Бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 16 гыйнварда 205 ел була. Бу күпкырлы шәхеснең шөгыльләрен санап бетерерлек түгел: тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, галим дә ул. Татар тарихын, ислам динен өйрәнүгә зур өлеш керткән бу шәхесне беләбезме? Аның туган авылы бүген ни хәлдә? Галимнәр белән шул сорауларга җавап эзләдек. Мәрҗанинең фәнни хезмәтләрен өйрәнүчеләрнең берсе — Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Сәед хәзрәт ШАҺАВИЕВ белән Мәрҗани шәхесе хакында сөйләштек.
— Сәед хәзрәт, Шиһабетдин Мәрҗани нинди кеше булган?
— Тирән фикерле галимне белгән кешеләр аның турында туры һәм аз сүзле, тырыш, киңкырлы дип язып калдырган. Ул заманда бай мәхәллә тотучы муллалар җитештә яшәгән. Мәрҗани дә үз дәрәҗәсен белеп, зиннәтле, бай киенергә тырышкан. Шул рәвешле үзенең элита катламыннан икәнен күрсәткән. Берәр кая барасы булса да, иң яхшы атларны, иң купшы каретаны сайлаган һәм байларга хас булганча, гаиләсе белән Казанның руслар яшәгән өлешенә чыга торган булган. Шулай татар мулласының дәрәҗәсен күрсәткән. Аз сүзлелеге дини булуыннан да киләдер. Ул буш сүз сөйләп, вакытны исраф итүдән тыелган. Урта Азиядә укыган чагында, танымасыннар өчен, башкача киенгәне билгеле. Анда ул мәдрәсәдә сабак алган, китаплар күчереп язган, мөгаллимлек эшен алып барырга өлгергән.
— Мәрҗани барлыгы ничә хезмәт язган?
— Сәяхәт иткәндә дә, үзе белән кайбер дини китапларын, шигырь җыентыгын алган. 30 дан артык хезмәт язганы билгеле. Күбесе шул заманда мөселманнарның халыкара фәнни теле булып саналган, гарәп телендә.
— Мәрҗанине нинди темалар борчыган?
— Аны Ислам тәгълиматы, дини хокук, Коръән, гарәп теле, тарих кызыксындырган. Мәсәлән, Болгар җирләренә килгән Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең өч сәхәбәсе хакындагы мәгълүматка үз фикере булган. Чыганаклар ярдәмендә ул болгарлар әле Азов буенда, Кавказ тауларыннан төньяктарак яшәгән чакта ук сәхәбәләр белән күрешкәннәрен дәлилләгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга төрек телендә хат юллаган булган. Мәрҗанигә кичке намаз темасы да тынгылык бирмәгән. 5 майдан
8 августка кадәр эңгер-меңгер җиткәнне чамалавы авырлашканга, ястүне укымасаң да ярый дигән фетнә таралган булган. Ул исә халыкка ястүне караңгы төшмәсә дә, ахшам белән иртәнге намаз арасында укырга кирәклеген төшендерә алган. Коръәндәге басма хаталар да аны борчыган.
— Аны яратмаучылар да булган, ни өчен?
— Туры сүзле булган, кешенең йөзенә бәреп әйтергә курыкмаган. Һәрнәрсәгә төпле фикере булган галимне миссионер, шигый, ваһһабчы дип йөртүчеләр булган. Ул заман өчен бу — нормаль күренеш. Каюм Насыйрига да шундый сүзләр ишетергә туры килгән. Мөселманнар арасында Мәрҗанинең дәрәҗәсен төшерергә теләүчеләр булган.
— Без Мәрҗанигә нәрсә өчен рәхмәтле булырга тиеш?
