• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

Цирк хайваннарсыз да була ала

Цирк хайваннарсыз да була ала
Казан циркына барып кайту балалар өчен үзе бер бәйрәм, тамаша. Баласын ияртеп килгән олы кешеләр дә биредә балачакка кайткандай була. “Цирк балалар өчен генә түгел. Ул гаиләне берләштерә торган урын булырга тиеш”, — дип саный Казан циркының директоры Эльмира БУЛАТОВА. Аның яңа вазыйфада эшли башлаганына ярты ел гына булса да, циркта үзгәрешләр сизелерлек. Хәзер монда хайваннарсыз цирк та күрсәтелә, киләчәктә татар шоу-программасын да күрергә мөмкин булачак. Цирктагы яңалыклар хакында Эльмира ханымның үзе белән сөйләштек.

— Эльмира Хәмидовна, бүген циркның хәле ничек, ниләр белән янып-көеп йөрисез?
— Берничә елга план куеп эшләргә өйрәндек. 6 айдан, бер елдан циркта нәрсә буласын алдан беләбез. Бу тамашачыларга да җайлы. Халык фикере безнең өчен мөһим. Шуны истә тотып, хайваннарсыз тамашаларга игътибарны арттырдык. Казан циркының үз хайваннары юк. Дөрес, гастрольләр белән килгән хайваннарны вакытлыча асрарга шартлар тудырылган. Хайваннарсыз цирк — безнең өчен бөтенләй яңа формат. Быел шундый ике программа тәкъдим ителде. Кайтавазлар төрле. Кемдер моның нәрсә икәнен аңламый да калды. Икенче берәүләр бу гадәти булмаган мюзикл-спектакльләрне кабатлап күрсәтүне сорый. Киләсе елның маенда хайваннарсыз тамашаны Казан циркында кабат күреп булыр дип уйлыйм. Шулай да тамашачыларның күбесе классик циркка өстенлек бирә. Клоун, хайваннар чыгышы сагындырган. Циркта жанр төрлелеге булырга тиеш дип саныйм. Монда яшьләр, олылар, балалар да күңеленә ошаганын табарга тиеш. Циркның яңа логотибы, брендын таныту буенча эзләнүләр бара.
— Ни өчен тамашаны алып баручы балаларны татар телендә дә сәламләми? Татар колоритын кертеп, берәр программа әзерләргә уйламыйсызмы?
— Әлбәттә, бу хакта уйлыйбыз. Аның сценарие әзерләнә. 2023 елның сентябрендә ул тамашачыга тәкъдим ителергә тиеш иде, тик кайбер сәбәпләр аркасында соңгарак калачак. Әлеге программа татар фольклорына, әкиятләр, риваятьләргә нигезләнәчәк. Анда милли костюмнар, биюләр, татар моңы яңгыраячак. Татар колоритлы бу программа даими барачак.
Ә тамашаларда балаларны татарча сәламләүгә килгәндә, бу фикерне һичшиксез исәпкә алырбыз.
— Казан циркының үз мәктәбе бар. Аны тәмамлаучылар сездә каламы?
— Кызганыч, Казан циркы мәктәбе элекке нәтиҗәләрне бирми. Соңгы 5-6 елда укучыларның Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашканы, зур аренада чыгыш ясаганы юк. Югыйсә балалар да сәләтле, тырыша, укытучылар да көчле. Дөрес, мәктәптә уку да авыр. Бөтенесе ахырга кадәр түзми. Мәктәптә 5-14 яшьлек 180 бала белем ала, былтыр уку йортын нибары ике кыз тәмамлады. Бу өлкәдә мәсьәләләр җитәрлек. Мәктәптән соң балалар үз ирекләрендә. Кайберләре цирк училищесына укырга керә, икенчеләре шәхси студияләргә китә. Безнең максат — аларны үзебезнең циркта калдыру, кадрлар әзерләү. Талантларыбыз беренче адымнарын Казан циркында ясарга тиеш. Сүз уңаеннан, быел Яңа ел тамашасында үзебезнең цирк мәктәбе укучылары катнашында ике чыгыш әзерләнә.
— Билетлар ничә сумнан башлана, Пушкин картасы белән кереп буламы?
— Билет бәяләре 700 сумнан алып 1800 сумга кадәр. Аерым категория кешеләргә ташламалар каралган. Кызганыч, әлегә Пушкин картасы белән циркка билет алып булмый. Ләкин бу мәсьәләдә сөйләшү бара. Киләчәктә андый мөмкинлек булыр дип уйлыйм.
— Ел саен циркта Яңа ел бәйрәме уңаеннан махсус тамаша тәкъдим ителә. Быел нәрсә белән гаҗәпләндерәчәксез?
— 17 декабрьдән тәкъдим ителә торган “Морозко” Яңа ел тамашасының төп геройлары — казлар. Аларны Татарстан фермерларыннан эзләп таптык. Яңа ел программасы классик цирк түгел. Бу тулы шоу булачак. Анда 70 ләп кеше катнашачак. Актерлар, синхрон йөзү мәктәбеннән кызлар булачак. Мондый тамашаның Казанда беркайчан да булганы юк. Ул дуслык, мәхәббәт, игелек турында.
Төп максатыбыз — тамашачы циркта үзен бәхетле хис итәргә, азга булса да дөнья мәшәкатьләреннән арынып торырга, уңай кичерешләр белән кайтып китәргә тиеш.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Казан циркына ташламалар
Бушлай: 3 яшькә кадәр сабыйлар, ятимнәр.
50 % ташлама: Чернобыль фаҗигасендә зыян күрүчеләр.
30 % ташлама: 14 яшьтән узган I, II, III төркем инвалидлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ветераннар.
20 % ташлама: пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, көндезге бүлектә укучы студентлар.

Туган көн уңаеннан 10 % ташлама каралган (документ белән расларга кирәк).

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru