Оста баянчы, күренекле музыкант, композитор, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиевның иҗатын безнең республикада гына түгел, чит илләрдә дә яраталар. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшергә була. Бала тәрбияләүдә дә тәҗрибәсе җитәрлек, тормышчан киңәшләре белән дә бүлешергә әзер, дини сорауларга да җавап бирә, музыка өлкәсендә дә белгеч ул. Гомумән, игътибарлы, тыйнак, ачык күңелле кеше.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Ринат Сөләйман улы Вәлиев
Туган җире: Түбән Новгород өлкәсе Грибаново авылы
Туган көне: 1971 ел, 9 март
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты
Гаилә хәле: өйләнгән, тугыз баласы бар
“Беренче уенчыгым — баян”
— Ринат абый, ниләр белән янып-көеп йөргән чагыгыз?
— Чакырган җирдә чыгыш ясыйм. Тавыш яздыру студиясендә еш булырга туры килә. Җырчыларга баянда уйныйм. Рамазан аенда уразада булдык. Олы улларым да тотты. Шуңа да күбрәк өйдә, гаиләм янында торырга тырыштым. Бергә ураза тоту җиңелрәк. Тәравих намазларына да улларым белән җыелып бардык.
— Беренче баяныгызны хәтерлисезме?
— Ул баянны абыем Мөнир армиядән кайтышлый алган иде. Әле дә авылда тора. Беренче уенчыгым да баян булган. Абыйлардан калган иске баянда үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Әниемнең энесе Чыңгыз абый миңа аккордеон бүләк иткән иде. Ул тарихчы, озак еллар ябык типтагы Арзамас-16 шәһәрендә гомер итте, 90 яшен тутырды.
— Үзегез дә ишле гаиләдән. Хәзер заманалар башка. Тугыз бала әтисе булу куркытмадымы?
— Гади колхозчылар гаиләсендә тудым, 15 нче төпчек бала. Әти фронтовик иде, аны хәтерләмим дә. Ул бакыйлыкка күчкәндә, 5 айлык булып калганмын. Сигез туган исән-имин үстек. Хәзер алтау калдык. Бер апам — Мәскәүдә, икенчесе Түбән Новгородта яши. Өч абыем бар. Берсе Донбасста. Авылдагы төп нигезне карап торабыз, кайтып йөрибез. Анда хәзер берәү дә юк. Әниебез дә мәрхүм. Яшь чакта үземнең дә тугыз бала булыр дип кем уйлаган? Моны Аллаһның рәхмәте дип кабул иттем. Һәр бала үз ризыгы белән туа бит. Нигъмәтләрне бирүче — Аллаһ.
— Балаларны тәрбияләгәндә, нәрсәгә игътибар итәсез?
— Төрлечә була. Кулга каеш алган чаклар да булды, олыгайган саен күңел йомшара, акыл керә. Хәзер күбрәк үгет-нәсыйхәт, мәгънәле сүз белән тәрбиялибез. Тәмле ашату, матур киендерү, теләгәнен сатып алу гына балага тәрбия бирәм дигән сүз түгел. Минемчә, мөселман гаиләсендә балаларга дини белем бирү мөһим. Улларымны, кызларымны мәдрәсәгә, үзем белән мәчеткә йөртергә тырышам. Әдәп-тәртип булса, калганы үзеннән-үзе барлыкка килер. Баланың үз акылы, фикере булырга тиеш. Хәзер начар юлда йөрүче яшьләр, җиңел акча табарга омтылучылар җитәрлек. Үсмерләр бер-берсенә иярә. Компьютер, социаль челтәрләрнең дә тәэсире көчле. Балаларыбызны начарлыклардан Раббым үзе сакласын.
“Тугызы тугыз төрле”
— Балаларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?
— Балаларның тугызы тугыз төрле. Күбесенең музыкага сәләте бар, ләкин бөтенесе дә иҗатка тартылмый. Кыстамыйм да. Кайсы юнәлеш күңелләренә якын, шуны сайласыннар. Олы улыбыз Рәсүл кечкенәдән баян уйнаганымны, оркестрда дирижерлык иткәнемне күреп үсте. Мәктәптә укыганда аны гел җырлаталар иде, гитарада да уйнады. Музыка училищесына укырга керергә хыялланып йөрде. Ахыр чиктә социолог булырга Төркиядә укып кайтты. Икенче улыбыз Нурислам да сәләтле. Фортепианода уйный башлаган иде, тик бу өлкә минеке түгел дип, программист белгечлеген сайлады. Мөхәммәд баштарак баян, курай белән кызыксынды. Хәзер акробатик күнегүләр ясый. Габделгазиз дә музыка мәктәбенә йөреп алды. Аннары футболны үз итте. Исмәгыйль пешекче-кондитер белгечлеген үзләштерә. Кызыбыз Җәмилә нәфис гимнастика белән шөгыльләнеп, нәтиҗәләргә иреште. Яулык япкач, спорттан ерагайды. Ибраһимга нәкъ менә гает көнне туганга шундый исем сайладык. Ул утыра белә башлаганнан бирле гармун тарта. 3 яшендә уйный белә иде. Баянда халык җырларын уйнавымны сәгатьләр буе тын да алмый тыңлый иде. Хәзер ул Рөстәм Яхин исемендәге музыка мәктәбендә белем ала. Бик күп бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Үзе дә көйләр яза. Әгәр бу кызыксынуы бетмәсә, тырышса, юлымны дәвам итәр дип уйлыйм. Әле мине дә уздырыр. Йосыф быел I сыйныфка барачак. Ул йокларга яткач та гел: “Әти, миңа Аллаһ турында сөйлә әле”, — дип әйтә иде. Вәгазьләрне йотлыгып тыңлый. Төпчегебез Мәрьямгә 4 яшь. Ул да гармунга тартыла. Икенче Флера Хөрмәтова булырсың әле, дип шаяртабыз.
