Башкортстанның Балтач районы Яңа Балтач авылында туып-үскән, БДУның Бөре филиалында IV курста укучы Розана КАШАПОВА — герче кыз. Бу спортка үсмер чактан кереп китә. Соңгы алты елда профессиональ рәвештә шөгыльләнү чорында бер-бер артлы зур җиңүләр яулый. Башкортстан буенча ул күп тапкыр чемпион исеменә лаек булып, рекорд куйган. Күптән түгел Һиндстанда узган дөнья чемпионатында 63 кг га кадәрге яшүсмерләр арасында беренчелекне алып кайтты. 21 яшьлек Розана — Россиянең спорт остасы.
— Кечкенә чактан ук курчак белән уйнау ошамый, ә малайларның уеннары, шөгыльләре үзенә күбрәк тарта иде, — дип сүз башлады Розана. — Олылар: “Балакаем, сиңа малай булып туасы калган”, — дип көлә иде.
— Гер буенча спортка ничә яшьтә килдең?
— 2015 елның азагында бу спортка ныклап килдем. Мәктәп елларында башладым. Физкультура укытучысы үзе электән гер күтәрә иде. Әхнәф Ильяс улы Шәймөхәммәтов — беренче тренерым. Хәзерге тренерым Радамир Миңнегали улы Миңнебаев физкультура укытучымның да тренеры булган.
Мәктәптә ике егет гер күтәрү белән ныклап кызыксына иде. Алар бер ярышка әзерләнгәндә, читтән генә күзәтеп тордым. Кызык кебек тоелды. Беренче тренерым шунда: “Нәрсә, гер күтәреп карыйбызмы әллә? Тиздән командалар белән ярышлар көтелә. Составта берәр кыз да булса, кызыграк, әйбәтрәк булыр иде”, — диде. Гер күтәрү тәртибен күрсәтте. Беренчесе үк яхшы килеп чыкты. Шуннан тренировкаларым башланды. Әле дә хәтерлим, Агыйдел шәһәрендә узган республикакүләм ярыштан
2 нче урын белән кайттым. Бу спортка шулхәтле кереп киттем, бер көн дә туктаганым булмады. Дөрес, каршы килүчеләр дә бар иде. “Кызлар өчен бүтән спорт төрләре дә күп бит. Алга таба ни булачак?” — дип әйтүчеләр шактый булды. Әмма мине аларның берсе дә туктата алмады. Беренче тренерым белән спорт остасы исеменә хәтле барып җиттек. Остазларыма бик рәхмәтлемен, икесен дә хөрмәт итәм. Бер-беребезне аңлап эшлибез. Нәтиҗәләремнән бик канәгатьмен.

— Чынлап та, кызлар өчен авыр спорт төре бит. Ничек чыныктың?
— Кызларга бик үк хас булмавы белән гер күтәрү үзенә җәлеп итте дә инде. Миңа, мәсәлән, фигуралы шуу, нәфис гимнастика, бию кызык түгел. Атнага бишәр көн тренировкага йөрим. Барасым килеп тора. Шулай чыныктым. Уку һәм гер күтәрүдән кала, башка хоббиларым юк. Шулхәтле бирелгәнмен. Шимбә-якшәмбе йә ял итәм, йә йөгерәм.

— Ничә килограммлы гер күтәрәсең һәм иң югары күрсәткечләр нинди?
— Безнең герләр 24 әр килограммлы. 181 тапкыр күтәргәнем булды. Һиндстанда узган дөнья чемпионатында 130 мәртәбә күтәрдем.

— Күңел төшкән чаклар да буламы?
— Алай бирешмим. Кайчак зур ярышларда 2-3 очко аерма белән генә 2 яки 3 нче урынга калам. Шуның өчен көрәш инде ул. Еллар буе шөгыльләнгәндә физик як кына түгел, характер да ныгый.

— Спортчы Розананың күңеле буш түгелдер?
— Яраткан кешем бар, аның белән биш елдан артык очрашабыз.

— Гер спортын үз иткән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең?
— Хәзер, минемчә, яшүсмерләр арасында әлеге спортка тартылучылар аздыр. Шулай да үз теләге белән килүчеләр, ныклап кызыксынучылар табылыр дип ышанам. Башлап киткәндә авыр инде. Нәрсәдер килеп чыкмаска мөмкин. Түзем булырга, тренер кушканны үтәргә, эчке сиземләүне тыңлап эш итәргә, вакытны жәлләмәскә, үзеңә ышанырга, булдырам, дип яшәргә кирәк. Сайлыйлар икән, азакка хәтле барсыннар иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.