— Нурфия, Ильяс турында еш язабыз. Сүзне синең белән якыннан танышудан башлыйк әле.
— Мин Кукмара районының Бурсык-Елга дигән кечкенә бер авылыннан. Балачакта бик оялчан идем. Кыерсытучылар да булды. Гаиләдә олы бала булгач, яклаучы апа-абыйларым юк. Әти-әнигә кайтып әйтү оят иде. Пешмәгәнрәк икәнемне күргәч, ул балалар үзләрен көчле хис иткәндер. Ләкин әни бу хакта белеп, бик тиз барысын да үз урынына утыртты.
Бишенче сыйныфта укыганда, шигырьләр яза башладым. “Әтиең язып бирә”, — дип әйтәләр иде. Әтием Райнур — җор телле, сүзгә кесәгә керми торган кеше. Әгәр язса, бер дигән әсәрләр иҗат иткән булыр иде. Шул шигырьләр белән конкурсларда катнаша башладым. Үзем кебек балалар белән аралашу иңнәремә канат куйды, икенче сулышым ачылган кебек булды. Оялу дигән нәрсә бераз юкка чыкты.
— Балачакта кем булырга хыялландың?
— Укытучы булам, дип уеннар уйный идем. Берара музыкаль белем аласым килде. Аннан журналист буласы килү теләге уянды.
17 ел белем бирү өлкәсендә хезмәт куям.
“Икебез дә парсыз калган идек”
— Ильяс белән студент елларында бер төркемдә укыгансыз. Кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте?
— Ильяс белән укырга килүгә, тулай торак янын җыештырганда таныштым. Икенче көнне танымадым. Башка егетне Ильяс дип бутадым. Әле дә көлешәбез. Беренчеме, әллә икенче курстамы, шигырьләр сорап керде. Дәфтәре белән күтәреп чыгып китте дә югалды. Бер-ике атнадан: “Кулың белән биргәнне аягың белән барып аласы”, — дип үзем менеп алдым. Шул дәфтәрдән шигырьләр күчереп утыра иде.
Өченче курста күбрәк аралаша башладык. Остазыбыз курс эшен парлашып язарга кушты. Икебез дә парсыз калган идек. Шулай бергә яздык. Аннан ураза вакытында бергә авыз ача идек, мәчеткә йөри башладык. Икебез дә бер курста, бер төркемдә укыдык. Аның белән аралашу күңелле, гел нидер сөйләп көлдерә иде. Шаян, игътибарлы, кеше хәленә керә белүче, юмарт булуы истә. Шул сыйфатларын бүген дә югалтмады, Аллаһка шөкер.
— Яшьли өйләнешкәнсез. Гаилә стажыгыз күпме инде хәзер?
— 2004 елның 6 мартында дүртенче курста укыганда гаилә кордык. Торырга урыныбыз да юк иде. Хәзер бит яшьләрне машинасы, фатиры бармы, дигән сорау күбрәк борчый. Ачулану, үпкәләүләр, бер-беребезне аңламаулар белән 19 елга якын гына бергә (көлә).
— Гаиләдә бер-берегезгә кем дип эндәшәсез? Ачуланышсагыз, кем беренче сүз башлый?
— Җәлил хәзрәтнең шундый акыллы сүзләре бар: “Яңа өйләнешкән парлар чәчәк арасында йөрсә, озаграк яшәгәннәр сарай тирәсенә чыга”. Заманында, аралаша гына башлаган елларда, Ильяс: “Сиңа җимеш дияргәме, хөрмәме?” — дип сорады. Җимешне сайладым. Минем телдән күбрәк матурым дигән сүз чыга. Әле сүзгә килгәндә дә, матурым, дип әйтеп куела. Шунда үзеннән-үзе авыз ерыла. Ильяс: “Тавышланырга вакыт юк, кычкырышмыйча торган да юк”, — ди (көлә). Чынлыкта шулай. Тормыш бит бу. Эндәшми йөрерлек яшьтә түгел бит без. Балалар булгач, үпкәләүләр ничектер үтеп китә.
— Бүген сез — дүрт баланың әти-әнисе. Балалар күпмелек булды? Исемнәрен кайсыгыз сайлады?
— Олыбыз Исламиягә 16 яшь, Казан медицина көллиятендә беренче курста белем ала, уртанчыбыз Хәнифәгә 13 яшь, VII сыйныфта укый, кечкенә кызыбыз Нурхәяткә 5 яшь, яратып балалар бакчасына йөри, төпчегебез Ибраһимга 1 яшь тулды. Исемнәрен әтиләре сайлады. Бу зур эшне аңа тапшырдым. Бала табу нәрсә ул, исем белән гомер буе яшисе, Аллаһ каршына басасы бар. Миңа да ошаган, динебез дә куәтләгән исемнәр сайлады, балаларыбыз иманлы, тәрбияле, кешелекле булып үссеннәр, дип телибез.
— Берегез — Кукмара кызы, икенчегез — Мамадыш егете. Кайсы якка ешрак кайтасыз?
— Ике якта да көтеп торучы кадерле кешеләребез бар. Ике авылга да өлгерергә тырышабыз. Мамадышта Зәйнәпбикә әниебез яши. Әтиебез Йосыфның якты дөньядан китүенә 10 ел булды. Кукмарада әтиебез Райнур белән әниебез Раушания гомер итә. Хәзер рәхәт, сагынганда үзләре дә килеп чыга. Аллага шөкер, бертуганнар бер тирәдә яшибез. Аларга да җайлы, безгә дә күңелле.
— Нурфия, сине төрле марафоннарда еш күрәбез. Дүрт бала, үз йортыгыз белән яшисез… Ничек барысына да өлгерәсең?
— Марафон дигән язуны тыныч кына узып китә алмыйм. Әле төпчегебез тугач, бераз туктаган идем. Миндәге икенче Нурфия: “Әйдә, катнаш!” — дип куалап тора. Вакыт кемгә җитә инде ул, нәрсәдер калып тора, нидер эшләнми. Аллаһка шөкер, Ильяс мине аңлап яши. Бала көйсезләнгәндә, ул да карап йоклата. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Нәрсәгә ул сиңа, дисә, нишләр идем? Әлегә бәби ялында мин.
“Дүртенче балабыз тугач, шәхси йортка күчендек”
— Ильяс башкарган шактый җырның авторы — син. Бүген дә иҗатың шулай активмы?
— Ильяс белән студент елларыннан бирле иҗат итәбез. Җырларны санаганым юк. Язып та, киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаганы бар. Башка җырчыларга шигырьләр биргәнем юк.
— Ильяс, синең эшләр ничек? Хәләл мәҗлес, концертлардан тыш, тагын нинди эштә кайныйсың?
— “Мөнбәр” татар-дини театрын җитәклим. Әле дә яңа программа әзерләү белән мәшгульмен.
— Элек актив көрәшә идең. Хәзер ничек?
— Көрәш — бөтен яшәешем. Шуның белән яшим. Ярышларны калдырмыйм, көрәшчеләр белән элемтәдә торам. Дөрес, бүген ныклап көрәшмим. Әмма үземне көрәштән киттем дип санамыйм. Быел Сабада узган мөселман Сабан туенда беренче урынны алдым. Бер кеше дә гомер буе көрәшми бит. Үз вакытында ярыштым, сәламәтлеккә дә шактый зыян килде. Гаиләм мине, болай да чемпион, дип саный.
— Иҗатыңда яңалыклар, яңа клиплар көтелмиме?
— Иҗат итү — күңел халәте бит ул. Өйдә рәхәтләнеп гармунда, баянда уйныйм. Яңа җырлар туа тора. Хәзерге көндә күпме кешенең гаиләсе хәсрәт кичергәндә, уйнап-көлеп йөрү дөрес түгелдер сыман. Гаиләдә балалар күңелен күрер өчен уйнап куйгалыйм, үзеннән-үзе шул вакытта көйләр туа. Бүген-иртәгә нидер чыгарырмын, димим. Ил-көннәребез тынычлансын иде.
— Балаларга кырыс, таләпчән әтиме син?
Нурфия:
— Юк, кырыс дия алмыйм. Йомшак әти ул. Безнең зурлары кызлар булгач, аларга карата бигрәк тә мәрхәмәтле. Кыз бала әтисе гаиләсендә матур, рәхәт, тыныч тормыш кичерергә тиеш, дип саный.
— Яңа нигезгә кайчанрак күчендегез?
— Дүртенче балабыз тугач, шәхси йорт кирәк дип уйлаштык. Балалар өчен күпкә уңайлы. Шау-гөр килсәләр дә, бакчада эшләсәләр, урамга чыксалар да, бик тыныч. Фатирның үз рәхәтлеге, шәхси йортның үзенчә уңайлыклары бар. Балалар өчен кәҗә, ике песи алдык. Гаиләбез тагын да ишәйде.
— Балалар өй эшләрендә булышамы?
— Ике олы кыз барлык эшләрдә ярдәм итә. Бала карау, ашарга әзерләү, өйне тәртипкә китерү — берсен дә авырсынмыйлар. Кечкенә кыз да әйткәнне башкарырга өйрәнеп килә. Ибраһим үзе эш тудыра белә: бөтен әйберне яшерә, уенчыкларны, савыт-сабаны чәчә. Ярый әле шушы кечкенә төенчегебез бар, дибез.
— Ничек ял итәсез? Кайларга барасыз?
— Ял итү урыны — икебезнең дә туган ягы. Кайтып булышсак, әти-әни, туганнар белән бер табында утырсак, күңелләребез ял, шифа ала. Шуны балалар да күреп үсә. Казанда мәчетләргә, концерт-театрларга йөрибез, төрле конкурсларда катнашабыз. Гомумән, балаларга тәрбия орлыклары сала торган чараларны үз итәбез. Киләчәкне матур, нәтиҗәле итәр өчен, бүгеннән үк көчебезне куярга тиешлекне аңлап яшибез. Аллаһы Тәгалә хәерлесен кылсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Тулы исеме: Ильяс Йосыф улы Халиков
Туган җире: Мамадыш районының Уразбахты авылы
Туган көне: 26 апрель, 1983 ел
Белеме: Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе, Россия ислам университетының теология факультеты
Туган җире: Кукмара районы Бурсык-Елга авылы
Туган көне: 3 май, 1982 ел
Белеме: Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультеты