Казанда чын-чынлап мохтаҗ булган хәер сорашучылар юк диярлек. “Душа России” волонтерлык хәрәкәте социаль хезмәткәрләр белән берлектә уздырган тикшерүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Юлия ХӘКИМОВА: “Хәер сорашучыларга сәдака бирмәсәң яхшырак, барыбер акча үзләренә эләкми”, — ди. “Хәерчелек” бизнесы хакында Юлиянең үзе белән сөйләштек.
— Юлия, элек Казанда хәер сорашучылар күбрәк иде. Хәзер кимеделәр сыман. Шулай да: “Ярдәм итегез, янгын кичердем”; “Операциягә акча җитми”, — дип хәер сорашып утыручылар очрый. Алар чынлап та мохтаҗ кешеләрме?
— Мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр буенча, социаль хезмәткәрләр белән бергә андый мохтаҗларның чын йөзен ачабыз. Аларның күбесе — читтән килгән кешеләр. Былтыр өч казанлыны гына ачыкладык. Шунысы гаҗәп, алар арасында бер мохтаҗ кеше дә юк иде. Кайсы әллә ничә еллар элек кичергән янгын турында сөйли. Күбесе яхшы пенсия ала, торыр урыны бар. Әмма оныкларына, балаларына өстәмә ярдәм булмасмы дип хәер сораша. Соранып йөрүче балаларның күбесе чегән гаиләләреннән. Хәер сорашучыларны яллап эшләтүчеләр дә бар.
— Хәер сорарга мәҗбүр итүчеләр бармы?
— Быел Казанга “ялланып эшләүче-коллар”ны китерүләре хакында ишетелмәде. Элек бу еш очрый иде. “Коллык”ка эләгүчеләр арасында туганнары булмаган, ялгыз калган өлкәннәр, инвалидлар күп. Гадәттә, аларны бер урында озак тотмыйлар. Игътибарны җәлеп итмәсеннәр өчен, икенче шәһәргә алып китәләр.
— “Хәерчелек” бизнесы хуҗалары кулына бу кешеләр ничек килеп эләгә?
— Һәрберсенең үз язмышы. Мурманск өлкәсендә бер әбине урамнан урлаганнар. Бер бабайның хастаханәдән чыкканын көтеп торганнар. Татарстанда гына ул интернат-йорт хезмәткәрләре үз пациентларын саклый, гел күзәтү астында тота. Ә башка төбәкләрдә туганнарын еллар буе эзләүчеләр бар. Безгә дә югалган кешеләрнең фотоларын җибәрәләр. Былтыр “коллык”ка эләккән Дима исемле егетне коткардык. Ул күп балалы гаиләдән, 12 яшендә аны әниләре акча эшләргә Владивостокка җибәрә. Үсмер зиратка кабер казучы булып эшкә урнаша. Салкында аякларын өшетә, инвалидлар коляскасына утырырга мәҗбүр була. Аяксыз калгач, аны интернат-йортка җибәрәләр. Үзе әйтүенчә, интернат хезмәткәрләре аны бер әрмән гаиләсенә тапшырган. Анда аны хәер сорарга мәҗбүр иткәннәр. Бу әрмән гаиләсеннән Диманы чегәннәр урлап, Казанга алып килгәннәр. Егет беренче “хуҗаларыннан” зарланды. “Аз “акча эшләгәнгә” салкын мунчада тоталар, кыйныйлар, ашатмыйлар иде”, — ди. Ул качарга да тырышып караган. Документлары юк. Диманы иртәнге сәгать 9 дан кичке 10 га кадәр “эшләткәннәр”. Ул “Мега” сәүдә үзәге парковкасында, янәсе, Әфганнан кайткан аяксыз хәрби булып акча теләнгән. “Хуҗаларына” көн саен 10 мең сум тирәсе акча алып кайтып.
Егетне приютка илттек. Аңа сәгать, телефон биргән булганнар. Шуның аша кайда икәнен күзәткәннәр, күрәсең. Эз калдырмас өчен, аларны алдык.
— Ул сәгать аша үзегезне эзләп тапмадылармы?
— Машинамның эзенә төшеп, шул көнне кичкә үк килеп җиттеләр. Инвалид егетне кире кайтаруны таләп иттеләр. Миңа янадылар. Гаиләмә начарлык эшлибез, дип куркыттылар. Полиция чакыртам дигәч, машиналарына утырып, мине таптатырга да теләделәр. Җитмәсә, ул чакта ишегалдында балалар да бар иде әле. Аягыма зыян килде. Аннары китеп бардылар. Бу эш белән хәзер Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнә.
— Гади халык “хәерчелек” бизнесын тыюда үз өлешен кертә аламы?
— Хәер сорашып утыручыны үзең белән ияртеп китү, коткарырга талпыну куркыныч. Хәер сорашучыга акча бирмәскә кирәк. Бик кызгансаң, ашатырга мөмкин. 112 номерына шалтыратып хәбәр итү дөрес булыр. Бәлки, шундый шалтыратулар күбрәк кабул ителсә, хокук саклаучылар бу мәсьәләгә игътибарны арттырыр иде. Кешеләрне көчләп ирекләреннән мәхрүм итү Җинаять кодексының 127 нче маддәсе буенча закон бозу булып санала.
Социаль хезмәткәрләрнең күбесе бу проблема белән таныш булса да, “коллар”га ярдәм итә алмыйлар. Полиция әлеге эш белән җитди шөгыльләнер дип ышанасы килә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото — © Сайганов Александр — Фотобанк Лори