Виноград — кояш культурасы, Урта полосада аңа иң беренче чиратта кояш җитми. Шуңа виноградны бакчаның иң якты, кояшлы урынына утырталар. Аның өчен иң яхшы урын — көньяк стена буе. Шулай ук корылманың көньяк-көнбатыш ягына утыртырга була. Тәҗрибәле бакчачылар бу стенаны аксыл төскә буйый, болай үсемлеккә яктылык күбрәк төшә.
Виноградны утырту өчен, 1,5-2 атна алдан чокыр, иң яхшысы — траншея казырга кирәк. Траншея 50-60 см киңлектә, 60-70 см тирәнлектә булырга тиеш. Траншея төбенә 10-15 см калынлыкта дренаж: кирпеч ватыклары, чуерташ, керамзит һ.б. салына. Әгәр бакча туфрагы үзле балчыклы икән, траншеяга кире үз туфрагын тутырганда, өчтән бере кадәр ком кушалар. Әче туфракка (кәсле-көлсу туфрак) 1 метрга
2-3 кг исәбеннән известь кертәләр. Кара туфрак икән, ашлама кертергә кирәкми. Чөнки уңдырышлы кара туфракка өстәмә ашлама да керткәндә, ботаклар нык үсәчәк, ул вегетация чоры озынаюга китерә. Ә бездәге кыска җәйдә виноград үсеп җитеп, уңышын бирергә өлгерергә тиеш. Виноградны ярлы туфракка утыртканда, известь белән бергә, чокырга 3 өлеш туфракка 1 өлеш исәбеннән черемә кушып салырга кирәк.
Траншеяга туфрак тутырганнан соң, ике ягына да 15х15 см үлчәмле борыслар яки имән бүрәнәләр куела. Моның өчен иске шпаллар яхшы. Болай эшләгәндә, виноградны кышын капларга җиңел. Траншеяны әзерләгәннән соң, 1,5-2 атна җир утырырга тиеш.
Траншеяга виноград үсентеләрен 2-2,5 метр ара калдырып утырталар. Тамыр җибәреп, 40 см чамасы үскәч, 20-30 см калдырып кыскартырга кирәк. Аннан ян сабакчалары үсә башлый.
Ике атнадан ике иң көчле ян сабакчасын гына калдырып, калганнарын кисәләр. Җәй дәвамында аннан тагын ян сабакчалар чыгачак. Аларны 2 шәр яфрак кына калдырып, кыскартырга кирәк. Көзгә ботакларның аскы өлеше өлгерә башлый — көрән төскә керә. Беренче кыраулардан соң аларны 4 әр бөре генә калдырып кыскарталар. Әлеге ботакларны җиргә бөгәләр һәм нарат ботаклары, такта белән каплыйлар, өстенә пленка ябалар. Траншеяның ике башы һава керерлек ачык калырга тиеш, югыйсә виноград пешегәчәк. Кар яткач, өстәмә рәвештә кар белән каплагыз.
Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.