— Мәрҗанинең әсәрләре күбесенчә галимнәргә атап язылган. Дин гыйлемен, татар мирасын өйрәнүчеләр өчен аның хезмәтләрендә кыйммәтле мәгълүматлар күп. Төп казанышларының берсе — ул Хәнәфи мәзһәбе методологиясенә, төгәлрәк әйтсәк, “табакат” мәсьәләсенә зур өлеш керткән кеше. “Табакат” ул Хәнәфи мәзһәбендә мөселман галиме дәрәҗәсе дигәнне аңлата. Фән белән кызыксынган кешенең дә дини булуын үз үрнәгендә күрсәткән. Намазын калдырмаган, Коръәнне укыган. Кояш буенча календарьга каршы булмаса да, мөселманнар ай календаре буенча яшәргә тиеш дигән фикердә торган. Татарларның русчаны катыштырып сөйләшүен яратмаган. “Йә русча, йә татарча гына сөйләшегез”, — дигән. Сөйләмендә гарәп алынмаларын куллануы билгеле. Ул мөселманнар диния идарәсе оешуга да уңай караган. Бу оешма җирле мөселманнарның проблемаларын чишүдә, гореф-гадәтләрен үтәүдә файдалы дип санаган. Без аның исемен белергә һәм киләчәк буынга тапшырырга тиеш.
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында туган. Әнисе үлгәндә аңа 5 яшь була. Әтисе Баһаветдиндә мәдрәсәдә укый, 1838 елда Бохарада белемен тирәнәйтә. 1843 елда Сәмәркандтагы “Шердар” мәдрәсәсендә укый. Казанга кайткач, 1850 елдан башлап Беренче җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб булып тора. Мәчеткә аның исемен бирәләр. Мәрҗани 1879-1880 елларда хаҗга бара. Казанда ачылган Татар укытучылар мәктәбендә укыта. 1889 елның 18 апрелендә бакыйлыкка күчә. Ул көнне Коръән укуы, тәкбир әйтүе билгеле.
Алты кызы, дүрт улы булган. Күбесе яшьли үлгән. Улы Борһанетдин имам булып хезмәт иткән.
“ОНЫГЫ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘДӘ БЕЗ”
Зилә ЗИННӘТУЛЛИНА, Әтнә районы Комыргуҗа авылындагы Мәрҗани музее директоры:
— Ябынчы авылында Мәрҗани яшәгән нигезне чама белән билгеләп, фундаменты салынды. Бу нигездән ерак түгел “Муллалар коесы”н торгыздылар. Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа авылы урта мәктәбендә галимнең музее эшли. Анда Мәрҗанинең шәхси әйберләре урын алган: хаҗ сәфәреннән язган хат фрагментлары, тәсбихе саклана. Боларны Мәрҗанинең өченче буын оныгы Суфия апа Мостафина тапшырды. Галимнең балалары күп булса да, яшьли үлгәннәр. Һава, Галия, Борханетдиннең генә нәсел дәвамчылары калган. Суфия апа Һава апа ягыннан, тамырлары Апанаевлар нәселенә барып тоташа. Алар инде мәрхүм. Суфия апаның кызы Гөлзада апа (фотода сулда) белән элемтәдә торабыз. Ул Казанда яши, лаеклы ялда. Татарча сөйләшә, балалары бар. Ике елга бер бездә Мәрҗани исемендәге республика күләмендә фәнни укулар уза. Ул — анда көтелгән кунак.
“РУС ТЕЛЕНӘ ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛДЕ”
Рәфикъ хәзрәт МӨХӘММӘТШИН, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры:
— Мәрҗанинең әсәрләре күптән түгел рус теленә тәрҗемә ителде. Ул заманда тарихчылар гарәпчә язган. Ә Мәрҗанинең “Мөстәфадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән трактаты иске татар телендә. Бу китапта кайбер төрки дәүләтләр тарихы анализлана, мәчетләр тарихы, дин әһелләренең биографиясе языла. Трактат татар халкы тарихы турында иң ышанычлы чыганак. Мәрҗани — беренче татар тарихчысы.
“МӘРҖАНИ” ЧИШМӘСЕ
Алсу ӘХМӘДУЛЛИНА, Арча районы Ташкичү авылы мәктәбе укытучысы:
— Мәрҗанинең әтисе Ташкичү мәчетендә имам булып торган. Мәрҗани анда белем ала. 2017 елда авыл мәктәбендә Мәрҗанинең музее ачылды. Мәктәп ишегалдында тарихчыга һәйкәл куелды. “Таттелеком” оешмасы ярдәмендә “Мәрҗани” чишмәсе ачылды. Галимнең шушы кизләү суын эчеп үскәне мәгълүм. Авылга кергәндә, галимнең сүзләре язылган: “Гыйлемлелекнең башы Ташкичүдән башланды”.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.