Соңгы елларда халыкның күбесе тавык итенә күчеп бара. Ихтыяҗ булгач, бу тауарны җитештерүчеләр дә артты. Россиядә былтыр 4,75 миллион тонна тавык ите җитештерелгән. Шуның 450 мең тоннасы Татарстанга туры килә. Кибет киштәләрендә тавык ите җитәрлек. Хәләл кош итенә дә кытлык юк бүген. Тик элекке кебек, ашка салсаң, сап-сары мае чыга торган, тәмле, тыгыз тавык ите генә сирәк очрый.
“Тамак авыртса, тән температураң күтәрелсә, тавык шулпасы ашарга кушалар. Шулай булмый ни? Антибиотик белән үстерелгән кош итләре булганда, дарулар да кирәкми”, — дигән иде берсендә танышым, уенын-чынын бергә кушып. Чебиләргә антибиотик нигә бирәләр, ул кеше өчен зыянлымы? Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау һәм профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан ЛАТЫЙПОВ белән сөйләштек.
— Солтан Сәлимович, кош-кортка антибиотик нигә кирәк?
— Антибиотик терлекчелек, кошчылык өлкәсендә өч төрле максатны күздә тотып кулланыла ала: чирләрне кисәтү, дәвалау һәм кошларны тизрәк үстерү өчен. Гадәттә, чебигә 10 көнгә кадәр антибиотиклар бирәләр. Бу сальмонеллез, кошларда очрый торган башка чирләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Йә кошлар авырый башлагач, антибиотик билгеләргә мәҗбүр булалар. Чөнки йогышлы чирләр тиз күчә. Фермерлар өчен авыруларны вакытында кисәтү мөһим.
— Кошчылык өлкәсендә антибиотик куллануны киметеп буламы?
— Моның өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Тавык үстерүчеләргә куркынычсызлык таләпләрен үтәү мөһим. Кошларның оясын чиста тотарга, анда яктылык, җылылыкны, җилләтү системасын көйләргә, чебиләрне зур тавыклар белән катыштырмаска, кошлар янына чит кешене кертмәскә, яңа партия чебешләр алып кайтыр алдыннан ояны яхшылап чистартырга, кошларны көн саен күзәтеп торырга кирәк. Өстәмә катнашазык бирү файдалы. Ашатуны дөрес оештырырга кирәк, ягъни бөтенесе берьюлы тигез күләмдә тукланырга тиеш. Чебешләргә вакытында сыйфатлы вакцина ясату да мөһим. Бактерияләр организмга кермәсә, антибиотик кулланылмый. Шулай ук пребиотик, пробиотик, эфир майлары, органик кислоталарны күбрәк кулланганда, антибиотикның кирәге булмаячак. Сулары да чиста, сыйфатлы булырга тиеш. Сәламәт чебешләр сатып алырга кирәк. Чит территориядән кош-корт алырга киңәш ителми. Антибиотикны ветеринар диагноз куйганнан соң, чирле тавыкны дәвалар өчен генә кулланырга ярый.
— Димәк, тиешле шартлар үтәлгәндә, чебиләрне антибиотиксыз да үстерергә була. Әллә аны кош тизрәк үссен өчен күбрәк кулланалармы?
— Алай димәс идем. Гел антибиотик бирү фермерның үзе өчен дә файдага түгел бит. Беренчедән, бу арзан тормый, икенчедән, чебинең организмы даруга күнегә, чирләр вакытында булышмый башлый, өченчедән, антибиотик белән үстерелгән тавыкны фермер сата алмаячак. Росконтроль, Россельхознадзор тавыкларның сыйфатын даими тикшереп тора. Лабораторияләрдә анализ алалар, тиздән гамәлгә керәчәк яңа закон буенча, тавыкларны махсус урыннарда гына чалырга мөмкин булачак. Анда белгечләр антибиотик ашап үскән тавыкны таушалган бавырыннан ук таный ала. Элек антибиотик кулланучы фермерлар бар иде, хәзер кимеде, тикшерү көчле, шуңа да максатсыз, чамасыз кулланучылар юк диярлек. Аннары фермер, кошчылык фабрикасы өчен исеменә тап төшермәү дә мөһим. Сыйфатсыз тавык җитештерүченең тауарын алырга теләүче булырмы икән? Хәзерге кулланучы игътибарлы, таләпчән. Бүген сыйфатсыз тавык ашаса, иртәгә шул ук акчасын даруга сарыф итәсен аңлый. Шуңа да экологик чиста ризыкка өстенлек бирә. Безнең республикада антибиотик күп очракта чирләрне кисәтү һәм дәвалау өчен генә кулланыла.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
СЫЙФАТЛЫ ТАВЫКНЫ НИЧЕК САЙЛАРГА?
