Гүзәл Галләмова һөнәре буенча бухгалтер. Шулай булса да, ике дистәдән артык туган авылының мәдәният йортында нәтиҗәле эшләп, өч сценарийлар китабы бастырган, бер пьеса иҗат иткән. Авторның язучылык эшенә керешүе һәм китапларның язылу тарихы хакында сөйләштек.
— Гүзәл апа, журналист булырга хыялланган кызны бухгалтер һөнәрен үзләштерергә нәрсә мәҗбүр итте?
— Урта мәктәпне тәмамлаган җәйдә әтием яман чир белән көрәшә һәм соңгы айларын яши иде. Ялгыз калган әнигә якын булу өчен Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә туры килде. Шулай да соңрак яшьлек хыялым тыйнак кына чәчәк атты. Татар газеталары белән элемтәдә торам. Җәмгыятьтәге мәсьәләләрне күтәргән 130 лап язмам дөнья күрде.
— Әдәбиятка сез бәйрәмнәргә сценарийлар язу аша килдегезме икән?
— Бәлкем, чыннан да, иҗат башлангычым шул булгандыр. Чөнки алар театраль күренешләрдән тора. Иҗадый якын килеп яздым, үзем сәхнәләштердем. Әле шушы көннәрдә мамадышлыларның пьесамны сәхнәгә куюын белеп сөендем. Ә беренче проза әсәрем 2016 елда басылды. Шуннан соң тагын 4 китабым чыкты.
— Китап язып, акча эшләп буламы?
— Галиҗәнап китап өчен табыш, бизнес сүзләре килешмидер. Бизнес юлын сайласаң, матур әдәбияттан читләшергә, символларга кагылмаган, мәхәббәт, хыянәт, гаилә мәсьәләләре казанында кайный торган бестселлер язарга кирәк. Һәр китабыма акчаны үзем юллап таптым, спонсорым юк. Сатарга ярдәм итегез дип тә беркемгә сүз салганым булмады. Китап кибетләре аша сатыла.
— Сезнең күп геройларыгыз, хәтта хатын-кызлар да көчле, алар инде формалашкан. Мондый образлар тудыруның максаты нидә? Аларга исемнәрне ничек сайлыйсыз?
— Бүген дә, үткән гасырда да хатын-кызга көчле булырга туры килә. Ана вазыйфасы йөкләнгәнгәдер, җаваплылык зур бит. Образларны әйтер сүземне җиткерү өчен тудырам. Ни әйтергә теләгәнемне укучы үзе аңларга тиеш. Язып тасвирламыйм, тасвирлап язам. Моның аермасы күп.
Авылда яшәгәч, әсәрләремдә дә сала кешесен кайгыртам, авыл җирлеге мәсьәләләрен күтәрәм. Кала турында шунда яшәгәннәр язсын (көлә). Бер генә героем да тормыштан тулаем алынмаган. Җыелма образларга фантазия кушып язам. Әле алай да, аз гына охшашлык булдымы, “фәлән кешене язган”, диләр авылда. “Зәңгәр кыңгыраулар” романында танышларда, авылдашларда булмаган исемнәр алам дип хәйран иза чиктем.
— Ник мине яздыгыз, диючеләр бармы соң?
— Иң истә калганы — Минзәлә районыннан 88 яшьлек Зөһрә әби: “Бу — минем язмыш!” — дип, үз кичерешләрен язып, хат җибәрде.
“Яңа романның төп герое — журналист”
— Гүзәл апа, укучы “Зәңгәр кыңгыраулар”ның икенче кисәген көтә. Әсәрдә төп герой кем?
— “Зәңгәр кыңгыраулар” китабы ике өлештән торачак дип алдан ук әйтеп куйган идем. Ул “Кайту” дигән исем белән шушы көннәрдә басылырга тиеш. “Мәйдан” журналында да укып булачак. Эчтәлеге сер булып калсын. Төп герой — үз хезмәтенә бирелгән журналист.
— Иң көчлесе дип кайсы китабыгызны атар идегез? Китап язу өчен тормыш тәҗрибәсе кирәкме, әллә язу сәләте дә җитәме?
— Иң көчле китабым, бәлки, язылмагандыр әле… Язу өчен сәләт кирәк, әлбәттә. Тик тормыш тәҗрибәсе булмаса, укучыны җәлеп итәрлек әсәр язып булмыйдыр.
— Укучы язучы артыннан иярергә тиешме, язучы укучы теләгәнне язсынмы?
— Язучы беркайчан да укучы артыннан иярергә тиеш түгел дип саныйм. Мәдәнияттә дә тамашачыга ярарга тырышу дөрес түгел дип уйлыйм. Ни өчен сәхнә тамашачы залыннан биегрәк? Нигә Кодрәт иясе кулыңа каләм биргән? Мәдәният хезмәткәрләре, артистлар, язучылар, милләтен, телен, гореф-гадәтен саклау бурычын онытмыйча, алдынгы фикере белән халыкны ияртергә тиештер. Шул чакта гына кешелек дөньясы камилләшүгә юл алыр.
— Сезнеңчә, бүгенге әдәбиятка ни җитми?
— Теләгәнеңне табарга гына кирәк, чөнки бары да бар! Язучы җиткерергә теләгәнне, бигрәк тә тарихый әсәрләрне аңлау өчен укучының милли үзаңы гына җитмәскә мөмкиндер. Җиңел, ансат, рәхәтне укырга яратабыз. Тик шуны истә тотыйк: тормышның кайсы өлкәсен генә алма, көч салып көрәшмәгәндә, яхшы нәтиҗә була алмый.
— Хәзер социаль челтәрдә кемнең битен ачсак та, бөтенесе хикәя, шигырь яза. Укырга кеше калырмы икән?
— Мин, киресенчә, кара-каршы әңгәмә корып сөйләшүләр калырмы, дип борчылам. Җылы аралашудан биздерә бу интернет. Шөкер, язучылар, журналистлар, иҗатымны яратучылар арасында якын дусларым бар. Очрашуларга чакыралар, гел аралашып торабыз.
— Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде. Ялгышмасам, кызыгыз журналистика факультетын тәмамлаган. Бу сезнең теләк булдымы?
— Хәләл җефетем белән ике кыз үстердек. Өч оныкка әби-бабай булдык. Кызым журналист булам дип хыялланмады, язмыш аны үзе шунда юллады. Бүген район мәдәниятен, кино сәнгатен үстерүдә үз өлешен кертә. Ул журналистикада укыганда, азмы-күпме мин дә белем алдым: китапларын укыдым, курс эшендә дә булыштым. Икенче кызыбыз — банк хезмәткәре, хәзерге көндә декрет ялында.
— Сез нинди әби?
— Әйбәт әни була алмадым, чөнки мәдәният бала сөеп утырырга ирек бирмәде. Аның каравы мин — шулкадәр әйбәт әби. Оныкларым белән яратышып туя алмыйбыз. Тәмлүшкәләрне заказ биреп пешертәләр. “Әби, рәхмәт!” — дип әйтүләренә җаным кинәнә.
— Гүзәл апа, сез соңгы вакытта гөлләр белән дә мавыгасыз бит әле.
— Тормышны яраткан саен шөгыль арта бит ул. Монысын эшләп карыйсың, тегесе дә кызыксындыра. Соңгы романны тәмамлагач, бизнеска керештем. Бизнес дип шаярту катыш сөйлим, әлбәттә. 25 ел инде күпләп гөлләр үстерәм. Алар инде Татарстан буйлап таралды. Ә хәзер үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашып, постлар язам, үсентеләрне сатам. Бу шөгыль миңа иҗаттан качу өчен кирәк булды. Үземә башка шөгыль тапмасам, кабат әсәр язарга керешү ихтималым бик зур (елмая).
— Киләчәккә нинди зур хыялыгыз бар?
— Әллә ни зур хыялым бар дип әйтә алмыйм. Максатсыз көнем дә юк. Сүз беләнме, гамәл беләнме, туган җиребезне ямьләп яшәргә язсын, Аллаһым хәерле, бәрәкәтле гомер бирсен. Матур әдәбиятка хезмәт итәргә насыйп булсын.
Чулпан ГАЛИЕВА.