Газсыз, юлсыз, интернетсыз җир хәзер юктыр дисезме? Бар икән! Омск өлкәсенең Тара районы Сәет авылын туристлар нәкъ менә шуның өчен әллә кайлардан эзләп таба. Бирегә чын-чынлап ял итәргә киләләр. Бетеп барган авылны татар кызы Сөмбел Хәсәнова торгызырга алынган. “Ниятем — агротуризмны үстерү генә түгел, авыл халкында сүнеп барган якты киләчәккә өмет уяту да”, — ди ул.
Кыз тумышы белән Башкортстаннан. Әбисе Казанныкы. Әти-әниләре кайчандыр бәхет эзләп Казахстанга чыгып киткән. Советлар Союзы таркалганнан соң, гаилә Омск якларына кайтып төпләнә. Кечкенәдән актив кыз төрле бәйгеләрдә катнаша, берсендә Татарстанга эшмәкәрләр җыенына килгәч, ул авыл туризмын үстерүчеләр белән таныша.
— Татарстан Президентының: “Авыллардан китмәгез, туган нигезегезне бетермәгез”, — дигән сүзләре миңа нык тәэсир итте. Сәет авылы Омскидан 350 км ераклыкта урнашкан. Бер якта Иртыш елгасы ага. Икенче якта — тайга. Кыскасы, ирем белән бу тыныч, рәхәт урынны төзекләндерергә булдык, — ди Сөмбел.
Сәет авылының 700 еллык тарихы бар. Кайчандыр гөрләп торган салада бүген 50 гә якын кеше исәпләнә. Авылга газ кермәгән. Суны коедан алалар. Фельдшер-акушерлык пункты да эшләми, кибет, мәктәп, балалар бакчасы да юк. Ярый телефон тота. Сөмбел Татарстан уздырган төрле проектларда катнашып, грантлар откан. Шул акчага авылда фермер хуҗалыгын ачкан, бозаулар асрый башлаганнар, пекарня, ит эшкәртү цехы булдырган. Клуб төзеткән. Биредә авыл туризмы буенча волонтерлар мәктәбе дә эшли.
— Мине авылда озак еллар гомер иткән аучы күп нәрсәгә өйрәтте. Аның ярдәме белән хәзер тайгада йөри, дару үләннәрен аера, балык тозлый, ыслый беләм. Агач осталары өчен цех ачтык. Китереп биргәнне генә көтеп утыру дөрес түгел. Тормышны үзеңә үзгәртергә кирәк, — ди Сөмбел. Дөрес, үзе генә хәл итә алмый торган мәсьәләләр дә җитәрлек әле. Мәсәлән, ничә еллардан бирле 8 км юлга асфальт сала алмыйлар. Авылда күбесенчә өлкәннәр яши. Эшче куллар җитми.
— Кеше аз яшәгән авылларда бизнесны үстерү җиңел түгел. Газ булмагач, бигрәк тә кыш көне өйне җылыту өчен электр утыннан файдаланырга туры килә. Бу зур чыгым таләп итә. Авылларны үстерү өчен тырышкан эшмәкәрләргә салым түләгәндә дәүләттән ташламалар каралса, яхшы булыр иде, — ди Сөмбел.
Аңа сокланып караучылар, шул ук вакытта идеяләрен чынга ашмас хыял дип санаучылар да бар. Сөмбел исә тыныч кына максатларын тормышка ашыра.
— Безгә төрле төбәкләрдән ял итәргә киләләр. Татарстаннан да кунак булдылар. Бездә саф һава, тыныч, янәшәдә завод-фабрикалар юк. Килгән кеше үзе җиләк җыеп киптерә ала. Тоткан балыгыңны үзең пешерә аласың. Ыслау, киптерү җайланмалары бар. Килүчеләр: “Башта рәхәтләнеп йоклыйбыз, аннары туйганчы ашыйбыз, табигатьтән көч алабыз”, — ди. Кунакларга үзебез җитештергән экологик яктан чиста продуктлар тәкъдим итәбез. Урман күчтәнәчләре: җиләк, гөмбә белән сыйлыйбыз, — ди Сөмбел.
Хәсәновларның кызлары да авыл җанлы. Күп проектларны гаилә бергәләшеп уйлый. Күптән түгел эшмәкәр “Сәет әкияте” дигән проекты белән грант откан. Бу акчага ул авылда ачык һавада әкият геройлары музее булдырырга җыена. Музейның кунакханәсе дә булыр дип ниятли.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.