Розалия АРСЛАНОВА, Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе:
— Иң яхшысы — белгән кешедән авылда үстерелгән тавык алу. Дөрес, күпләп җитештерүчеләр авыл җирендә дә, кош-кортлар тизрәк үссен, май, авырлык җыйсын өчен, махсус катнашазык ашата. Сыйфатсыз тавыкка сары төс кертер өчен куркума файдаланалар, кайчак махсус матдәләр белән агарталар. Сыйфатлы тавыкны аеру өчен, берничә киңәшне истә тотарга кирәк: тавык түшенең төсенә игътибар итегез. Кибеттәгесе бераз алсурак, ә авылныкы саргылт була. Өй тавыгының ите тыгызрак. Тавык бары суытыла торган витриналарда сатылырга тиеш. Катырылган тавыкка караганда, туңдырылмаганы яхшырак. Тик аны биш көн эчендә пешерергә кирәк, ул озак сакланмый. Сыйфатлы иттә кан таплары булмый, исе табигый, басып караганда су бүленеп чыкмаска тиеш. Артык зур тавыкка кызыкмаска киңәш итәм: гормоннар ашатып үстерелгән йә авырлыкны арттыру өчен су тутырылган булуы мөмкин. Тавык салынган савыт герметик, чиста булсын. Этикеткада җитештерүче, тауар турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Инфекцияләрдән котылу өчен, тавыкны әзер булганчы пешерергә кирәк.
“АНТИБИОТИКСЫЗ БУЛМЫЙ”
Райнур ӘСХӘДУЛЛИН, Кукмара районы Ядегәр авылы, фермер:
— Кош-корт үстергәндә, антибиотик кулланмыйча булмый. Паразитлардан котылу, чирләрне кисәтү өчен, 5 көнгә кадәр чебешләргә, суга кушып, дару эчерәбез. Аннары профилактика максатында ара-тирә бирергә була. Бер ныгып, үсеп киткәч, антибиотиксыз да үсә. Үрдәк, казларга ул бик кирәкми. Ә авырлыкны арттыру, тизрәк үстерү өчен дару кулланганым юк. Үзем әзерләгән катнашазыкны ашатам, кычыткан турап бирәм. Чебиләрне ышанычлы, лаборатория тикшерүе узган җитештерүчедән генә алам. Чамасын белеп кулланганда, антибиотикның зыяны юк. Чеби — 2, күркә 5 айдан суярлык булып өлгерә. Аңа кадәр кош организмында антибиотик калмый. 8500 тавык асраган чагым да булды. Соңгы арада балыкка күчтем. Форель, карп үрчетәм. Аларга антибиотик та кирәкми, табышы да зуррак. 170 мең сумлык
1 тонна балыктан 5 айдан 500 мең сум табыш алып була.
“10-11 КӨН ЭЧЕНДӘ ЧЫГЫП БЕТӘ УЛ”
Илһам ГАЯЗОВ, Теләче районы, фермер:
— Тавыкларны үзебез өчен генә асрыйбыз. Бер көнлек чебешләрне үстергәндә, һәр фермер антибиотик куллана. Бигрәк тә бу кошларда очрый торган кокцидиоз чире, ягъни эчтәге кортлар белән көрәшү өчен кирәк. Соңгы антибиотикны чебигә, гадәттә, 20 көнлек чакта бирәләр. 10-11 көн эчендә ул кош организмыннан чыгып бетә. Чебине, гадәттә, 50-60 көн булгач суябыз. 1 айлык чебеш сатып аласың икән, антибиотикны бөтенләй кулланмасаң да ярый. Чеби инде ныгып киткән була. Кош-кортларга ашлык, катнашазык ашатам. Кошчылык фабрикаларында ризыкларына аз күләмдә антибиотик кушалар дигән шик бар. Шуңа иң ышанычлысы — өй тавыгы.
ТАВЫКТАГЫ АНТИБИОТИКТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Шулпа әзерләгәндә, тозлы суга (1 литр суга 1 аш кашыгы тоз) тавык түшен салып, сүрән утта кайнатыгыз. Су кайнап чыккач, сүндереп, итне шул суда 20-30 минут тотарга кирәк. Аннары аны түгеп, яңа су салып, шулпа кайнатырга киңәш ителә.
Тавык итеннән ризык әзерләргә уйласагыз, антибиотик калдыклары иң күп туплана торган тиресе, маен кисеп ташлагыз. 1 литр салкын суга 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы 70 %лы аш серкәсе кислотасы салып, итне шул катнашмада 3-4 сәгать тотыгыз. Шуннан соң яхшылап юып, тавыкны кулланырга була.
Фото: © jackf — 123rf.com