Мәдинә Сабированы Сарман районының Җәлил бистәсендә белмәгән кеше юк. Аш-суда да сынатмый уңган хатын, кул эшләре дә күргәзмәгә куярлык, кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк. Физик яктан мөмкинлеге чикле булса да, Мәдинәгә сокланмый мөмкин түгел. Кияүгә чыккан, тупырдап торган ике малай үстерәләр. Фатир алганнар. “Булганына шөкрана кылам, күпме авырлыклардан соң бәхет елмайды, дип куанам”, — ди өлгер хатын.
— Туган ягым Спас районы Чәчәкле авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәләкәс шәһәрендә менеджерлыкка укыдым. Аннан соң Казанга киттем. Сеңлем гимназиядә укытты, ә мин шунда ашханәгә урнаштым. 2003 ел иде, сеңлем белән җәйге ялга кайттык. Кич клубка чыктык, ул вакытта мәдәният йортлары гөрләп тора иде. Күрше авылдан туганнан туган энекәш тә килде. Төн уртасы булгандыр, авылдаш егет сеңлем белән икебезне: “Караңгыда куркыныч, озатып куям”, — диде. Аның мотоциклына төялдек. Кайтып җиткәндә, энебезнең клубта калганын искә төшердек. “Берәрсе белән эләгешер, алып кайтырга кирәк”, — дип, янә теге егетнең мотоциклына төялдек. Бәхетсезлеккә каршы, урамдаш малайның кайтыр юлда мотоциклы сүнгән, башкалар этеп кабызган. Ул кабынып та киткән, без дә аңа каршы ыжгырып килгәнбез. Дөм караңгы, бер-беребезне күрмибез. Менә шулай бәрелештек. Сеңлем мотоциклдан чыгып очты, аңа да зур зыян килде, аягында тирән яра бар иде. Төп бәрелү минем аякка туры килгән, — дип искә ала ул кара төнне Мәдинә.
Шуннан соң хастаханәләрдәге озын-озак дәваланулар башлана. Йөгереп йөргән, үткен, чая кызларының чарасызлыктан дүрт стена эчендә бикләнеп ятуына йөрәге өзгәләнгән әти-әнисе һәрчак янында булган.
— Алар булмаса, бу авырлыкларны җиңә алмас идем. Әти-әниемнең җылы карашы, сүзләре көч-куәт бирде, алга таба көрәшергә кирәклеген аңлатты. Алар мине кулларында күтәреп йөртте бит. Шулай булгач, ничек елап утырмак, төшенкелеккә бирелмәк кирәк. Тернәкләнеп чыккач, сеңлем дә булышты. Миңа торып йөрергә ярамый иде, — ди Мәдинә.
Аягы тәмам чәрдәкләнеп беткән яшь кыз 8 операция кичерә. Аның сабырлыгына дәвалаучы табиблар да шакката. “Ирләр булса, сызланудан күптән шыңшып ятар иде, тыныңны да чыгармыйсың, чын батыр син”, — дип кызның күңелен күтәрәләр. Кызганыч, Мәдинәнең аягы 8 см га кыскара. Шул аягына Илизаров аппараты куелгач, аңа акрынлап күнегә кыз. Мөстәкыйль рәвештә шөрепләрен борып, аягын озынайта, бу процедураның ничаклы авырту китергәнен үзе генә белә.
Шулай ел артыннан ел үтә, Мәдинә, аксап йөрүенә карамастан, эшкә урнаша. 2013 елның декабрендә Әлмәт егете Ранас белән гаилә кора. Яшьләр 2019 елда Җәлил бистәсенә күченә.
— Ике улыбыз үсеп килә. Ирем белән бер караштан бер-беребезне аңлашып яшибез, ул миңа, син — тормыш терәгем, таянычым, ди. Тормыш юлымда нәкъ аны очратуым белән бәхетлемен. Бергә чәй эчәбез, шул арада дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Ул өйләнеп аерылган. Ирем, уртага салып сөйләшү, гаилә җылысы, аңлашу җитми иде, ди, — дип уртаклаша Мәдинә.
Декрет ялында утырганда, кул эше белән җенләнә башлый ул. Мунчала бәйли.
— Заказсыз утырганым юк, шөкер, — ди Мәдинә. — Әле күптән түгел чит илдә яшәүче авылдашым мунчала сораттырды. Почта аша салдым, аның өчен шактый кыйбатка чыга бит ул. Уңайсызланып та куйдым, әмма ул: “Акча өчен борчылма, аны туган ягым төсе итеп кулланырмын”, — диде. Шул сүзләр күңелне эретеп җибәрә. Кул эше минем өчен релакс та, залда үз урыным бар, шунда кереп утырам да үз дөньяма, рәхәтлеккә чумам. Кайчак тузынып китәм дә, ирем: “Бар, үз урыныңа утыр, тынычлан әле”, — дип көлә.
Мунчаладан тыш, Мәдинә токмач кисеп сата икән.
— Җәй көне күбесе дачада яки авылдан килешләре була, безнең фатир аскы катта урнашкан, күрше-күлән тәрәзә аша: “Мәдинәкәй, токмачың юкмы?” — дип кычкыра. Чыгарып бирәм. Кыскасы, күңелле яшибез. Кешедән өзелгәнем юк, — ди Мәдинә, елмаеп.
Аның тормышны яратуына, чиста күңелле булуына сокланып туймаслык. Хушлашканда да Мәдинә: “Тормышта барысына да яраклашасың ул”, — диде.
Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА.