Помидор кызыл һәм сары гына булырга тиеш дип саныйсызмы? Бу яшелчә салават күперенең барлык төсләрен үзенә тупларга мөмкин. Соңгы вакытта бакчачылар сирәк очрый торган коллекцияле экзотик сортларны да бик уңышлы сыный. Чаллыда яшәүче бакчачы Лилия ХАФИЗОВА белән помидор үстерү серләре һәм коллекцияле сортлар турында сөйләштек.
“Коллекцияле сортлар арасында иң ошаганы — “Тайга”
— Лилия, бакчачылык белән кайчан кызыксына башладыгыз?
— Беренче балам белән ялда чакта безгә төзелешсез генә куллану өчен 3 сутый җир кишәрлеге бирделәр. Ике елдан бакчачылык ширкәтеннән 6 сутый җир сатып алдык. Хәзер дә шул бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәбез. Һәр бакчачының үз серләре бар, үзем белгәннәр белән бик теләп уртаклашам, кемгәдер файдам тисә, бик шат булачакмын.
— Соңгы вакытта коллекцияле помидорлар үстерә башлагансыз икән, алар гадәти сортлардан нәрсәсе белән аерыла?
— Экзотик сортлар белән дүртенче ел шөгыльләнәм. Алар төсләре, формалары, тәмнәре белән дә аерыла. Мәсәлән, белгечләр антоциан томатларның (алар шәмәхәрәк төстә) кеше организмына гаять файдалы булуын раслый. Антоциан пигменты табигый дару санала, аның баш мие, йөрәк эшчәнлеген яхшыртуы, холестерин төеннәрен булдырмавы, иммунитетны һәм кан тамырларын ныгытуы исбатланган.
Коллекцияле сортлар арасында иң ошаганы — “Тайга”, ул иртә өлгерешле, уртача буйлы, нык, помидорлары 300-500 граммлы, барысы бертөсле зурлыкта була. Үзе көрәнрәк төстә, урталай бүлгәч, шаккатасың: буй-буй сары, яшел һәм кызыл төсләр белән бизәлгән, итләч, сусыл, искиткеч тәмле. Иң мөһиме — томат чирләренә бирешми. Кызгылт сары томатта яман шештән саклый торган, йөрәк-кан тамырларына файдалы антиоксидантлар күп диләр. “Раннее оранжевое чудо”, “Чудо земли оранжевое” сортлары бик матур. Тагын “Атомный синтез”, “Козула 141”, “Полосатый шоколад”, “Черное сердце Брэда”, “Сержант Пеппер”, “Сержант Пеппер бронзовый”, “Огненный гребень” сортлары бик тәмле. Минем сынауны узган сортлар бик күп, аларны әле озак санарга була. Боларның барысы да сортлар, гибридлар түгел. Үземә иң ошаган, авырулардан сакланган, тәмле сортларның гына орлыкларын ясыйм.
“Помидор бик тиз озынаеп китә”
— Помидорны кайчан чәчәсез?
— Күп бакчачылар иртәрәк уңыш алам дип ашыга, бу, киресенчә, зыян гына сала. Помидорны гел 8 нче мартта, борычны февраль азагында чәчә идем. Шуннан иртәрәк чәчүнең мәгънәсен күрмим. Быел томатның соң өлгерешлеләрен март уртасында гына чәчәрмен дип торам, әле ай азагына калдырырга да ярый. Помидор бик тиз үсә, озынаеп киткән үсентене күчерү җайлы түгел. Мондый үсенте күчереп утыртканнан соң озак тернәкләнә алмый, чирләп тора. Бакчабыз янда булмагач, әле аларны сындырмыйча алып барып җиткерәсе дә бар. Үземә кыскарак үсентеләрне күчерү җайлырак, алар иртә утыртканнарын куып җитеп, узып та китәчәк. Бер елны “Сержант Пеппер” сортын 5 апрельдә генә чәчтем, мул уңыш бирергә өлгерде.
— Помидор үсентеләрен үстерү өчен туфракны ничек әзерләргә?
— Үсентеләр өчен соңгы елларда “Агробалт-С” нейтраль торфын кулланам (зәңгәр язулы булырга тиеш). Ул комплекслы минераль ашламалар, микроэлементлар белән баетылган. Орлыкларны чәчкәнче, үсемлекләрне күчереп утыртканчы, “Агробалт”ка дым саклар өчен агроперлит яки вермикулит кушарга кирәк. Алда искәртүемчә, ул торф, ә торф бик тиз кибә. Кул астыгызда уңдырышлы туфрак булса, аны да кушарга ярый. Помидор, башка үсемлекләр тиз үсә.
— Помидор үстергәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, аны чирләрдән ничек сакларга?
— Җәйнең ничек киләсен беребез дә алдан фаразлый алмый. Кыска, салкынча яисә бик кызу шартларда томат көйсезләнә, чирләргә бирешергә мөмкин, уңышсыз калу куркынычы да бар. Шуңа томатка уңайлы шартлар булдыру бик мөһим. Безнең якта помидорны теплицада үстерү яхшырак дип саныйм. Бакчада үстерсәгез, иң кояшлы урын сайлагыз, бу культура яктылык ярата. Игътибар иткәнегез бардыр, кояшта сабакта пешкән томат тәмлерәк була.
Күп әйбер туфракның уңдырышлылыгыннан тора. Үсентеләрне даими урынына утырткан вакытта һәр чокырына черемә һәм черегән тирес салып утыртам. Кул астында әзер черемә булмаган очракта “Оргавит” кулланам. “Оргавит” — зарарлы микроорганизмнар, патогеннардан чистартылган органик ашлама. Ягъни тирес кебек, бары кимчелекләре генә юк. Ул гранулаларда, сезонга бер тапкыр куллану җитә. Томатка гына түгел, барлык үсемлекләргә дә файдалы. Чокырына 1 аш кашыгы исәбеннән “Оргавит” һәм 1 әр төймә “Глиокладин” салып утыртам. Соңгысы туфракны йогышсызландыра, файдалы микроорганизмнарны уята. Аны да шулай ук сезонга бер тапкыр кулланам.
Лилия — бик оста чәчәк үстерүче дә. Хризантема, гортензиянең төрле төрләре, розалары җәй буе бакчаларын бизи. Бакчачы иң көйсез чәчәкләрнең берсе — эустоманың да серенә күптән төшенгән. Ел саен калибрахоа, петуния, гелиотропны үсентедән үстерә, җиләк-җимештән дә мул уңыш алалар. Шулай матурлыктан ямь табып яши Хафизовлар.
Роза НУРГАЛИЕВА.