Чаллыда яшәүче I төркем инвалиды Рамил Гобәйдуллин 25 яшендә күрми башлаган. Озак вакыт шикәр диабеты белән авыру сәбәпле, күзенә зыян килә. Уфада, Казанда берничә тапкыр операция ясатса да, файдасы булмый. Ләкин Рамилнең кул кушырып утырганы юк. Физик яктан мөмкинлеге чикле булуга карамастан, ул башкаларга ярдәм итә.
Күптән түгел бер инвалид баланы мәктәпкә укырга алмаганнар. Законнарга нигезләнеп, Рамил аның хокукын яклый алган.
— Безнең мәктәпләрдә инклюзив белем бирү мөмкинлеге тудырылган. Физик яктан мөмкинлеге чикле балалар, бу тормышка яраклашсын өчен, яшьтәшләре белән аралашып үсәргә, бер мәктәптә белем алырга хокуклы. Кызганыч, бездәге инклюзив сыйныфларның күбесе буш, — ди Рамил. Белгечлеге буенча ул — аяк киемнәрен ремонтлаучы һәм тегүче. Дөрес, һөнәре буенча озак эшләмәгән. Баштарак совхозда теплицада хезмәт куйган. Күзләре күрми башлагач, үзенә башка шөгыльләр тапкан.
— Хокук буенча сораулар туганда, Чаллыдагы сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыяте рәисе Андрей Челноков киңәшләрен бирә. Ул — юрист. Башкаларга ярдәм итә алуыбызга сөенәм, — ди Рамил.
Күрмәүчеләр өчен техник мөмкинлекләр җитәрлек. Телефондагы махсус кушымта аша “тавышландыру синтезаторы” ярдәмендә китап укырга, язарга була. Рамил компьютерны да үзләштергән. Хәзер аңа 40 яшь, өйләнмәгән.
— Күзләрем күрми башлагач, башта өйдән чыгарга да курыктым, таяк белән йөрергә оялдым. Мондый хәлдә калган кешегә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Әбиемнең сөйләгәне бар, туганнарыбыз арасында ирле-хатынлы сукыр гаилә булган. Алар совет заманында ук яшәгән. Хәзер мөмкинлекләр күбрәк. Шулай да җитәрлек игътибар юк. Инвалидлар декадасында искә алалар да аннары безне оныталар, — ди Рамил.
Күрмәүчеләрне җәмгыятьтән аерып куюларына борчыла ул.
— Шәһәр күләмендә бәйрәмнәр уздыралар. Анда барсак, егылсак, таптап китәчәкләр. Ә күрмәүчеләр өчен үткәрелә торган Сабан туена сәламәт кешеләрне чакырмыйлар диярлек. Югыйсә алар килеп, хәлебезне аңлар иде, аралашу да җитми. Инвалид кеше үзен ким хис итәргә тиеш түгел. Күрмәсәк тә, кырын карашны тоябыз. Кешенең энергетикасын сизәбез, — ди әңгәмәдәшем. Ә хастаханәләрдә күрмәүчеләр өчен аерым палата булдырсалар, комачауламас иде, ди Рамил. Бу инвалидларга уңайлы шартлар тудырыр иде.
Егет Чаллы сукырлар һәм күрмәүчеләр җәмгыятенә йөри. Быел бу оешмага 90 ел тула. Биредә төрле чаралар оештыралар, интеллектуаль уеннар уза. Алабуга оешмасыннан килеп эш тәкъдим итәләр, күрмәүчеләр массаж тарак ясый.
Рамил күптән түгел курай түгәрәгенә язылган.
— Бер шөгыль булыр дидем. Курай җиңел, җайлы, тавышы да матур. Баш миенә, бармакларга күнегү, тын юллары өчен дә файдалы, — ди.
Күрмәүче кеше дә елый, төсле төшләр күрә.
— Ни хикмәт, элек күргән кешеләр төшкә керсә, аларны таныйм, йөзләрен дә күрәм, ә соңгы арада танышканнарның битләре абайланмый, — ди Рамил.
Күрмәүче кешенең әйберен алсаң, кире урынына кую да мөһим икән. Чөнки алар һәр нәрсәне билгеле бер җирдә калдырырга өйрәнә. Әйтик, таякны бер чатка гына сөяп куя. Өй җыештырганда ялгыш урыныннан күчерсәң, күрмәүче кеше югалткан әйберен атналар буе эзләргә мөмкин.
Сәламәт кешеләргә шөкер итеп яшәргә киңәш итә Рамил.
— Элек автобустан төшкәч, авылга бик озак җәяү кайта идек. Аннары машинага күчтек. Тик кайбер кеше гади автомобильгә канәгать түгел. Булган саен тагын да “текә”рәге кирәк. Менә миңа нинди машинада утырып йөрсәм дә барыбер хәзер. Иң мөһиме — өстемдә чиста киемем, ашарга ризыгым булсын. Барына шөкер итәргә кирәк. Туганнар арасында да бер-берсен уздырырга тырышучылар очрый. Элек бер нигездә берничә гаилә дус-тату яшәгән. Хәзер кеше дөньяга сыеша алмый. Тормыш ярышка әйләнмәсен иде, ярыштан сугыш килеп чыга, — ди Рамил.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.