры килер иде, белмим…
“Бәяләр артты, җиһазларга ихтыяҗ кимеде”
— Газ кертү өчен җиһазларны проектка, торак мәйданына, кайда куелуына карап сайлыйбыз. Бәяләр соңгы көннәрдә ике тапкыр артты. Күп җиһазлар читтән кайтарыла иде. Бәя артуга, ихтыяҗ кимеде, — ди Казандагы “Газовик” кибете сатучысы. — Газ өчен иң арзан 4 кублы счетчик бездә чама белән 6 мең сум тора. Котелларның төрлесе бар: идәнгә куя торганы, стена өчен ясалганы, мунча өчен… Маркаларына, көченә, йортның кв. метрына һәм башкаларына карап, бик аерыла. 60 меңлекләре дә, 80 мең сумнан узганнары да бар. Бәяләр гел үзгәреп тора. Интернет кибетләрдә арзанракларын да табарга була.
Лилия ЙОСЫПОВА.