Башкортстанның Баймак районы Ярмөхәммәт авылының табигате матур, тирә-ягы урман. Әмма биредә асфальт юл да юк, газ да кермәгән. Баймакның җиде-сигез авылы бүген дә утын яга. Ярмөхәммәт зур түгел, нибары кырыклап хуҗалык бар. Шулай да, бәхетләренә, башлангыч мәктәп эшли әле, I-II сыйныф укучылары белем ала. Балалар бакчасы да шунда урнашкан. Мәктәп бинасы күптән ябыласы булган. Шушы авылда яшәүче Кадыйр Ишкуватов, халыктан имзалар җыеп, район хакимиятенә барып, уку йортын калдыруларын үтенә. Җаваплылыкны үз өстенә алып, делянка рәсмиләштереп, агач кисеп, утын ярып, бинаны даими җылытып торырга сүз бирә. Шулай итеп Кадыйр абый мәктәпне ишегенә йозак салынудан — оптимизация җилләреннән саклап кала.
Кадыйр абый Ярмөхәммәттә туып-үскән, шунда төпләнеп калган. Колхоз таралганчы, авылда ун ел тракторчы булып эшләгән. Аннары мәктәпкә каравылчы булып урнашкан, электрчы, хуҗалык мөдире вазыйфасын да башкарган, берара эшмәкәрлектә дә үзен сынап караган. Хәзер аңа 50 яшь.
— 2004-2005 елларда бездә колхоз таралды. Элек 65 ләп хуҗалык иде. Хәзер нибары 40 йорт калды. Яшьләр авылдан китә, эш юк шул монда. Колхоз таралганнан бирле, һәркем үз көнен үзе күрә, — ди Кадыйр абый.
Тормыш иптәше Рафилә апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Уфада. Төпчек уллары үзләреннән 14 чакрым ераклыктагы Ярат урта мәктәбендә VIII сыйныфта укый. Ярмөхәммәттә белем алучы үз балалары булмаса да, башкалар өчен тырыша Кадыйр абый. Һәр кыш саен 6-7 трактор арбасы утын әзерли. Мәктәп ябылмасын дип, инде сигез ел дәвамында шушы эшне бушка башкара. Урман кисүдә авылдаш егетләр дә ярдәм итә икән.
— Ярат мәктәбе бездән 14 чакрым, якын түгел. Балаларны автобус йөртә, — ди Кадыйр абый. — Нәниләргә көн саен иртән сәгать алтыда торып, салкын автобуста йөрү кыен. Бәләкәйләр бит, жәл. Шуңа бинаны ничек тә саклап калырга тырыштык. Әле авыл арасында юллар да асфальт түгел. 1987 елда вак таш түшәгәннәр иде. Былтыр бераз вак таш өстәп, ремонтлап чыктык.
Ярмөхәммәттә бакчага һәм мәктәпкә йөрүче 12 бала бар. Ике тәрбияче (алар пешерә, идән дә юа), бер укытучы эшли. Кадыйр абый мәктәпне җылыта, ремонт эшләрен башкара.
— Газ бездән 14 км ераклыктагы авыллардан үткәрелде. Әмма Ярмөхәммәткә кертүләре бик икеле… Гомумән, Баймак районында 2015 елда гына газ керә башлады, — ди Кадыйр абый. — Авылда мәдәният йорты ябылганга унбиш ел бардыр. Ул чакта артыннан йөреп карадым. “Мең кешегә — бер клуб”, — диделәр. Анысы да хәзер Ярат авылында гына. Клуб ябылганнан бирле концертлар, сайлау, халык җыеннары башлангыч мәктәп бинасында уза. Аның ишегенә дә йозак салсалар, авыл бөтенләй сүнә дигән сүз бит. Яңа медпунктны Республика Башлыгы Радий Хәбировтан сорап алдык. Ике кибет эшли иде, хәзер берсе генә калды. Кеше аз булгач, тауар бик сатылмый, дип яптылар. Берсе булса да эшләп торуына сөенәбез инде. Машиналылар азык-төлекне район үзәгеннән төяп алып кайткалыйбыз. Буран булса, юлларны кар баса. Кардан чистартырга техника да юк хәзер. “Частник”ларга мөрәҗәгать иткәлибез. Юлларны ачтырмыйча булмый, балаларны автобус белән Яратка мәктәпкә йөртергә кирәк. Элек үзебез интернатта торып укый идек, атнага бер генә кайтып йөрдек. Буранлы көннәрдә Баймак ягына чыгарга юл да булмый. Балалар шуңа Уфадан сирәк кайта, ике ара 450 чакрымнан арта. “Җан биргәнгә юнь бирә”, — дип, урман төпкелендә яшәп ятабыз. Авылдашлар миңа ышанды. Мәктәпне җылытуны, утын хәстәрләүне алга таба да дәвам итәчәкмен. Әгәр бу эштән мин дә туктасам, башка алынучы булмаячак. Уку йорты ябылачак. Моңа ничек тә юл куйдырмаска кирәк. Сәламәт кенә булыйк.
Лилия ЙОСЫПОВА.