Түбән Кама театры артисты Юрий ПАВЛОВ Киров шәһәрендә туа, Балтач районы Субаш авылында үсә, Казан театр училищесында һәм Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Гаиләсе белән Түбән Камада яши. Юрийның режиссура өлкәсендә дә эшчәнлеге аз түгел. Хатыны Гүзәл Шәмәрданова — шулай ук Түбән Кама театрының танылган артисты.
— Руслар арасында үстем. 7 яшькә хәтле татарча бер сүз белмәгәнмен, — дип искә ала Юрий ул чакларны. — Авылга күченеп китүгә, рус телен онытып бетердем.
“ТӘНКЫЙТЬ ҮСӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ”
Юрийның әти-әнисе Субаш авылында яши. “Хыялый кешеләр”, — ди әңгәмәдәшем алар турында. Әтисе — балта остасы, авылда атаклы “комик” икән, бабасы да шундый булган. Юмор капчыгын Юрий алардан тутырган. Әнисе дә — табигате белән иҗат кешесе.
— Юрий, соңгы арада кәефләр ничек?
— Кәеф яшьләрчә. Тик сәламәтлек кенә, картайдым, дигән шикелле, алдарга тырыша. Шул коронавирус тилмертәме, белмим. Соңгы арада никтер хәл китә. Вирусның башланган мәленнән кеше арасында эшләдем. Кыш бабай булып та күп йөрдем. Иммунитет какшаган инде.
— Социаль челтәрдә дә популярлашып киттең әле.
— Халык күп карый торган шырдый-бырдый видеолардан тотынган идем, аннары җитдиләнә башладым.
— Эше дә күп: тема табу, видео төшерү, фильмнардан өзекләрне туры китерү, монтаж…
— Һәр кешегә яраткан эше җиңел биреләдер. Монтажлау чагыштырмача четереклерәк. Анысын җиренә җиткереп бетермәгәнемне аңлыйм. “Әй, ярар”га гына эшләсәң, тиз була, алай да үтә кебек. Тик иҗат минем өчен һәр нәрсәне деталенә кадәр төгәл башкару. Андый вакытта атналар буе да эшләп утырырга мөмкинсең.
— Төртмәле видеоларың да шактый. Аларны озак уйлап йөрисеңме?
— Соңгы арада идеяләр төшкә керә башлады. Бер яктан, бу бик әйбәт. Идея табу җиңел түгел бит.
— Сүз булганы юкмы?
— Минем өчен туганнар да борчыла. Сүз бар. Шуңа әйтәсе килгәннең барысын да җиренә җиткереп әйтә алмаган чаклар да була.
— Тәнкыйть утына тоталармы?
— Юк алай. Тәнкыйтькә ияләнгәнмен. Ул уңайлылык зонасыннан чыгара, үсәргә ярдәм итә. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.
— Интернетта акча эшләп буламы?
— Акча эшләүне беренче урынга куярга ярамыйдыр. Ул очракта үсеш булмый. Күңелдәге хисләрне, яраткан эшеңне башкарганда акчасы да килә башлый. Яратмаган эштә эшләү — адәм баласының зур проблемасы. Дөньяга нәрсә өчен килгәнен дә аңламый китүчеләр бар. Акчасы әллә ни кермәсә дә, күңел кушкан эш белән мәшгуль булу рәхәт.
“ЯХШЫ ӘНИ БУЛАЧАК”
— Юрий, өч бала әтисе булгансың икән!
— Әйе, Аллага шөкер. Бу — безнең өчен зур шатлык. Бәхтияргә — 12, Билалга — 10, Баязитка 1 яшь.
— Ни өчен нәкъ менә “Б” хәрефенә башланган исемнәр сайладыгыз?
— Бәхтияр — “бәхет ияреп килә, бәхет чәчә” мәгънәсендә, Билал — “беренче азанчы”. Аларына үзеннән-үзе “Б” хәрефе туры килде. Өченчесе абыйлары белән бертөрле булсын дип уйланылгандыр. Баязит — “туры” дигәнне аңлата. Төпчек белән бик җиңел булмас дип, әледән үк шүрләп утырам (көлә). Үзе туры, өстәвенә Кәҗәмөгез.
— Син таләпчән әтиме?
— Таләпчәнлек — миндә җитешмәгән сыйфатларның берсе. Үземне әкренләп тәрбиялим. “Ни өчен Гүзәлгә өйләнәсең?” — дигәч: “Яхшы әни булачак”, — дип җавап биргән идем. Гүзәлгә ышанам. Ул карый, тәрбияли, Аллага шөкер. Минем белән бергә дүрт малай үстерә.
— Гүзәл бәби ялында инде, алайса?
— Гел эшли ул. Олы малайларны тапканнан соң, ике айдан эшкә чыкты. Баязит иркәрәк булгангамы, әллә олыгая төшкәч, тагын да бирелеп караумы бу, Гүзәлнең күбрәк төпчек улыбыз белән буласы килә. Әмма барыбер эшли.
“ЧИТТӘ СОЛТАН БУЛЫРГА ДИП КИТТЕК”
— Юрий, Кировта тугансың, Казанда укыдың. Нишләп Түбән Камага китәргә уйладың?
— Үз җиребездә олтан булганчы, читтә солтан булырга киттек. Анда артистлар да азрак, үсәргә мөмкин, дидек. Шулай булды да. Әмма өч елда дан-шөһрәт алырмын, дигән идем. 15 ел була инде…
— Исемнәрең юк кебек?
— Хәзер исемнең дәрәҗәсе юк бит. Булыр әле, чират бездә, диләр (көлә). Аңа мөкиббән киткән юк. Бераз хезмәт хакы артыр инде.
— Яңа шәһәргә тиз ияләштегезме?
— Түбән Кама — җайлы кала, проект белән төзелгән, юллары да иркен. Казанны яратам. Әмма анда юлда вакыт үтә.
— Театрда эшләр гөрлиме? Рольләр җитәме?
— Бөтен баш рольләр бездә булды. Татарстанда кыска вакыт эчендә икебезнеке кадәр рольләре булган актер юктыр. Кызганыч, уйнауның мәгънәви ягы гына юк. Министрлыктагыларга да монда кыска итеп аңлатып бетереп булмый. Режиссерлар да халык өчен эшләми. Әле генә “Сүнгән йолдызлар”ны чыгардык. Безнең вазыйфа бүтән хәзер, әнә “Мәскәүләр”гә ашкынабыз, тәнкыйтьчеләрне шаккатырырга, янәсе… Тәнкыйтьчеләрнең күбесе халык яраткан әйберләргә төкереп карый. Аларга мөгез чыгара торган спектакль кирәк.
— Түләү ягы ничек?
— Директорыбыз Рөстәм Галиев ким-хур итмәскә тырыша анысы. Ул — иҗат әһеле, үзе артист булган кеше. Гомумән, театрда зур акча эшләп булмый. Шуңа күрә читтән эзләргә туры килә. Өч баланы ашатырга кирәк бит.
— Быел синең юбилейлар елы бит әле!
— Түбән Кама театрында эшли башлаганга 15 ел була. Үземә көзен 35 яшь тула. Шушы даталар уңаеннан, берәр нәрсә оештырырга исәп бар.
Лилия ЙОСЫПОВА.