Өлкән буын элек-электән һәр нәрсәнең кадерен белгән. Юклык заманы үзәкләренә үткәнгәме, хәзер дә иске киемнәрне, җиһазларны ташларга ашыкмыйлар. Арада аларны яңартып, матурлап торучылар да бар. Нурлат районы Бикүле авылында яшәүче Суфия Гайнетдинова да шундыйлардан. Аларның өенә кергәч, ис-акылым китте: һәр бүлмәдә кул эшләре урын алган. Кечкенә бала өчен башмактан башлап зур келәмнәргә кадәр күзгә ташлана. Суфия апа кул эшләрен бервакытта да сатмый, аларны бүләк итә йә үзендә истәлек итеп калдыра икән.
— Кул эшләренә осталык әнием Закирәдән килә, — дип сүз башлады яңа танышым. — Чөнки газиз кешем иске пальтоларны сүтеп, аяк киеме, бияләй тегә иде. Ул чагында тегү машинасы юк, һәммәсе кул хезмәте белән башкарыла. Әнидән күреп, мин дә шушы матурлыкка тартылдым. Бертуган сеңелләрем Тәнзилә, Ләйлә дә хәзер чикмичә, бәйләмичә тора алмый.
— Сугыштан соң дөньяга килгәнсез. Ул чагында рәхәтләнеп кул эше белән утырам дисәң, материалы да булмагандыр?
— Энем тракторда эшләп йөргән вакытлар. Берсендә ул өйгә килеп керде. “Апа, безгә эштән майлы кулларыбызны сөртергә бер капчык җеп бирделәр. Барысын да исраф итәргә кызганыч, алмашка бер чүпрәк бирсәң җитә”, — ди. Юклык заманында шушы бүләкне бик шатланып кабул иттем. Иң беренче булып кызларыма җиңсез күлмәк, кышка матур баш киемнәре бәйләдем. Алтынчы сыйныфта укыган вакытта әтием тегү машинасы алып бирде. Ул чагында шатланганым… Әле дә эшли ул. Хәзерге вакытта шәл бәйлим, сәйләннән чәчәкләр ясыйм. Урындык япмалары, бизәк төшерелгән мендәрләрне дә яратып башкарам. Элегрәк келәмнәр тектем. Зур келәмгә — 1 ай, кечерәкләренә 10-15 көн китә иде. Иң мөһиме — җеп калын булмасын. Кул эшләренә чумып, бөтен чирләр онытыла. Кайчагында баш авыртканда, әзрәк ятып торыйм әле, дип уйлыйсың. Ләкин кул үзеннән-үзе җепкә тартыла. Ыргак артыннан саный-саный, үзе бер ләззәт аласың.
— Әтиегез яраланып булса да, бәхеткә, сугыштан исән кайткан. Ата назы тәтедеме?
— Әтием Мәхмүт 1939 елда армия хезмәтенә алына. Ватан алдындагы бурычын үтәп, өйгә кайтыр вакыт җиткәч кенә, сугыш башлана. Якын кешебез 1947 елны, сул аягы яраланып, авылга кайткан. Дөресрәге, аягына тимер кыйпылчык кереп калган. Шул тимер үзен сиздереп, гел аягын авырттырып торды. Аксап йөри иде мәрхүмкәем. Сызлана-сызлана 67 яшенә кадәр яшәде. Сугыш турында бервакытта да сөйләмәде. 9 майда көне буе елый иде. Әти дә, әни дә бик иртә үлделәр. Хәзер өлкәннәр өчен нинди генә бәйрәмнәр уздырмыйлар. Кызганыч, икесенә дә аларны күрү насый булмаган.
Суфия апага — 73 яшь. Хатыйп абый белән 52 ел бергә яшиләр. Ире гомере буе тракторда эшләгән. Гайнетдиновлар 2 кыз, 1 ул үстергәннәр. Балаларының өчесе дә башлы-күзле. Суфия апа лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә идән юган. Үзенең хезмәт юлын яратып искә ала. Киләчәктә дә шулай гел хәрәкәттә булсын, кул эшләре аны яшәртсен, яңа көнгә көч бирсен иде.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.