Эустома — озак үсә, нык тәрбия таләп итә торган чәчәк. Шуңа да карамастан, ул чәчәк үстерүчеләрнең күңелен күптән яулады. Чәчәк атарга өлгерсен өчен, эустоманы декабрьдән соңга калмыйча чәчәргә кирәк.
Эустоманың орлыклары вак, аны җиргә күмдерергә ярамый, өстен каплап тоталар. Чәчүгә, утны кабызырга кирәк, орлыклар яктыда тишелергә тиеш. Үсентеләр беренче айны бөтенләй үсми кебек тоела. Ул бер айлап тамырын гына ныгыта. Беренче чын яфрагы чыкмыйча, өстен ачарга ашыкмагыз. Эустома һаваның коры булуын өнәми. Бакчага чыгарганчы, әле аны 3-4 тапкыр аудару юлы белән күчерергә туры килә.
Беренче күчергәндә 200 граммлы бер тапкыр куллана торган пластик стакан да җитә. 90-100 көнлек үсентегә — 0,5 литрлы, 150-160 көнлеккә 3 литрлы чүлмәк кирәк.
Эустоманы 7-10 көн саен өстәмә тукландырып тору мөһим.
ВКонтакте” социаль челтәрендә газетаның “Бакча” төркеменә килгән киңәшләр:
Исламия Әдһәмова, Яшел Үзән районы Ключи авылы:
— Эустоманы ноябрьдә чәчтем, беренче партиясе тишелде инде. Үзем ясаган орлыклар дүртенче көнне үк шыта башлады. Сортлы катлы эустома ун көндә тишелә. Чәчүгә, +25…+27 оСта лампа астында тотам, тишелгәч, тамыр җәйсеннәр өчен, температураны +20 оСка кадәр киметәм. Эустома үстерергә сабырлык кирәк. Бу чәчәк миңа бик ошый, быел да җиде төрлене чәчтем.
Альмера Нотфуллина, Казан:
— Эустоманы өченче ел үстерәм. 17 ноябрьдә сигез төрлене чәчтем, әле тагын биш төрлесен чәчәргә җыенам. Кышын бик эш юк бит, шуларны бала караган кебек тәрбияләп үстерәсе.
Мәйсәрә Илалетдинова, Чистай:
— Эустоманы 6-7 ел үстерәм. Чәчәргә туфрак кертеп куйдым. Туфракны юешлим дә орлыкларны сибәм. Күмәргә ярамый! Пленка белән каплап, фитолампа куям. Орлыклар озак тишелә, 8-12 көн көтәсе. Үзең ясаган орлык ышанычлы.
Ильмира Ситдикова, Казан:
— Эустоманы ел саен 15 декабрьдән соң чәчәм.
Эустома — грекчадан “гүзәл авыз” дип тәрҗемә ителә. Розага охшашлыгын искә алып, аны “ирландия розасы”, “япония розасы”, “француз розасы”, “мәхәббәт розасы” дип тә йөртәләр. Чәчәкләр телендә эустома матурлык һәм шатлык символы санала.