Казанның үзәк Бауман урамындагы Татар ашлары йортын күпләр хәтерлидер. Башкаланың әлеге легендар рестораннарының берсе 2020 елда ябылган иде. Быел исә аны шәхси эшмәкәр Александр Донской сатып алганы билгеле булды. Ул биредә гаилә күңел ачу комплексы булдырырга тели. Татар ашлары йорты шуның белән тарихтан сызылырмы? Ресторанның беренче шеф-пешекчесе, татарның милли ризыкларын бар дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча әзерләнгән тәм-томнарны тагын кайда авыз итеп булыр?
Ресторан урынына — күңел ачу комплексы
Татар ашлары йорты 1967 елда ачылган. Фонтаннар белән зәвыклы итеп ясалган бу ресторан электән туристлар, эшмәкәрләр, җитәкчеләрнең яраткан тамак ялгау урыны булды. 2002 елда төзекләндерелгән, яңартылган бинаны ачуда ул чакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан иде. 2009 елдан бинага “Татфондбанк”ның элекке җитәкчесе Роберт Мусин хуҗа булган. Банк бөлгенлеккә төшкәч, аренда түләве белән тоткарлыклар килеп чыгу сәбәпле, Татар ашлары йорты ябылган. Хәзер менә аны Архангельск шәһәренең элекке мэры Александр Донской 160 миллион сумга сатып алган, дип яза “Бизнес-онлайн” басмасы. Эшмәкәр — Казанның Бауман урамындагы “Иллюзияләр музее”, “Великан йорты” һәм башка күңел ачу комплексларының идея авторы. Үзәк урамдагы бу музейлар урнашкан биналар улы исемендә булган.
— Ике ел элек улым үлде. Милке мирас буенча туганнарына күчте. Ул биналар минем исемдә түгел. Татар ашлары йортын төзекләндерергә уйлыйм. Бина яхшы хәлдә. Миңа залларның дизайны ошый. Шуңа хәзерге интерьерны саклап калырга, шул ук вакытта яңа әкияти тарих өстәргә дә телим, — дигән Александр Донской “Казанские ведомости” газетасына.
Бинада татарның милли ризыклары, гомумән, тамак ялгау мөмкинлеге булачакмы, әлегә билгесез. Эшмәкәр барлык серләрне дә ачып бетерми.
“Музей өчен бина юк”
Аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның сеңлесе Гамбәрия апа белән якыннан аралаша идек. Кунакка килгәч тә, аның: “Абый рецепты буенча пешердем”, — дип пәхләвә, башка ризыклар белән сыйлаганы булды. “Чәйгә саласы лимонны кискәнче кайнар су белән юсаң, хуш ислерәк була”, — дип киңәш биргәнен әле дә хәтерлим. Монысын да Юныс абыйсы әйтеп калдырган. Кызганыч, Гамбәрия апа бер ел элек гүр иясе булды. Соңгы очрашуыбызда ул Татар ашлары йортында Юныс абый истәлегенә ачылмый калган музей хакында борчылып сөйләгән иде. Югыйсә экспонатлар да җыелып беткән булган: Юныс Әхмәтҗановның уклаулары, савыт-сабалары, китаплары… Хәзер аның исеме белән бәйле йортның язмышы да кыл өстендә.
Юныс Әхмәтҗановның улы Фоат абый — профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган тренеры, республикада армспорт федерациясе президенты иде. Ике ел элек арабыздан китеп барды. Юныс абыйның эшен дәвам иттерүче кызы Фәридә Давыдовага да күптән түгел 70 яшь тулды. Ресторанның язмышы, музей хакында Фәридә ханым белән сөйләштек.
— Фәридә ханым, әтиегез озак еллар эшләгән ресторан шәхси кулларга күчте, бу хәбәрне ничек кабул иттегез?
— Күпләр бу хәбәрне авыр кабул итте, шалтыраталар, борчылалар. Тик моннан фаҗига ясарга кирәкми. Бина череп бетсенмени? Ул безгә мирас буенча күчә алмый, чөнки дәүләт бинасы, саттырмаска хакыбыз юк. Аны сатып алырга мөмкинлегем юк. Бәлки, киресенчә, Татар ашлары йорты бинасы тарихтан югалмас, анда киләчәктә кеше йөрер, кайчандыр монда Юныс Әхмәтҗанов эшләгәнне белеп торырлар дип өметләнергә кирәктер.
