Биектауда яшәүче Зөлфия Идрисова — 5 нче разрядлы кондитер-пешекче. Кечкенәдән тәм-том әзерләргә ярата. Хәзер аны күпләр белә. Зөлфия апа заказга төрле ризыклар әзерләп сата. Белгәннәрен укучыларына да өйрәтә — даими онлайн дәресләр үткәрә.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел “Заря” фабрикасында кондитер-технолог белгечлеген үзләштердем. Аннан безне дүрт айга Мәскәүгә җибәрделәр, — дип искә ала Зөлфия апа. Башта икмәк заводында, кондитер цехында эшли. Соңрак, уллары Руслан тугач, ире белән трикотаж сата, аннан азык-төлек кибете ачалар. “Бүген дә ике кибет тотабыз. Заманында бишәү иде, чыгып та сатып йөрдек. Хәзер “Магнит”, “Пятерочка”лар күбәйде, шуңа икегә генә калдырдык”, — ди ул. Электән туйларга, төрле мәҗлесләргә камыр ашлары да пешерә.
— Кайсы ризыкларга заказлар күбрәк килә?
— Иң күбе ит бәлеше сорыйлар. Баллы пирог, гөбәдия, өчпочмак, жульен, кыстыбый, манты — барысын да пешерәм. Соңгы вакытта кабымлыклар да әзерли башладым. Әкренләп кейтеринг (кабымлыклар әзерләп, банкет хезмәте күрсәтү) системасына кереп барам.
— Ничә яшьтән пешерә башладыгыз?
— Гаиләдә без алты бала. Мин — бишенчесе. Олы апаларым балалары белән кайталар иде. Минем VI-VII сыйныфларда укыган чакларым. “Алма пирогы пешер инде. Калганын үзебез эшлибез. Камырын булса да куеп бир”, — дип сорый иде апаларым. IX сыйныфта инде тәмам остарып җиткән идем. Кечкенәдән кызыксындым. Әни күрмәгәндә, мичкә камырдан чәчәкләр ясап тыга идем.
— Гаиләгез зурмы?
— Ирем Миңнехан белән өч бала үстердек. Олы улыбыз Руслан гаиләле. 3 яшьлек оныгыбыз бар. Икенче улыбызга 26 яшь, әлегә өйләнмәгән. Үз эше бар, машиналар ремонтлыйлар. Элегрәк, кибетләр күп булганда, бергә эшләдек. Дүртәр машина тауар төяп кайта идек. Хәзер улларыбыз аерым-аерым үз эшен башлап җибәрде. Безгә булышып торалар. Өченче балабыз — Зилә. 34 яшемдә Аллаһы Тәгалә безгә кыз бирде. Аңа 15 яшь, IX сыйныфта укый. Кызым — булышчым, бергә пешерәбез. Гаиләдә барыбызга да эш җитә: кемдер ит турый, икенчебез эчлек өчен ингредиентлар әзерли. Вакыт кына җитсен. Йоклаган юк (көлә). Төнге сәгать 1-2 дән әзерли башлыйм.
— Белгәннәрегезне башкаларга да өйрәтәсез. Онлайн дәресләр турында сөйләгез әле.
— Өйрәнергә теләүчеләр бик күп, барысын да алырга җитешмим (“ВКонтакте”дагы төркеменең адресы — vk.com/zulfia_idrisova). Бәби ялында утыручы әниләр белән бергә пенсиягә чыккан ханымнар да килә. “Пешерергә яратам. Эш башлап җибәрер идем”, — диләр. Шулай итеп, үземнән өлкәнрәкләрне дә өйрәттем. Укучыларым арасында башка милләт кешеләре, ерак шәһәрләрдән язылучылар да бар.
Бер курска, килеп өйрәнгәндә, иң күбе 6 кеше алам. Ә онлайн булганда, әллә ничә йөз укучы язылырга мөмкин. Әмма ул хәтле күп кеше белән эшләмим, өйрәтеп, җавап биреп бетерергә дә кирәк бит. Зур җаваплылык ул.
— Ниләр өйрәтәсез?
— Иң беренче эчлектән тотынабыз. Аннан соң камыр куярга өйрәнәбез. Аннары кем нәрсәне сайлаган, шуның буенча китәбез: берәүләре ярымфабрикат, икенчеләре кабымлыклар… Атна саен туры эфирга чыгабыз. Өйрәнгәннәрен пешереп, фотолар куялар. Һәр курсның төркеме бар, шунда аралашып торабыз. Минем белән дә, үзара да киңәшләшеп эшлиләр. Кайчак: “Сез өйрәткәнчә килеп чыкмый. Нишләргә?” — дип шалтыраталар. Андый очракта видео элемтә аша бергә ясап бетерәбез. Теләк кенә кирәк.
— Сер булмаса, уку кыйммәткә төшәме?
— Акция игълан итеп, 999 сумга да оештырганыбыз булды. Болай бер курс — 2999 сум. Бу — 40 дәрес. Бер дәрес 75 сумга чыга. Сертификат та бирәбез.
— “Минем белән тәмле!” девизы белән эшлисез. Ә үзегез иң яраткан ризыклардан кайсыларын аерып әйтер идегез?
— Бөтен кеше миңа: “Тәмлүшкә”, — дип әйтәсез, диләр. Шуннан уйламаганда туды ул девиз. Өч төрле ит салып кайнаткан шулпа, токмачлы аш, бәлеш, гөбәдия — яраткан ризыкларым күп. Татар милли кухнясы бай бит. Гаилә белән аеруча кыстыбый өчен үлеп торабыз, аны еш пешерәбез. Тәмле ашарга яратабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.