— Ринат абый, сез дәү әти дә булдыгыз бит.
— Улыбыз Рәсүл Төркиядә укып кайткач өйләнде. Хәзер ике оныгым үсеп килә. Имранга — 4, Мансурга 2 яшь.
“Өшкерү сәләте әбидән күчкән”
— Сезне дәвачы буларак та беләбез. Массаж, хиҗама ясыйсыз, өшкерәсез. Бу сәләт кемнән күчте икән?
— Дәвалау сәләте нәселдән килә. Әтинең әнисе Хәдичә әбине авылда өшкерүче буларак беләләр иде. Аны яхшы хәтерлим. Безнең күрше йортта, әтинең энесендә яшәде. Бик үзенчәлекле иде ул, Мәскәүдән алып кайткан иң тәмле казылык, балык, сырларга исе дә китмәде. Бары улы суйган корбан итен генә ашый иде. Тоз кулланмады. 96 яшенә кадәр яшәде. Күп нәрсәне аннан өйрәндем. Икенче әбием гел Аллаһка зекер әйтә иде. Янына кунакка киләсең, кулында дисбе булыр, зекерен әйтеп бетермичә, синең белән сөйләшмәс. Башы белән генә ымлап керергә кушар да, 5-10 минуттан соң, укып бетергәч: “Исәнме, улым”, — дияр. Шуларны сеңдереп үскәнмендер инде. Балаларымны гел үзем өшкерәм. Еш кына артистлар, күрше-тирәдәгеләр сабыйларын алып килә. Элек олыларны да өшкерә идем, хәзер бик алынмыйм. Чөнки бу — җаваплы эш. Казанда сихер чыгаручы, өшкерүчеләр белән элемтәдә торам. Миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрне шуларга юллыйм. Соңгы ун елда кешеләрне төрле традицион булмаган алымнар белән дәвалыйм. Файдасын күрәләр. Бу шөгыль үземә дә канәгатьлек хисе, энергия бирә. Үземнең кешегә кирәклегемне тоям.
— Музыкант буларак үзегезне кирәк дип тоймый идегезме?
— Иҗатымны яратучы тамашачым бар, рәхмәт. Эстрада күбрәк яшьләр өчен, үземне хәзер бик яшь дип әйтә алмыйм. Соңгы елларда бу хакта еш уйлыйм, картайгач, мескен хәлдә калган, онытылган баянчылар, җырчылар бар. Шундый хәлдә каласы түгел иде. Хыялый булсам да, реалист булырга тырышам. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар.
— Сәхнәдән китәм дип әйтергә теләмисездер бит?
— Элек татарлар күп яшәгән чит илләргә еш бара идек. Япония, Европа илләре: Словения, Венгрия, Болгария, Төркия, Үзбәкстан, Төрекмәнстан — берсе дә калмады. Санап бетерерлек түгел. Өч чит ил паспорты тулды. Штамп куярга битләр җитми. Сабан туе, дәүләт чаралары, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган концертлар бездән башка узмады. Пандемия белән сәфәрләрне киметтек. Хәзер еракка, озак вакытка сузылган гастрольләргә бик бармаска тырышам. Сәхнәдән китмәсәм дә, акрынлап мөгаллимлек эшенә күчәрмен, мөгаен. Бөтен белгәнемне, тәҗрибәмне музыка белән кызыксынган улларыма бирергә уйлыйм. Уйнарга өйрәнергә теләгән кешегә баян, моң буенча үземнең курсны ачарга телим. Кешеләрне дәвалауны дәвам итәрмен. Гыйлем тупларга, камилләшергә вакыт күбрәк калыр.
— Мөгаллим буларак тагын нәрсәләр эшләргә уйлыйсыз?
— Чынга ашырасы идеяләр җитәрлек. Күп яшь музыкантлар минем музыкаль эшкәртмәләрне башкарып, бәйгеләрдә катнашалар. Мондый эшкәртмәләр бармак белән генә санарлык: музыкантлар Рамил Курамшин, Максат Гомәров, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Вәлиевныкы. Педагоглар да: “Гел бер нәрсә уйныйсы килми, яңа әсәрләр языгыз”, — дип мөрәҗәгать итә. Концертлар куеп йөрсәң, бу эшкә өлгереп булмый.
— Буш вакытыгыз ничек үтә?
— Буш вакыт бармы, дип сора. Эштән туктап торганда ял итәм, гаиләмә өй эшләрендә булышам. Шәхси йортта яшибез, шуңа да эш җитәрлек. Бакчаны күбрәк хатыным Гөлнара карый. Шәһәр кызы булса да, яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә. Өстәлдән кыяр, помидор өзелми. Элек дустым Руслан Баһадур белән балыкка йөри идек. Ике ел кармак тоткан юк инде. Улым акваланг бүләк иткәч, су асты дөньясы белән кызыксынып алдым. Урманга гөмбә җыярга барабыз. Үләннәр әзерлим. Дару урынына табигый антибиотиклар: лимон, сарымсак, суган, керән, кызыл борыч, кара тмин орлыклары, имбир куллансаң, күпкә файдалырак. Дуслар белән табигать кочагына чыгабыз. Сәяхәт итәргә яратам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.