— Татар ашлары йортында Юныс Әхмәтҗановның музее ачылырга тиеш иде бит?
— Ул музей ачылмады. Әтинең истәлекләрен дә рестораннан алып кайттым. Фотолары, Ленин ордены, китаплары җыелды. Музей өчен урын юк. Бәлки, Казандагы бер мәктәптә ачылыр дигән өмет бар.
— Юныс Әхмәтҗанов исеме онытылмасын иде…
— Татар ашлары йортында әти рецептлары буенча ризыклар күптәннән әзерләнми иде. Заманча салатлар, хәтта әти вакытында булмаган ингредиентлар кушылган тәм-томнар әзерлиләр дә, Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча, диләр. Халык ошатмый, ресторанның менюсын сүгәләр. Әти исеменә тап төшерәсе килми. Юныс Әхмәтҗанов үз бурычын үтәде — милли ризыкны Советлар Союзына танытты, данын күтәрде. Ә аның рецепты буенча әзерләнгән ризыкны һәркем өендә үзе пешерә ала, әтинең уннан артык китабы басылды. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара кулинария турниры, башка чаралар уза. Аның исеме онытылмас дип уйлыйм.
Юныс Әхмәтҗановның беренче китапларында әнисе Зәйнәп ападан өйрәнгән рецептлары урын алган. Моннан тыш ул авылларга барып, аш-су осталары белән күрешеп, тәҗрибә уртаклаша торган булган, иң борынгы рецептларны җыйган. Үзе уйлап тапкан рецептлары да җитәрлек.
Киләсе елга Татар ашлары йорты төзекләндерелеп ачылыр дип көтелә. Бу юлы анда гаилә белән күңел ачу өчен “Великан сарае” дип исемләнгән үзәк урнашачак, ди. Мондый үзәкләр башкалада болай да җитәрлек иде югыйсә, хәерлегә юрыйк. Йортта аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә куелган истәлек тактасы гына тарих саклый. Яңа хуҗа ул тактаны алып атмас, күңел ачу үзәгенә килгән кеше кайчандыр биредә легендар Юныс Әхмәтҗанов эшләгәнне, Татар ашлары йорты икәнне шул тактадан булса да карап белер дип ышаныйк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
“МИЛЛИЛЕК САКЛАНСЫН ИДЕ”
Зөфәр ГАЯЗОВ, Татарстанның һәм Казанның отельерлар һәм рестораторлар ассоциациясе президенты:
— Татар ашлары йорты брендының бетүен безнең өчен зур югалту дип саныйм. Җитмәсә, бу хәл Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында булды. Аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов татар ашларына бүген безнең өчен гадәти булып тоелган яңалыклар кертте. Бинаның язмышы хәзер инвестор кулында. Әгәр ул гореф-гадәтләрне, миллилекне сакларга риза икән, ассоциация аңа ярдәм итәргә әзер. Бу мәсьәләдә аш-су осталарыбыз, технологларыбыз да җитәрлек. Казан — туристлар башкаласы. Кунакларга татар ашлары никадәр күбрәк тәкъдим ителсә, шулкадәр яхшырак.
“ТАТАРЛАР ӨЧЕН ЗУР ЮГАЛТУ”
Ләбиб ЛЕРОН, язучы:
— Без укыган 1979-1984 елларда Татар ашлары йорты бигрәк тә гөрләп торды. Узып барганда да кереп чыга идек. Авыл балалары милли ризыкларга тартылып, өйдәгечә ашларны сагынып килә идек. Токмачлы авылча ашны ярата идек. Язучы Шәйхи Маннур бирегә даими йөргән дип беләм. Көн саен төшке ашка керә торган булган. Милли ризыкларыбызны пропагандалый, башкаларга үрнәк итеп күрсәтә торган ашханәнең шәхси кулга китүе кызганыч. Мондый урынны саклап калырга кирәк иде. Татар ашлары йортын бетерү татарлар өчен зур югалту, фаҗигагә тиң. Тарих моны кичермәс, күңел ачып кына алга барып булмас. Хәерле эш булып чыксын. Алмашка “Түбәтәй”, милли ризыклар әзерләнә торган башка тамак ялгау урыннары да бар, әмма Татар ашлары йортының булмавы бик начар.