Татарстанда физалисны үстерү һәм сату буенча фермерларның берсе — Ришат Юнысов Баулыда яши. Без физалисны сирәк очратабыз һәм күпләр аның ни икәнен, нәрсә өчен, ничек кулланылганын да белми. Бу сирәк үсемлекне Баулыдагы “Юнысов” крестьян-фермер хуҗалыгы да үстерә башлады.
— Физалис үстерү өчен, орлыкларны һәм туфракны көздән әзерләп калдырырга кирәк, — дип аңлатты Ришат Юнысов. — Помидор үсентесе кебек савытларга чәчәбез. Ике-өч яфрак чыккач, күчереп утыртабыз. Мәсәлән, стаканнарга 1500 данә утырттык. Әлбәттә, яз көне җиргә дә чәчәргә мөмкин. Ул очракта уңыш соңрак өлгерә. Безнең шартларда үсентене өйдә әзерләп, күчереп утырту хәерле. Яхшы уңыш булганда, бер төптән кырыкка якын физалис җыеп алырга мөмкин. Башта кызык өчен өй янындагы бакчада гына үстерә идек, аннары мәйданны киңәйттек.
Хуҗалар сүзләренчә, беренче уңышны 50 чиләктән артык җыеп алганнар. Физалис кырыннан чүп үләннәрен алар утамый да, чапмый да икән. Куаклар егылмасын, җиргә ятып үсмәсен өчен, чүп үләннәре “ярдәмгә килә”.
Ришат физалис үстерү, аның файдалы үзлекләре, куллану турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Нәкъ менә алар республикада беренчеләрдән булып әлеге үсемлекне күпләп үстерү, төрле продуктлар әзерләү белән шөгыльләнә.
— Узган елны безгә Ярославльдән шалтыраттылар. Алар да физалис үстерә икән, — дип сөйләде эшмәкәр. — Үстерүен үстергәннәр, тик файдалана белмәгәннәр. Һәр эшнең үз җае була. Безне ничек эзләп таптыгыз, дип кызыксындым. Бер без генә Россиядә һәм Татарстанда әлеге үсемлекне үстерү, аннан продукция җитештерү өчен сертификация үткәнбез икән.
Ришат Юнысов сүзләренчә, үсемлекнең тамыры, җимеш урнашкан кабыкчасы да дарулар ясау өчен файдаланыла. Тик безнең илдә физалисны әле тулысынча кулланырга өйрәнмәгәннәр.
— Физалистагы ликопин матдәсе җимешләргә ачык төс бирә, ул көчле антиоксидант, — дип аңлатты әңгәмәдәшем. — Физалисны онкологик авырулары булганнарга да кулланырга киңәш итәләр. Ул организмны чистарта, кирәкле микроэлементлар белән тулыландыра, углеводларга, фруктозага бай.
Фермер безнең белән сөйләшкән арада да берничә чиләк физалис җыйды.
— Әлеге вакытта физалисны җыябыз, ул яхшы саклана, — ди ул. — Аннары ашыкмыйча гына эшкәртәбез. Гадәттә, кайнатма әзерлибез, шулай ук мармелад та бик тәмле була. Кайнатмасын әзерләү җиңел эш димәс идем, ул берничә этаптан тора. Вакытын белеп, туктатып, өч тапкыр кайнатып аласы. Җимешләр эре булганда, аларны берничә өлешкә бүләргә кирәк, ваграк булса, шул килеш калдырырга мөмкин. Ширбәткә салып кайнатканда, аның эченә ширбәт тула, бик матур төскә керә. Тәме һәм төсе инҗир кайнатмасын хәтерләтә.
Моннан тыш Юнысовлар бер мең төпкә якын ремонтант кура җиләге, берничә төрле сорт кара карлыган үстерә. Шулай ук безнең яклар өчен ят булган җимеш — күк җиләк (голубика) үстерә башлаганнар. Аның өчен тиешле шартлар тудыру аеруча авыр икән.
— Быел су сибү җайланмаларын көйләдек. Ул — бик чыгымлы эш, — ди Ришат Юнысов. — Хәзер һәр төп үсемлеккә тамчылап су сибү җайланмасы куелган. Чөнки карлыган, кура җиләге, физалис — су ярата торган үсемлекләр, туфрак дымлы булырга тиеш.
Ришат Юнысов киләчәктә эшен тагын да киңәйтергә планлаштыра. Хуҗалыкта өч улы, тормыш иптәше — аның төп ярдәмчеләре.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.
Физалис — помидорга охшаш үсемлек. Кечкенә җимешләре кәгазь фонарьга охшаган кабык эченә яшерелгән. Физалис “куык” дигәнне аңлата. Аның яшелчә һәм җиләк-җимеш кебек төрләре була.
Физалисның яшелчә төреннән икра әзерлиләр, ашка кушалар, аны тозларга, маринадларга мөмкин, кайнатма, мармелад һәм цукат ясыйлар. Физалисны үстерү катлаулы түгел, баклажан яки помидор кебек үк.