• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“ЭЛЕКТРОМОБИЛЬДӘ ЙӨРҮ УН ТАПКЫР АРЗАНРАККА ЧЫГА”

“ЭЛЕКТРОМОБИЛЬДӘ ЙӨРҮ УН ТАПКЫР АРЗАНРАККА ЧЫГА”

Соңгы елларда электромобильләр саны арта. Татарстанда алар 300 ләп исәпләнә. Мондый төр транспортның уңай һәм кимчелекле яклары турында электромобиль йөртүче Рөстәм ГАЛИМҖАНОВ белән сөйләштек. Ул электромобильләр өчен инфраструктураны үстерү “Рестарт” автоном оешмасын да җитәкли.

— Рөстәм, машинаң белән таныштыр әле?
— “Тесла Модель 3” машинасында бер елдан артык йөрим. Аны Америкадан кайтарттым. Бездә электромобильләр сатып алганда киң таралган схема: чит илдә юл һәлакәтендә булган электромобильләрне Белоруссия таможнясы аша алып чыгарга мөмкин. Сатып алу, документ эшләре, электрон ПТС, дәүләт пошлиналарын да түләү җайлаштырылган. Аннары ЮХИДИгә барып, машинаны теркисе генә. Минем “Тесла”ның двигателе 262 ат көчле, арткы приводлы. Авырлыгы — 1,8 тонна. Уңайлыклар тудырылган, җитез машина. 5 секунд эчендә 100 км га кадәр тизлек җыя. Батареясе 75 кВт лы, уртача 400 чакрымга җитә.
— Электр белән эшли торган машина йөртүчеләр, гадәттә, нинди проблемалар белән очраша?
— Төп кыенлык — электромобильләр өчен сервислар юк. Вак-төяк деталь кирәк булса, аны заказ белән кайтартырга, аннары интернеттан өйрәнеп, үзең алыштырырга туры килә. Дөрес, бу машиналар чагыштырмача сирәк ватыла. Чөнки алар гади, двигательгә май саласы юк, салон фильтрын алыштырсаң җитә.
— Машинага зарядка җыюда кыенлык юкмы?
— Электромобиль сатып алганчы, беренче чиратта зарядка урынын кайгыртырга кирәк. Хәзер Татарстанда алар 50 дән артык. Һәр сәүдә үзәгендә диярлек, кайбер туклану урыннарында, торак комплексларда мондый җайланмалар бар. Алар бушлай хезмәт күрсәтә. Мин ишегалдындагы парковка урынында, эштә зарядка җыю җайланмалары булдырдым. Моның тәртибе бар. Идарәче компаниядән рөхсәт алырга, “Казан электр челтәре” белән килешү төзергә кирәк. Бу мәсьәләдә “Рестарт” оешмасы ярдәм итәргә әзер.
— Электр бензинга караганда арзанракмы?
— Электромобильдә йөрү бензин белән эшли торган машинага караганда ун тапкыр арзанракка чыга.
Бер кВт якынча 3 сум дип алсак, 400 чакрым араны узар өчен электромобильдә 225 сумлык зарядка кирәк, ә шундый ук ат көчле, бензин белән йөри торган машинада 400 км га 2000 сумлык бензин китә. Зарядка җайланмаларының күбесеннән бушлай файдаланып була.
— Татарстанда электромобильләр сатыламы?
— Казанда “Джак” Кытай электромобильләре салоны бар. Анда уртача бәя —
2 млн. 500 мең сум. Башка салоннарда әлегә премиум класслыларын (“Порше Тайкан”, “Ауди е-трон”, “Ягуар Ай-Пэйс”) гына очратырга мөмкин. Алар 6-12 млн. сум тора. Республика урамнарында йөри торган электромобильләрнең 99 %ы — чит илдән кайтартылган тотылган машиналар. Иң популяры — руле уң якта булган япон автомобиле “Ниссан Лиф”. Зарядкасы, гадәттә, 100 чакрымга җитә. Бәясе — 500-600 мең сум тирәсе.
Дөрес, бу машина күбрәк шәһәр өчен. Ерак сәфәргә чыгарга уйласаң, зарядка җитмәве бар. Андый очракта бензин белән йөри торган автомобиль кулланабыз.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru