Арча районының Яңа Кенәр авылында агачтан җиһазлар ясаучы өч шәхси эшмәкәр бар. Иң кызыгы — бу якларда гомер-гомергә балта осталары күп булган. Авыл ир-атлары бүген дә ата-бабадан калган шул кәсепне дәвам итә. Каен агачыннан өстәл, урындык, карават, аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары — барысын да ясыйлар. Әнә шундый осталарның берсе Азат Хәйруллин белән танышып кайттым.
“МӘКТӘП ОСТАХАНӘСЕНДӘ ӨЙРӘНДЕК”
Азат тумышы белән Яңа Кенәрдән. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Агач эшенә керешкәнче, ул Арча, Саба, Шәмәрдәндә йорт җиһазлары кибетләре тоткан. 2010 елгы кризис эшенә шактый зыян китергән — аренда кыйммәтләнгән, сатып алучылар кимегән. Нәтиҗәдә яшь эшмәкәр бу юнәлешне туктатырга дигән карарга килгән. Һәм туган авылында җир сатып алып, цех ясый башлаган.
— Цехны 2013 елда ачтым, — диде Азат Хәйруллин. — Хыялым — эш урыны белән янәшә йорт төзү иде. Аллага шөкер, теләк акрынлап тормышка аша — ике катлы өйне салып бетердем. Бераз эчке эшләре бар, аннан күченербез дибез.
— Җиһазны үзең ясап сату җайлыракмы, әллә алып сату җиңелрәкме?
— Үзең ясап сату күңеллерәк. Агач эшенә хирыслык кечкенәдән килә. Мәктәптә укыганда хезмәт дәресендә ни генә ясамадык. Әле дәрестән соң да остаханәгә керә идек. Агачны ышкылап, юнып, тәҗрибә туплый идек. Авыл малайларының күбесе бу шөгыльнең асылын белә. Үз гомерендә уклау булса да ясап караганы бар.
Такта материалын Азат Мари Иле республикасыннан алып кайта икән. Киптерер өчен аларны җылыга — цехка алып кереп өяләр. Агач юеш булса, дөрес кипмәсә, ясаган җиһаз ярыла, шуның өчен дә эшкә керешкәнче махсус җайланма белән тактаның дымлылыгын тикшерәләр. Әзер булгач, ышкылыйлар, кисәләр һәм станокта бизәкләп чыгаралар.
— Цехта ничә кеше хезмәт куя?
— Ике бабаем күптәннән эшли. Яшьләрне бу эшкә бик тартып булмый.
Җәен цехта эш туктабрак тора — авыл кешесенең печән вакыты, башка мәшәкатьләре бар. Көзен исә тулы куәтенә эшли. Заказлар күп икән.
Җиһазларның бәясе белән дә кызыксынам: артсыз утыргыч — 1800, артлы урындык — 3500, өстәл, зурлыгына карап, 7000 сумнан башлана. Зурая торган өстәлләр — 16-17 мең сум тирәсе. Җиһазларны төрле төскә буйыйлар. Халык ак, агач төсендәгеләрне яратып ала икән.
Буяу эшен Азат үзе генә башкара — моның өчен җилләтелә торган бүлмәсе бар. Урындыкларны да үзе тышлый. Аның өчен калын тукыма сатып ала, эченә поролон тыгып калдыра. Нәтиҗәдә каеннан ясалган артлы урындык йомшак җиһазга әйләнә.
— Тукыманың төсен, бизәген заказ бирүче үзе сайлый, — диде Азат. — Гадәттә, урындык белән бергә өстәлгә дә заказ бирәләр. Тулы бер комплект була.
— Сезнең җиһазлар ничә ел хезмәт итә?
— Урындык белән сугышмасалар, гомер буена җитә (көлә).
“ХӘРӘКӘТ КИРӘК!”
Биредә хезмәт куючы “бабайлар”ны күзәтәм. Радио тыңлый-тыңлый эшлиләр. Эш сәгате иртәнге җидедә башлана икән. Өч тулгач, өйләренә таралалар.
— Күрше Мәмсә авылыннан килеп йөрим, — диде телгә үткен Габделбәр Газиев. — Монда эшли башлавыма өч елдан артты. 64 яшемне тутырам. Әнә, Нәфыйкка 70 тулды, сафта әле. (Көлә. — Р.Р. ) Дөресен әйткәндә, кыш көне өйдә тик ятасы килми, чиргә сабышуың бар. Кешегә хәрәкәт кирәк. Монда җылы, берәү дә ашыктырмый. Үз көеңә, әнә шулай радио тыңлап, эшләп йөрисең. Әле кайчак җырлап та җибәрәбез.
Хезмәт хакы якынча 30 мең сум чыга, диде бабайлар. Пенсияне дә кушкач, авыл җире өчен бер дигән керем.
— Монда күптәннән эшлим, — диде Нәфыйк абый. — Бүтән йөрмәм дип тә уйлаган идем. Бакча эшләре беткәч, тагын килдем. Азат чакыра бит, авылда эшләргә кеше дә юк.
Гаҗәп, Яңа Кенәрдә 2100 кеше яши, 600 хуҗалык бар. Шулкадәр зур авылда эшләргә кеше булмасын! Иң гаҗәбе — Азатта гына түгел, җиһаз ясаучы бүтән эшмәкәрләрдә дә, нигездә, өлкән яшьтәгеләр хезмәт куя.
— Яшьләргә күп акча кирәк, — дип аңлатма бирде Азат. — Алар шабашкада йөреп, аена йөзәр мең сум акча кертә. Ә без аның кадәр түли алмыйбыз, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, әлеге кәсептә күп акча эшләп булмый. Ләкин икенче ягы да бар: яратып башкарсаң, күңелгә тынычлык бирә. Шуның өчен дә агач эшен ташламыйм.
Эш дигәннән, Яңа Кенәрдә даруханә, зур сәүдә үзәге, дистәгә якын шәхси кибет, көндезге стационар эшли. 600 урынга исәпләнгән яңа мәктәптә 270 укучы белем ала. Урта мәктәп белән бергә, авылда тагын бер мәгариф учреждениесе — физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп эшли. Биш районнан килгән 147 бала шунда яшәп, белем ала. Моннан тыш авылларда бик сирәк очрый торган аерым сәнгать мәктәбе, узган ел капиталь төзекләндерү үткәрелгән заманча мәдәният йорты — барысы да җирле халыкны эш урыны белән тәэмин итә. Тагын әле фермер хуҗалыклары, ике шиномонтаж, ит эшкәртү цехы, әллә ниләр бар. Шулай да авыл халкы эш урыны аз дип борчыла. Баксаң, 2000 елларга кадәр Яңа Кенәрдә егермеләп оешма исәпләнгән! МТС, Сельхозтехника кебек зур оешмалар ябылган. Шуңа күрә ирләрнең шактые читкә йөреп эшли башлаган. Казан белән Яңа Кенәр арасы — 90 чакрым, күпләр сменалы эш сайлап, башкалага барып хезмәт куя. Менә шуның өчен дә биредә яшь гаиләләр шактый, авыл элеккечә сакланып калган. Ягъни могҗизага өмет итеп, алларына китереп биргәнне көтеп ятмыйлар.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.