Редакциягә физик яктан мөмкинлеге чикле укучыларыбыз ярдәм сорап еш шалтырата. Әле тиешле памперсларны вакытында китермиләр, эшкә урнашуда хокуклар сакланмый… Борчыган мәсьәләләр җитәрлек. 5 майда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга киң җәмәгатьчелек игътибарын тагын бер кат җәлеп итү максатыннан, Казанның Идел буе районы инвалидлар оешмасы рәисе Юлия АЗИЗОВА белән сөйләштек.
— Юлия Владимировна, инвалидларны күбрәк нәрсә борчый?
— Проблемалар күптөрле һәм җитәрлек. Һәрберсе белән аерым эшләргә кирәк. II, III төркем инвалидларының күбесе эшкә урнашканда авырлыклар белән очраша. Элек Казанда физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә җайлаштырылган полиграф эшләнмәләре комбинаты бар иде. Хәзер ул банкротлык чигендә, шуңа да йөзләгән инвалид эшсез калды. Авыр хәлдәге инвалидларның күбесе техник тернәкләндерү чараларын, бигрәк тә памперс, пеленкаларны тиешенчә ала алмый. Килешүләр вакытында төзелмәгәнгә, алар ияләренә соңарып килеп ирешә. Барлык инвалидларны борчыган проблема уңайлы мохиткә кагыла. Кызганыч, бу өлкәдә күп эш башкарылса да, бар уңайлылыклар да тиешенчә тудырылмаган. Казанда, район үзәкләрендә инвалидлар өчен җайлаштырылган ишегалларын күреп, күңел сөенә анысы. Инвалидларга җайлаштырылган барлык объектлар да “юл картасы”на кертелгән. Ләкин башкарасы эшләр җитәрлек әле.
— Җәмгыятьнең инвалидларга карашы үзгәргәнен сизәсезме?
— Әлбәттә, караш хәзер башка. Инвалидлар үзләрен бүтәннәр белән тигез дәрәҗәдә хис итсен өчен, барысын да эшләргә тырышабыз. Күп нәрсә физик мөмкинлеге чикле кешенең үзеннән дә тора. Кайберләре үз эченә бикләнә, икенчеләре күбрәк игътибар көтә. Үрнәк алырлык, көчле рухлы кешеләр сокландыра. Мәсәлән, якташыбыз Татьяна Мадиева, инвалидлар арбасында булса да, дөнья буйлап сәяхәт итә. Аэропортларда, вокзалларда инвалидларга барлык шартлар тудырылган. Халыкара класслы спорт остасы, армрестлинг буенча дөнья чемпионы Лилия Гайнуллина атна саен күнегүләр ясый, ярышларда катнаша. Эшләргә, укырга, ял, сәяхәт итәргә мөмкинлекләр күп.
— Редакциягә: “Инвалидларга бушлай торак бармы?” — дип сорап еш шалтыраталар.
— Хәзер инвалидлар өчен бушлай торак бирелми. Аерым яшәргә тиешле кайбер инвалидларга квоталар бар. Мәсәлән, коляскада йөрүчеләр фатир ала икән, ул беренче катта булырга тиеш яки менталь авырулы кешеләрне аерым яшәү урыны белән тәэмин итү каралган. Чират бик акрын бара. Әйтик, мин белгән Мөхәммәтшиннар гаиләсендәге психик авыруы булган кеше күршеләр белән яшәргә тиеш түгел. Әмма алар һаман тулай торакта гомер итәргә мәҗбүр.
— Проблемалар чишелеш табамы?
— Узган атнада Асия исемле ханым мөрәҗәгать итте. Ул ике елдан бирле урын өстендә ятучы апасына памперс алыр өчен шәхси тернәкләнү программасы (ИПР) рәсмиләштерә алмаган. Бары Дәүләт Советы депутаты Ольга Вороновага мөрәҗәгать иткәннән соң гына, боз кузгалды. Сырхауханәдән табиб килеп, памперс, пеленкалар биреләчәк, дип вәгъдә иткән.
Ранил ГЫЙЛЬВАНОВ, юрист, I төркем инвалиды:
— Кызганыч, инвалидлар хокукларын белеп бетерми. Закон нигезендә, алар оешмаларда чиратсыз кабул ителергә тиеш. Хәзер почта, хастаханәләрдә электрон талоннар гамәлдә. Һәркем үз вакыты җиткәч керә. Инвалид булганга гына алданрак үткәреп җибәрмиләр. Кайбер очракта тышкы яктан кеше инвалид булып тоелмаска мөмкин. Мин, мәсәлән, күзем күрмәсә дә, һәрчак таяк, кара күзлек белән йөрмим.
Эшкә урнашу буенча да авырлыклар күп. Инвалидны эшкә алу оешмалар өчен отышлы, чөнки дәүләт инвалидка түләнгән өч айлык хезмәт хакын кире кайтара. Тик кайбер намуссыз оешмалар бу акчаны алгач, инвалидны эштән җибәрә. Шифаханәләргә баруда кыенлыклар очрый. Ел саен тернәкләнү узарга тиеш булсак та, юлламаны өч ел көтәргә туры килә. Чират акрын бара.
Тагын бер момент. Мәшгульлек үзәкләрендә инвалидларга үз эшен ачу мөмкинлеге бар. Үзем дә күпләргә бизнес-план төзергә булыштым. Инвалид үзмәшгуль булып теркәлеп, эшен башлаган өчен 153 мең сум акча каралган.
Гөлүсә ЗАКИРОВА, начар күрүчеләр, сукырлар өчен махсус китапханә хезмәткәре:
— Безнең китапханәнең Алабуга, Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Әлмәттә филиаллары эшли. Гади китапханәләрдә Брайль шрифты белән китаплар юк. Шуңа да алар начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен китапханә белән тыгыз элемтәдә тора. Районда яшәүче күрмәүче безгә читтән торып язылырга һәм теләгән китабын почта аша алырга мөмкин. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Татарча китапларны интернеттагы “Логос” аудио китапханәсенә дә урнаштырабыз. Балалар өчен рәсемнәрне капшап карарга мөмкинлек биргән китаплар бар. 2017 елдан Россиядә дәүләт ярдәме белән чыга торган барлык фильмнарны да күрмәүчеләр өчен тифлокомментарий белән әзерләргә дигән закон чыкты. Күрмәүчеләр Кариев, Камал, “Әкият” курчак театрында, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында махсуслашкан спектакльләр “карый” ала. Хәйрия фондлары аша билетлар ташлама белән бирелә. Шунысы кызганыч, сукырларны озатып йөри торган масус этләр белән бөтен җиргә дә кертмиләр.
Алсу МӨХӘММӘТОВА, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе:
— Республикада үзенчәлекле балаларга белем бирүгә юнәлтелгән, логопед төркемнәре булган 519 балалар бакчасы санала. 63 балалар бакчасы күрмәүче, ишетмәүче, интеллекты, хәрәкәт итү-терәк аппараты зәгыйфь балалар өчен җайлаштырылган. Аллергияле, туберкулез интоксикациясе булган, еш авыручы 4 меңнән артык бала махсус сәламәтләндерү төркемнәрендә шөгыльләнә. Республика мәктәпләрендә физик яктан мөмкинлеге чикле балаларга сәламәт яшьтәшләре белән тигез дәрәҗәдә уку мөмкинлеге тудырылган. Гомумән, һәр мәктәп, һәр укытучы үзенчәлекле балаларны укытырга әзер булырга тиеш. Кызганыч, мондый укучылар саны арта. Күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр өчен махсуслашкан аерым мәктәпләр эшли. Республикада 39 һөнәри белем бирү йортында инвалидлар өчен шартлар тудырылган. I, II төркем, шулай ук тумыштан инвалидларга, хәрби имгәнү аркасында инвалид калучыларга, 71 нче федераль закон нигезендә, югары уку йортларына кергәндә аерым квоталар каралган. Әзерлек бүлекләрендә белем алу мөмкинлеге тудырылган. Һәр уку йортының үз кагыйдәләре, шуңа да барысын алдан белешергә, ачыкларга кирәк.
Инвалидка нәрсә тиеш?
Социаль хезмәтләр җыелмасы; төркеменә карап пенсия; бушлай медицина һәм юридик ярдәм; техник тернәкләндерү чаралары (таяк, колак аппараты, коляска һ.б.); шифаханәгә юллама; эш вакыты атнага 35 сәгатьтән артмаска тиеш; коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама; бушлай парковка урыны.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото — © andreypopov — 123rf.com