• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ЯҢА ЕЛДА УТЫРТТЫК”

“ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ЯҢА ЕЛДА УТЫРТТЫК”

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Айдар Абдуллин ике ел инде сатуга күпләп лалә чәчәкләре үстерә. Аларның хәзер иң кызу эш вакыты — 8 мартка килгән заказларны үтиләр. Бөтен гаиләсе белән эшли алар, әти-әниләренә кушылып, өч балалары да мәш килә. Гади гаражы лаләләр патшалыгына әверелгән. Стеллажлар сатып алынган, махсус яктырткычлар куелган. Шактый күләмдә акча тотып, тәвәккәлләгән алар. Голландиядән лалә суганчаларын кайтартканнар.

— Җәй көне җиләк үстереп сатабыз. Кыш көне эш юк, әмма буш тормас өчен, яңа төр бизнес турында уйлый башладык, — дип сөйли Айдар. — Чаллыда яшәүче эшмәкәр белән берләшеп, суганчаларга заказ бирдек. 8 мартка өлгерсен өчен, технологияне төгәл үтәү зарур. Лаләләрнең суганчаларын чистартырга, теплицадагы температураны нормада тотарга кирәк. Башкалар Яңа елны бәйрәм иткәндә, без чәчәкләр утырттык. 2022 елда ассортимент ярлы иде, 3 сорт кына үстердек. Башта, алырлармы, чыгым үзен аклармы, дигән шик булды. Әмма чыбыксыз телефон ярдәмгә килде. Алып бетерделәр, тәҗрибә буларак башланган эш үзен аклады. Быел ассортиментны арттырырга уйладык. 9 сорт үсә, төсләре дә төрле. Былтыр кызыл һәм сары төсләр популяр булса, быел шәмәхә лаләләрне дә сораучылар бар.
Айдар әйтүенчә, беренче чәчәкләр заказ буенча китәчәк. Таратып йөрмиләр. Заказ бирүчеләр үзләре килеп ала. Калганнарын сатуга чыгарырга ниятлиләр.
— Былтыр 2 мең төп лалә утыртсак, быел 10 мең булды. Урыны кысанрак. Моннан тыш күп эш кул белән башкарыла. Әле кайбер хаталарны төзәтәсе бар. Мәйданны арттыру турында да хыялланам. Кемдер терлек асрап көн күрә, без бакчада эшлибез, — ди эшсөяр.
Лаләләр беткәч, чәчәк үсентеләре белән шөгыльләнергә ниятли Айдар. Петуния, бегония кебек гөл үсентеләре утыртырга планлаштыра. Ә аннан соң җиләк сезоны башлана. Кыскасы, эшләгән кешегә эш җитәрлек. Сүз уңаеннан, Айдар Базарлы Матак урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшли.
— Авылга кайтуыма, мәктәпкә эшкә килүемә сөенәм. Авылны бик яратам. Балалар белән эшләү дә ошый, — ди ул. Тормыш иптәше Ландыш “Әлки хәбәрләре” район газетасында СММ-белгеч булып эшли. Өч бала тәрбиялиләр. Планнары зурдан, барысы да тормышка ашарлык.
Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»
Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

by irekmanager irekmanager
21 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru