“Тәртип” радиосы икенче ел онытылган җырларны барлауны максат итеп куйган “Үз илемдә — үз көем” дип исемләнгән бәйге уздыра. Катнашучылар элекке җырларны музыка уен коралына кушылып йә акапелла башкара. Быел бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Башкортстан, Пермь, Киров, Самара өлкәсеннән дә катнашканнар. Бу юлы гаиләләр үзара көч сынашкан. Гран-прига Тукай районының Иске Абдул авылыннан килгән зур гаилә вәкилләре: Мирзаһит һәм Мурат абый, Нурсинә, Зөлфия, Гүзәл, Елена апа һәм җитәкчеләре Кафия Курочкина лаек дип табылды.
Иске Абдул авылында ун еллап “Асылъяр” фольклор халык ансамбле эшли. Анда 12 гә якын кеше йөри. Күбесе пенсия яшендә. Алар төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала, концертлар куя. Район күләмендәге бәйрәмнәр алардан башка узмый. Төркемдәгеләрнең күбесе — үзара туган, кода-кодагыйлар. Бу юлы репетициягә җыелгач, онытылган җырларның берсе “Ал гарнитур, гөл гарнитур”ны видеога яздырып, “Үз илемдә — үз көем” бәйгесенә җибәргәннәр. Җиңүләренә, Татар филармониясе концертлар залында чыгыш ясауларына бик сөенгәннәр.
— Элекке җырларны онытырга ярамый. Аларда халык күңеле, аһәңе, ул көйләрне яшь буынга тапшырыйк, — ди ансамбльгә йөрүче Елена Вахитова.
Барысы да ямь-яшел милли киемнәрдән чыккач, сәхнә тагын да ямьләнеп киткәндәй булды. Баксаң, костюм тектерергә, транспорт юлларга авылларындагы Сәйдәш исемендәге хуҗалык башлыгы Марат Сафин һәм оештыру эшләрендә җирлек башлыгы Резидә Сафина ярдәм итә икән.
Төркемдә алыштыргысыз баянчыларның берсе — 74 яшьлек Мирзаһит абый Нәҗмиев. Ул Торнаташ авылыннан. Кулына баян алганына 68 ел. Озак еллар колхозда тракторчы булып эшләгән, эштән бушаган арада кулыннан гармуны төшмәгән.
— Абыйларым Мөҗәһит белән Мөдәррис тә гармунчы иде. Алар эшкә киткәндә, гармунны биек киштәгә куеп калдыралар. Ике яшьләр тирәсендә шул гармунны алып, баскаларга өйрәндем. Берсендә уйнап утырганда дусты белән әти кайтып керде. Дусты исе китеп: “Бу бала үзе көй чыгара бит!” — дип гаҗәпләнгән иде. V сыйныфта укыганда әти велосипедка дип биргән акчага гармун алдым, — дип сөйли Мирзаһит абый.
Беренче гармунын ул Чаллыдан барып ала. Транспорт юньләп йөрми. Очраган машинага утырып, 16 чакрым җәяү барып, язгы кар суларын ерып, авыр гармунны чак күтәреп кайта ул. Хатыны Кәүсәрия апа да — җыр-моңга гашыйк кеше. Мәктәптә укыганда ук бәйгеләрдә “Гөлҗамал”ны башкарып, халык күңелен яулый. Бүген дә җыр — аның юлдашы. Нәҗмиевләрне авылдашлары Торнаташның терәге, ди. Алар — күпләргә үрнәк гаилә, хәйрия эшләрендә дә катнашалар. Авылдагы мәчетне салдыруда да зур өлешләрен керткәннәр.
— Мирзаһит абый — безнең өчен олы хәзинә. Җырның кайсы җиреннән башласак, шуннан уйнап китә. Баянчы Ринат Вәлиев тә аның осталыгын югары бәяләде, — ди Елена ханым.
“Асылъяр” ансамбленә йөрүчеләр атнага бер репетициягә клубка җыела. Чәй эчәләр, фикерләшәләр, яңа җырларны барлыйлар. Булачак бәйгеләргә, концертларга әзерләнәләр.
— Биредә җырны яратучылар, яшьлектән аерылырга теләмәүчеләр җыела, киләчәктә дә исемебезгә тап төшермичә, халык күңеленә үтеп керердәй җырларыбызны башкарырга насыйп булсын, — диде “Асылъяр” ансамбленә йөрүчеләр. Аларга уңышлар телибез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.