Тормышыбыз мәңгелек түгел. Бу дөньяда без кунак кына. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Ягъни фаный дөньяда кылган гамәлләрең, сөйләгән сүзләрең өчен бакыйлыкта әҗерен йә җәзасын алырга туры киләчәк. Кыямәттә соралачак биш нәрсә хакында Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН белән сөйләштек.
“Намаз ул — Аллаһ белән сөйләшү”
— Алмаз хәзрәт, кыямәттә иң беренче соралачак нәрсә — намаз, диләр. Коръәндә бер аятьтә: “Газаптан шундый мөэминнәр генә котылды, кемнәр намазларын күңел белән, ихластан укыды”, — диелә. Болай уку ничек була?
— Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Кыямәт көнендә адәм баласының гамәлләре арасыннан иң беренче намазы тикшереләчәк. Әгәр аның намазы укылган булса, ул уңышка һәм бәхеткә ирешә. Әгәр укылмаган булса, әҗер-саваптан мәхрүм кала һәм газапка дучар ителә” (Тирмизи хәдисләр җыентыгы). Намаз җиренә җиткерелеп укылсын һәм Аллаһы Тәгалә каршында кабул булсын өчен, аны хошуглык белән башкарырга кирәк. Коръәндә “Мөэминүн” сүрәсенең 1-2 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә: “Намазларын хошуглык белән укучы мөэминнәр уңышка иреште”, — ди. Хошуглык белән, ягъни ихлас күңелдән дигәндә, шул күздә тотыла — Аллаһ каршында басып торуыңны, Аның белән сөйләшүеңне намазның башыннан ахырына кадәр истә тоту, үзеңне Аның каршында мескен һәм зәгыйфь зат дип тану, як-якка карамау һәм дөнья эшләре турында уйламау.
— Тик кайвакыт намаз укыганда дөнья хәлләрен дә уйлыйсың. Мәсәлән, укып бетерәм дә фәлән нәрсәне эшлим… Бу уйлардан ничек арынырга?
— Мондый уйлардан арыну өчен, намаздагы сүрәләрне, догаларны һәм зикерләрне аңлап укырга кирәк. Әгәр намазда чакта нәрсә укыганыңны аңламасаң, күңелне борчый торган дөнья мәшәкатьләре турында уйлый башлыйсың. Моннан тыш Аллаһ каршында басып торуны намазның башыннан алып ахырына кадәр истә тоту тиешле. Моның өчен Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген танырга һәм намаз укуның асыл мәгънәсен яхшылап белергә кирәк. Намаз уку — физкультура хәрәкәтләре ясап басып тору, бөгелү һәм яту гына түгел. Намаз уку ул — Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү, Аны мактау һәм Аңа дога кылу.
— Намаз киеме белән ишегалдына, кибеткә чыгарга ярыймы?
— Әлбәттә, ярый. Монда бернинди тыю юк.
“Яшьлек ике килми”
— Кыямәттә соралачак икенче нәрсә — гомер. Аны ничек хәерле итәргә?
— Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә кирәк. Әгәр мөселман фарыз гамәлләрне үтәп, Аллаһка гыйбадәт кылса, күршеләре һәм туганнары белән тату яшәсә, җәмгыятьтә файдалы эшләр башкарып калдырса һәм тәрбияле балалар үстерсә, ул гомерен хәерле уздырган була. Бервакытны Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән: “Кешеләрнең иң хәерлесе кем?” — дип сорадылар. Ул: “Гомере озын булып, гамәлләре яхшы булган кеше”, — дип җавап бирде (Тирмизи хәдисләр җыентыгы).
— Өченчесе — яшьлек. Үкенмәс өчен, яшьлекне ничек уздырырга?
— Яшьлек — адәм баласының иң чәчәк аткан, матур чоры. Бу чорда ул сау-сәламәт була һәм ару-талуны белми. Дин кушканча яшәмәүче күп кеше: “Яшьлек ике тапкыр килми, шуңа күрә рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк”, — дип, сәламәтлегенә зыян китерә торган гамәлләр кыла. Кемдер тәмәке тарта, исерткеч эчемлек һәм наркотик куллана, кайберәүләр төнге клубларда йөри. Шуның аркасында сәламәтлеккә зыян килә. Шуңа күрә, картлыкта үкенмәс өчен, яшь вакытта ук сәламәтлегеңне кайгыртырга һәм Аллаһы Тәгаләгә күбрәк гыйбадәт кылырга кирәк. Картайгач хәтер начарлана, сәламәтлек какшый, буыннар авырта башлый. Намаз уку, догалар ятлау, ураза тоту авырлаша яки бөтенләй мөмкин булмый. Күп кеше картаймыйча дөнья белән хушлаша. Кемдер яман шештән, икенчеләре инфаркт, инсульт сәбәпле үлә.
Профессорлар гына җәннәткә керәме?
— Кыямәттә мал турында да сорау булачак. Бай кеше хәерчегә караганда җәннәткә ярты көн соңрак керер, диелә хәдистә. Моның сәбәбе нидә?
— Аллаһның илчесе әйтте: “Әй, фәкыйрьләр! Сезне шатландырыйммы? Дөреслектә, фәкыйрьләр җәннәткә байларга караганда ярты көн алданрак керәчәк”. Хәдистә әйтелгән кыямәт көнендәге ярты көн биш йөз елны аңлата. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә: “Дөреслектә, Раббың хозурында бер көн сез санаган мең ел кебек”, — ди (“Хаҗ” сүрәсе, 47 нче аять). Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.в.) болай диде: “Төшемдә үземнең җәннәт капкасы янында басып торганымны күрдем. Анда кергәннәрнең күбесе мескен-мохтаҗ кешеләр булып, байлык ияләре хисап мәйданында тоткарланганнар иде” (Мөслим хәдисләр җыентыгы). Байлыкка карата Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә ике сорау бирәчәк. Беренчесе — байлыгыңны нинди юл белән таптың? Хәләл юл беләнме, әллә инде хәрам юл беләнме? Икенчесе — байлыгыңны нәрсәгә сарыф иттең? Хәләл, әллә инде хәрәм нәрсәләргәме? Менә шуңа күрә бай кешенең хисабы озаграк булачак. Фәкыйрьнең байлыгы юк, шуңа аның хисабы да тизрәк була. Алда искә алынган хәдис аркылы Мөхәммәд (с.г.в.) байларга бу дөньяда ук кыямәт көнендә булачак хисапка алдан әзерләнергә кирәклеген исләренә төшереп кисәтте. Әгәр бай мөселман хәләл юл белән кәсеп итсә, байлыгын изге эшләрдә кулланса, зәкәт түләсә, хәер-сәдака бирсә, аның җәннәттәге дәрәҗәсе фәкыйрь кешегә караганда да бөегрәк булырга мөмкин.
— Хәрам мал белән үскән бала җәннәткә кермәс, дип тә әйтәләр.
— Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Хәрам ризык белән үскән тән җәннәткә керми. Ул җәһәннәм утына күпкә лаеклырак”, — дип әйтте. Әлеге хәдистә хәрам ризык ашаучы яки урланган, ришвәт һәм риба аркылы кергән хәрам акчага сатып алынган ризык белән тукланучы балигълык яшенә җиткән кеше турында сүз бара. Әгәр балигъ булмаган балага әти-әнисе хәрам ризык ашатса, моның өчен гөнаһ аларга була. Хәдисләрдә аңлатылганча, адәм баласының гөнаһлары сабый вакытта язылмый, ә балигълык яшенә җиткәннән соң гына фәрештәләр тарафыннан языла башлый. Аллаһның илчесе әйтте: “Өч төрле кешедән каләм күтәрелде, ягъни кылган гамәлләре фәрештәләр тарафыннан язылмый. Беренчесе — йоклаучы адәмнең гамәлләре уянганчыга хәтле, икенчесе — сабый баланың гамәлләре балигълык яшенә җиткәнчегә кадәр һәм өченчесе — акылсыз кешенең гамәлләре акылына килгәнчегә тиклем язылмый” (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).
— Кыямәттә соралачак бишенче нәрсә — гыйлем. Профессорлар гына җәннәткә керә дигән сүзме бу?
— Мөхәммәд (с.г.в.): “Кыямәт көнендә гомерен ничек уздыруы, өйрәнгән гыйлеме белән нинди гамәл кылуы, байлыгын ничек табуы һәм нәрсәгә сарыф итүе һәм тәнен нәрсәдә куллануы хакында соралмыйча торып, кыямәт көнендә адәм баласының аяк табаны урыныннан кузгалмас”, — ди. Бу хәдистә дин гыйлеме турында сүз бара. Әгәр бер кеше Коръәндәге һәм хәдисләрдәге гыйлемне өйрәнеп, шулар буенча Аллаһы Тәгалә кушкан гамәлләр кылмаса, ул җәһәннәмгә керергә мөмкин. Аллаһның илчесе бу хакта болай диде: “Кыямәт көнендә бер кешене алып киләләр дә җәһәннәмгә аталар. Шунда аның эчәкләре тышка чыга һәм ул тегермән ташын әйләндерүче ишәк сыман ут эчендә эчәкләрен өстерәп йөри башлый. Аның янына җәһәннәм әһелләре җыела да: “Әй, фәлән! Нәрсә булды сиңа? Дөньяда вакытта бит безне изгелеккә өндәп, гөнаһлардан тыя идең”, — диләр. Теге кеше: “Әйе, сезне изгелеккә өнди идем, ләкин шуны үзем үтәмәдем. Сезне гөнаһтан тыя идем, тик үзем шуны кылдым”, — дип әйтәчәк. Кыямәттә сорауларыбызга җиңел җавап биреп, һәммәбезгә дә Фирдәвес җәннәтләрен күрергә насыйп булса иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.